Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туембаш һәм Мәчкәрә мәктәпләренә капиталь ремонттан соң килгән кунаклар нинди уй-теләкләрен җиткерде? (+фото)

Мәктәпләрдә узган белем көне уңаеннан бу атнада районыбызда күп кунаклар булып китте. Алар мәгариф тармагын үстерү, мәктәпләрне төзекләндерү буенча районда барган эшкә бәя бирделәр, укучыларга һәм укытучыларга үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары: -Татарстан Президенты исеменнән кукмаралыларга кайнар сәламемне җиткерәм. Республикабызда мәгариф тармагына зур игътибар...

Мәктәпләрдә узган белем көне уңаеннан бу атнада районыбызда күп кунаклар булып китте. Алар мәгариф тармагын үстерү, мәктәпләрне төзекләндерү буенча районда барган эшкә бәя бирделәр, укучыларга һәм укытучыларга үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр.


Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары:
-Татарстан Президенты исеменнән кукмаралыларга кайнар сәламемне җиткерәм. Республикабызда мәгариф тармагына зур игътибар бирелә, тузган мәктәпләрне яңарту буенча дәүләт программасы ике ел уңышлы эшләп килә. Без моны бүген куллануга тапшырылучы Туембаш, Мәчкәрә мәктәпләре үрнәгендә дә күрәбез. Туембаш, аның тырыш халкы турында моңарчы да күп ишеткәнем булды, бүген төзек йортларны, авылдагы тәртипне күреп, халыкның һөнәрле, эшчән булуына тагын бер сокландым. Алар мондый заманча, яңартылган уку йортына бик лаек. Мәчкәрә мәктәбе дә - бай тарихлы, республикада танылган уку йортларының берсе. Шушы күркәм традицияләр киләчәктә дә дәвам итсен иде. Илебезгә, республикага белемле, сәләтле кадрлар кирәк. Бүген тырышып укып, сез киләчәктә аларның сафын тулыландырырсыз дип ышанам.


Илдус Габдрахманов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары:
-Кукмара районы федераль, республика максатчан программаларының берсеннән дә читтә калмый. Шуның нигезендә яңа объектлар сафка баса, булганнары капиталь төзекләндерелә. Туембаш мәктәбе дә бүген заманча төс алды, яңа җиһазлар урнаштырылды. Биредә элек-электән укучыларга төпле белем, тәрбия бирелде. Ләкин тәрбия процессы әти-әниләр белән бергә алып барылганда гына уңай нәтиҗә бирәчәк. Һәр гаиләдә укытучының абруе, дәрәҗәсе югары куелырга тиеш.


Наумир Самигуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны:
-Мин Мәчкәрә мәктәбенең элеккеге укучысы, 1940 елда аны уңышлы тәмамладым. Сугыштан кайткач, биредә 25 ел укытучы, директор булып эшләдем, мәктәпне төзүдә катнаштым. Шуңа миңа бу авылның бүгенгесе, ирешкән уңышлары бик якын, кадерле. Капиталь төзекләндерелгән мәктәп бүген икенче яшьлеген кичерә, биредә иркенләп эшләү, белем алу өчен бөтен шартлар бар. Яшь буын шуның кадерен белеп, белем үрләрен уңышлы яуласын иде. Аларга сугыш афәтен, ачлыкны-ялангачлыкны күрергә язмасын.

Гөлгенә ШӘРИПОВА,

Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара мәктәп ратникова

erid: 2VtzqxWHLUk