Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 5 сентябрь 2013 яңалыклары

    • 5 сентябрь 2013 - 12:51
      Туембаш һәм Мәчкәрә мәктәпләренә капиталь ремонттан соң килгән кунаклар нинди уй-теләкләрен җиткерде? (+фото)
      Мәктәпләрдә узган белем көне уңаеннан бу атнада районыбызда күп кунаклар булып китте. Алар мәгариф тармагын үстерү, мәктәпләрне төзекләндерү буенча районда барган эшкә бәя бирделәр, укучыларга һәм укытучыларга үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары: -Татарстан Президенты исеменнән кукмаралыларга кайнар сәламемне җиткерәм. Республикабызда мәгариф тармагына зур игътибар...
      374
      0
      0
    • 5 сентябрь 2013 - 11:45
      Уразай авылында киленнәр белән биемнәр аналы-кызлы кебек яшиләр
      Шулай дип сөйләп тора берәү, аларның кешеләрне сокландырып, тату яшәүләренә сөенеп. Күп гаиләләрдә бием белән килен проблемасы авыр хәл ителә. Берәүләр баш булырга, юл куймаска тырыша, киленне хезмәтчегә әйләндерәләр. Икенчеләрдә җырдагы кебек: "Киленнәр кайтып төшә, Берлинны алган кебек, биемнәр каушап кала - "плин"дә калган кебек". Башка шартларда тәрбияләнгән, үз холкы...
      412
      0
      0
    • 5 сентябрь 2013 - 10:39
      Нормабаш авылы янындагы Аю күле инде 400 еллап билгеле икән
      Нормабаш авылыннан бераз читтәрәк олы юл буендагы, калку урында җәйге эсселәрдә хәл алырлык, рәхәтләнеп ял итәрлек урын бар. Аю күле ул. Кайчандыр тирән сулы булган бу күл инде кибеп, саегып килсә дә, агачлар уратып алган әйләнә-тирәсе ямьлелеге, серлелеге белән үзенә тартып тора. Кырлар уртасындагы оазисны хәтерләтә ул. Су кошлары да...
      350
      0
      0
    • 5 сентябрь 2013 - 09:39
      Кукмара районы прокуратурасы яңалыклары
      Район прокуратурасы Светлана Балабанованың Владислав Искаковка карата язган гаризасы буенча тикшерү үткәрде, дип хәбәр итте безгә прокурор ярдәмчесе, 2 класслы юрист Вилнур Кәримов. Владислав Искаков Светлана Балабановага шәхеснең намусын кимсетә торган мыскыллы сүзләр әйткән. Бу күңелсез хәл "ПромСервис" җәмгыяте территориясендә булган. Мондый гамәл өчен 1 мең сумнан 3 мең сумга...
      385
      0
      0
    • 5 сентябрь 2013 - 09:03
      Районыбыз юлларын төзекләндерү өчен быел 35 миллион сум акча тотылган
      "Оныта алмыйм, онытмыйм авылым урамнарын", - дип сәхнәдән җырлаганнарын ишеткәч, "онытырлык түгел шул ерып чыккысыз сазлыкларны", - дигән уй йөгереп уза. Туфрактан гына торган авыл урамнары, явым-төшем вакытында берәр авыр трактор яки автомашина узып китсә, бала-чага, карт-коры атлап үтмәслек тәгәрмәч эзе барлыкка килеп, үзәккә үтә бит. "Авыл урамына кереп булмый",...
      455
      0
      0
    • 5 сентябрь 2013 - 08:55
      Кукмаралылар дуңгыз урынына куян яки сарык асрауга күчәчәк
      "Урта Комар авылы халкы исеменнән шалтыратам сезгә. Аерым хуҗалыкларда хәзер дуңгыз асрау рөхсәт ителмәячәк, дип сөйлиләр. Хакмы бу сүзләр, имеш-мимеш кенә түгелме? Дөрес булса, сәбәбе нидә?" дигән борчулы сорау алдык телефоннан. Гомер буе дуңгыз асрап көн күргән, итен, маен яратып ашаган кешеләрнең хафага калуын аңларга була. Азмы-күпме акчасы булмасмы дип,...
      388
      0
      0
    • 5 сентябрь 2013 - 07:26
      Кукмаралылар билбау көрәше буенча Россия чемпионатында катнашырга юллама алды
      Азнакайда билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты үтте. Анда кукмаралылар, Марс Бәдретдинов шәкертләре уңышлы чыгыш ясадылар. Динар Шәфигуллин бәйгедә үз үлчәү авырлыгында 1 урынны яуласа, Энҗе Йосыпова - 2, Олег Тихонов - 3 урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашырга юллама алдылар. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      355
      0
      0
    • 5 сентябрь 2013 - 06:04
      Райондашыбыз, һәвәскәр бакчачы Нурания ханым Грециядә дә бакчалар карап йөргән (+фото)
      Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче Нурания ханым Хәбибуллинаның "гигант" помидорларын, әле үлән тишелгәнче өлгергән укроп-суган кыякларын, алтын кебек сап-сары кабакларын бу якларда татып карамаучы калды микән?! Беркөнне мин дә Нурания апаның бакчасында бераз казынмакчы идем: -Иртәгә 10 көнгә Грециягә китәм. Кайткач хәбәр салырмын, - диде ул. 10 көн буена...
      463
      0
      0
    • 5 сентябрь 2013 - 05:08
      Хәзер пенсия фонды идарәсенә интернет аша да язылырга мөмкин
      Пенсия фонды идарәсе хезмәт күрсәтүнең яңа төрен тәкъдим итә. Белешмәләр өчен 074 телефонына шалтыратып, үзең өчен уңайлы вакытта белгечкә кабул ителергә язылырга, кирәкле документларны соратырга һәм аларны үзең өчен уңайлы вакытта алырга, шулай ук, интернет челтәре аша да кабул итүгә язылырга яки документларга заказ бирергә мөмкин. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      519
      0
      0
    Реклама