Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 6 декабрь 2013 яңалыклары

    • 6 декабрь 2013 - 12:16
      Сәүдә ноктасы дөрес урнаштырылмаган
      Прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова хәбәр итүенчә, район прокуратурасы авыл җирлекләрендә сәүдә эшчәнлекләрен көйли торган законнарның үтәлешен тикшергән. Туембаш авыл җирлегендә стационар булмаган сәүдә нокталарын урнаштыру сызымы расланмаганлыгы ачыкланган. Прокуратура бу җитешсезлекне бетерүне мәҗбүр итү турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать иткән. Суд гаризаны канәгатьләндергән. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch?source=wiz&fp=0&text=торговые точки&noreask=1&pos=24&lr=43&rpt=simage&uinfo=ww-1263-wh-968-fw
      187
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 11:25
      Бер урында инде яңа тукталыш төзелсә, икенче урында халык һаман туңып автобус көтә
      1 номер тукталышында өр-яңа кибет-тукталыш калкып чыкты. Ә менә полиция бинасы янындагы борылышта кайчан да булса тукталыш төзелүенә халык өметен өзде бугай. Ачык һавада, яңгырда, җил-буранда автобус көтеп тору бер дә рәхәт түгел. Арыгач, яндагы өйнең рәшәткәсенә сөялүчеләр дә бар. Киртәләр ничек чыдатсын, шулкадәр кешеләр агымын: сынып, авып бетәләр.
      174
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 10:44
      Алар актив тормыш позициясендә
      Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар район музеенда экскурсиядән башланып китте, аннан чәй өстәле артында "Татарстан" ресторанында дәвам итте. Район Мәдәният йорты үзешчәннәре Марат Мөхәммәтшин, Нәкыя Орлова, Гөлшат Галиева, Руфина Габделхәева, Рөстәм Хәсәнов, Илгиз Зарипов, Рамил Сәләхетдиновлар район инвалидлар башлангыч оешмалары вәкилләре өчен бай эчтәлекле концерт куйдылар, инвалидларның тормышын яктырткан видеоязма...
      245
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 10:13
      Полициягә көненә 900 тапкыр шалтыраткан хатын кулга алынган
      Япониядә ярты ел эчендә полициягә 15 мең тапкыр шалтыраткан өчен бер хатынны кулга алганнар. 44 яшьлек Томоми Монмэ исемле бу хатын, көнгә 900әр тапкыр шалтыратып, полиция эшенә комачаулаган. Шалтыратуның сәбәпләре хәбәр ителми. news.rambler.ru сайтыннан алынды фото: http://images.yandex.ru/yandsearch?source=wiz&fp=0&text=звонок по телефону&noreask=1&pos=15&lr=43&rpt=simage&uinfo=ww-1263-wh-
      154
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 09:08
      Юл фаҗигасендә гомере өзелгән Сәгыйдулла бәете
      "Бисмилләһир" дип башладым Бәетемнең башларын. Малмыж-Полян юлларында, Бетте минем башларым. Яран тавыннан менгәндә Прицепны күрмәдем. Шундый фаҗигале төстә, Үләсемне белмәдем. Килеп кердем тәгәрмәчкә, Күчәрләр шартлап сынды. Шул мизгелдә сулышларым, Минем мәңгегә тынды. Хаҗга бардым, намаз кылдым, Нигә мин шулай үлдем? Нигә син миңа Ходаем? Ачы үлемнәр бирдең... Авылдашлар, юл йөргәндә...
      180
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 08:46
      Кыш башланды гына - Кукмарада инде 4 кешенең таеп кулы сынган
      Ниһаять, соңлап кына булса да, җир өстенә кар ятты. Җиһанга аклык, сафлык иңде. Шушы матурлык белән бергә кыш проблемалар да алып килде. Кар-бураннар, бозлавыклар юл йөрүчеләр өчен чын мәгънәсендә җәфа бит. Һава температурасы үзгәреп торганлыктан, бер көнне җир өстен җебетеп җибәреп, юлларда кар боткасы барлыкка килсә, икенче көнне суытып, юллар,...
      219
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 07:58
      Кукмарада узган “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлеге конференциясендә авыл проблемалары да күтәрерлде
      "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлеге узган атнада үзенең XVI конференциясен үткәрде. Анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Конференциядә җирле сәяси совет һәм контроль-ревизия комитеты составына үзгәрешләр кертелде, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең XIV съезды нәтиҗәләре һәм киләсе елда алда...
      177
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 06:43
      Конкурс тәмам, җиңүчеләр билгеле
      Ноябрь аенда редакция "Иң чибәр кәләш" бәйгесе игълан иткән иде. Конкурста барлыгы 12 кәләш катнашты, алар kukmor-rt.ru сайтына куелган фоторәсемнәргә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланды. Бәйге райондашларыбыз арасында зур кызыксыну уятты, алар өчен барлыгы 17243 тавыш бирелде. Конкурс барышында Янил авылы кызы, Байлангарга килен булып төшкән Ләйлә Зиннәтуллина һәм Кукмарадан...
      187
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 06:36
      Татар Толлысы авылында туып-үскән Мансур Хәсәнов китап бастырган
      Озак еллар "Яңа тормыш" хуҗалыгында экономист булып эшләгән, район газетасының актив хәбәрчесе, Татар Толлысы авылының хөрмәтле кешесе Мансур Хәсәновның "Яшәү өмете" дигән истәлекләр китабы ("Полигран-т" нәшрияте, 2013 ел, 216 бит) дөнья күрде. Автор китабында үзенең тормыш юлы, авылдашлары, хезмәттәшләре турында мавыктыргыч итеп сөйли.
      190
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 05:13
      Машина урлап ерак китә алмаган
      21 яшьлек райондашыбыз Әнвәр Сөләйманов июль аенда "Әсәнбаш" агрофирмасы"ның Пычак авылы кырыендагы машина-трактор паркыннан ГАЗ-53 автомобилен урлап киткән. Район суды аны гаепле дип тапкан һәм 8000 сум штрафка тарткан. Бу хакта безгә прокурор ярдәмчесе Айрат Рәхимҗанов хәбәр итте. Прокуратура әлеге җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыккан. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch?text=%D1%83%D0%BA%D1%80%D0%B0%D0%BB%20%D0%BC%D0%B0%D1%88%D0%B8%D0%BD%D1%83&stype=image&lr=43&noreask=1&source=wiz
      204
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 04:41
      "Иң чибәр кәләш" конкурсына тавыш бирү тәмамлана
      Бүген 6 декабрьда 10 сәгатьтә "Иң чибәр кәләш" конкурсы тәмамлана. Һәм без бу конкурста җинүчене беләчәкбез. Ләкин безнең конкурслар дәвам итә. Без сезгә яңа "Бушлай - 1000 сум" дигән конкурс тәкъдим итәбез.
      159
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 04:14
      Игътибар: акча өләшәбез!
      "Хезмәт даны" редакциясе 2014 елга газетага язылучылар арасында "Бушлай - 1 мең сум" дигән конкурс игълан итә. Рәсемдәге 1 мең сум акчаның ахыргы өч санын белгән кешегә әлеге акча биреләчәк. Үзегезнең фаразларыгызны әлеге купонны кисеп алып, редакция адресына юллый аласыз. Шулай ук kukmor-rt.ru сайтына кереп тә фаразларны язарга була. Моның...
      217
      0
      0
    Реклама