Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашыбыз, һәвәскәр бакчачы Нурания ханым Грециядә дә бакчалар карап йөргән (+фото)

Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче Нурания ханым Хәбибуллинаның "гигант" помидорларын, әле үлән тишелгәнче өлгергән укроп-суган кыякларын, алтын кебек сап-сары кабакларын бу якларда татып карамаучы калды микән?! Беркөнне мин дә Нурания апаның бакчасында бераз казынмакчы идем: -Иртәгә 10 көнгә Грециягә китәм. Кайткач хәбәр салырмын, - диде ул. 10 көн буена...

Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче Нурания ханым Хәбибуллинаның "гигант" помидорларын, әле үлән тишелгәнче өлгергән укроп-суган кыякларын, алтын кебек сап-сары кабакларын бу якларда татып карамаучы калды микән?!

Беркөнне мин дә Нурания апаның бакчасында бераз казынмакчы идем:

-Иртәгә 10 көнгә Грециягә китәм. Кайткач хәбәр салырмын, - диде ул.

10 көн буена мин генә түгел, базарга йөрүчеләр дә зарыгып көткән аны.

-Кайткан көннең икенчесендә 50 килограммлы әрҗәмне "тәгәрәтеп", базарга чыгып киттем. Анда мине кочаклап ук каршы алдылар: "Нурания, югалуыңа аптырадык. Ник китәсеңне әйтмәдең?" - диделәр дә, бер сәгать эчендә помидор-кыярлы әрҗәмне бушатып та куйдылар.

-Грециядә ниләргә шаккатыгыз соң? - дип кызыксындым Нурания ападан, сәяхәттән кайткан фотоларын күрсәтә башлагач.

-Бөтен нәрсәгә! Кунакханәдә швед өстәле иде, ризык төрлелегеннән башлар әйләнде. Туристлар икәнне белгәч, безнең белән "Калимиро" (грекча "хәерле көн" дигән сүз. - авт.) дип исәнләшеп йөрделәр. Барганда төйгән бәрәңгене сагынырмын дип уйлаган идем, аны анда да пешерәләр икән. Ә андагы табигать! Без Крит утравындагы Георгиуполис каласына ял иттек. Греция ташлы-урманлы таулар, кыялар итәгенә урнашкан. Анда биналар төзергә җир дә юк кебек, шулай да заманча шәһәрләр калыккан, урамнарда хуш исле эвкалипт агачлары үсә. Халык бездәге кебек ян бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Арада без белмәгән яшелчәләр дә бар, исемнәрен генә ятлый алмадым. Тагын Георгиуполиста ел әйләнә җәй, елның 300 көне кояшлы, яңгыр санаулы көннәр генә ява. Улым Рамилгә рәхмәт, моңарчы чит илгә чыкканым юк иде, - дип сөйләде ул.

Нурания апа сөйләгәндә сүз аралаш елап та куя. Быел кыш көне аның терәге булган хәләл җефете Камил әфәнде вафат булган икән.

-Элек колхоздан миллек әзерләргә җибәрәләр иде. Иптәш кыз Сәрия белән Кәчимиргә баргач, кич чыктык. Шунда Якутиядән отпускка кайткан Камил белән таныштым, - дип хатирәләр яңартты Нурания ханым. - Ике атна очрашып йөргәч өйләнештек. Камилнең Якутиядә яшәүче апасы: "Кире килгәндә өйләнгән бул", - дигән. Без Якутиянең Заря бистәсендә 13 ел гомер иттек. Якутия мәңгелек туң өстендә утырса да, Заряда нарат, күк җиләкләре, гөмбә, бәрәңге - барысы үсә. Беренче бакчабызны да шунда тота башладык. 28 ел элек Нократ Аланына күченеп кайткач, "Татар кибете"нә сатучы булып урнаштым. 8 ел элек ян бакчада яшелчә мул булып өлгерде, кая куярга аптырадым. Кибетемдә кия торган ак халатны өстемә "элдем", үлчәү кыстырдым да, яшелчәләр белән базарга чыгып бастым. Шуннан бирле яраткан шөгылемне ташлаган юк.

Җир кибүгә Нурания апаның беренче укробы, ярты метр озынлыктагы суган кыягы өлгерә. Ул аларны елына 4 тапкыр чәчеп, 4 тапкыр уңышын ала. Базарда бәйләмен 15 сумнан сата. Болар өстенә, 200 төп помидор, 120 төп кәбестә, 15 буразна бәрәңге, вак утырту суганы, сарымсак, кабак һәм теплицада кыяр да үстерә. Орлыкны исә һәрвакыт кибеттән генә сатып ала. Үзе күрмәгәндә юри генә кишерләрен үчәүгә салып карадым: 500-600 граммга җитә.

-Йорт салганда, әлеге бакча гел кызыл балчык иде. Камил ел саен аңа бер йөк машина арбасы тирес кертте. Аннары кишер йомшак җирне ярата. Иң мөһиме - чүпне вакытында утарга, Ходайдан яңгыр сорарга кирәк. Яңгыр иң әйбәт ашлама: ул җирне кабарта, аның составында яшелчә үсү өчен бөтен минераль тозлар да бар, - дип сөйләде ул.

Бакчачы булуы өстенә, Нурания ханым җиләкче дә әле. Өченче ел 17 көн җир җиләгенә йөреп, аннары шуны базарда сатып, 30 мең сум акча эшләгән. Узган ел корылык аркасында табыш 10 мең сумлык кына булган. Быел исә җиләкне үзенә кайнатма ясау өчен генә җыйган.

-Мин Кукмараның Югары Өскебаш авылында дөньяга килгәнмен, быел миңа 60 яшь тулды. Без гаиләдә 4 бала авырлыкта, мохтаҗлыкта үстек. Ярлы булгач, дуслар да әз булды. Мин акчаны бөртекләп эшләргә өйрәнгән. 15 яшьтә Кукмарага килеп, бала караучы булып урнаштым, аена 90 сумга кер дә юдым... Ә бакча мине гомер буена үзенә тартты. Узган ел Камил белән шушы 4 сутый җирдән 65 мең сум акча эшләгән идек. Быел берүзем 45 мең сумлык кына табыш алдым. Элек без өйдә гөлләр дә үстереп саттык. Хәзер инде күңел үсми. Түбән Камада яшәүче кызым Гөлгенә: "Әни, ярый куанырга бакчаң бар", - ди шалтыраткан саен. Элек бик җырлый идем мин. Хәзер моңлансам, йөрәгем кыса, - дип сөйләде ул...

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара бакчачы нократ аланы

erid: 2VtzqxWHLUk