Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада узган “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлеге конференциясендә авыл проблемалары да күтәрерлде

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлеге узган атнада үзенең XVI конференциясен үткәрде. Анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Конференциядә җирле сәяси совет һәм контроль-ревизия комитеты составына үзгәрешләр кертелде, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең XIV съезды нәтиҗәләре һәм киләсе елда алда...

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлеге узган атнада үзенең XVI конференциясен үткәрде. Анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Конференциядә җирле сәяси совет һәм контроль-ревизия комитеты составына үзгәрешләр кертелде, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең XIV съезды нәтиҗәләре һәм киләсе елда алда торган бурычлар турында сөйләшенде.
Партиянең җирле бүлеге эшчәнлегенә хисап районда башкарылган еллык эшкә нәтиҗә ясау белән бергә үрелеп барды дияргә мөмкин. Чөнки властька якын партия буларак, аларның бурыч-максатлары уртак: тормыш дәрәҗәсен яхшырту юнәлешендә эзлекле эшләп, халыкның ышанычын яулау. Бүген республикада мәктәпләр, клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, күпкатлы йортларны һәм социаль-көнкүреш объектларын ремонтлау, газлаштыру, юллар салу, чиста су белән тәэмин итү, инвалидларга уңайлы мохит шартлары булдыру һәм башка юнәлешләр буенча 26 махсус программа тормышка ашырыла.
-Мин кукмаралыларның бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмыйча, һәр программада катнашырга тырышуын уңай бәяләр идем. Шуның нәтиҗәсендә ел саен районда төзелеш объектлары сафка баса, искеләре төзекләндерелә, - дип билгеләп үтте Римма Ратникова.

Материалның тулы варианты белән "Хезмәт даны" газетасында таныша аласыз


Гөлгенә ШӘРИПОВА

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch?text=единая россия фото&img_url=http%3A%2F%2Fimg.nr2.ru%2Fpict%2Farts1%2F25%2F94%2F259419.jpg&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk