Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Уразай авылында киленнәр белән биемнәр аналы-кызлы кебек яшиләр

    Шулай дип сөйләп тора берәү, аларның кешеләрне сокландырып, тату яшәүләренә сөенеп. Күп гаиләләрдә бием белән килен проблемасы авыр хәл ителә. Берәүләр баш булырга, юл куймаска тырыша, киленне хезмәтчегә әйләндерәләр. Икенчеләрдә җырдагы кебек: "Киленнәр кайтып төшә, Берлинны алган кебек, биемнәр каушап кала - "плин"дә калган кебек". Башка шартларда тәрбияләнгән, үз холкы...

    Шулай дип сөйләп тора берәү, аларның кешеләрне сокландырып, тату яшәүләренә сөенеп.
    Күп гаиләләрдә бием белән килен проблемасы авыр хәл ителә. Берәүләр баш булырга, юл куймаска тырыша, киленне хезмәтчегә әйләндерәләр. Икенчеләрдә җырдагы кебек: "Киленнәр кайтып төшә, Берлинны алган кебек, биемнәр каушап кала - "плин"дә калган кебек". Башка шартларда тәрбияләнгән, үз холкы булган чит кыз малаеңны тартып алып, үзенекенә әйләндерсен әле! Шулай берәүләр чит кеше баласының өйләрендә хуҗа булуыннан курка, беренче көннәрдән үк киленнең урыны кайда булуын аңлата башлыйлар. Икенчеләре исә: - "Менә тагын бер кызым булды", - дип, шатланып, колачын җәеп каршы алалар ягымлы йөзләрен, тәмле телләрен кызганмыйлар. Чит кыз үзенекенә әйләнә, ул да кемнеңдер йөрәк парәсе, ләбаса! Болай да катлаулы булган ияләшү чорын яшьләр җиңел кичерсен өчен, өлкәннәр ярдәме кирәк, алардан түземлек, акыллы булулары сорала. Бәхетле гаиләләрдә яшьләргә үзләренчә яшәргә юл куела. Алары өлкәннәр сүзеннән чыкмыйлар, аларны хөрмәт итәләр. Килен-кияүгә үз балаң кебек карала. Бөтенләй икенче гаиләдә үскән бала эшне дә синеңчә итеп эшли белми, тәҗрибәсе дә аз. Ияләшү, эшкә өйрәтү өчен вакыт кирәк. Вак-төяккә бәйләнеп, өлкәннәр яшьләр тормышын бозалар, үзләренә нәфрәт тәрбияли, кадерләрен җибәрәләр. Кайбер гаиләләрдә бөтен эшне киленгә йөклиләр, хезмәтче итеп, аңарда ризасызлык тудыралар. Бием авыруга сабыша, эшләрдән читләшә. Киленнең кемнәр өчендер кадерле бала булганлыгы исләренә дә килми. Улың-киленеңне бертигез яратып, гаилә йөген тигез тартканнар гына бәхетле.
    Минем шундый гаиләләрнең берсе - Уразайда яшәүче Рәшит һәм Гүзәлия Галимовлар турында сөйлисем килә. Алар гаиләсен белмәгән кеше Кадрияне киленнәре түгел, кызлары, дип уйлый инде. Бик тату гомер итәләр бу гаиләдә, бәхетле өч онык үсеп килә. Абзар тутырып мал асрыйлар, суган, бәрәңге һәм башка яшелчәләрдән мул уңыш алалар. Трактор, тагылма җайланмалар да үзләренеке.
    Рәшит белән Гүзәлия бер үк мәктәптә укыганнар, үсмерлек чорында бер-берсе өчен яратылган парлар икәненә төшенәләр. Көчле, саф мәхәббәтләре бер-берсеннән аерылып торган елларда да сүнми. Уйлары белән аңлашалар, бер-берсенә көч өстиләр, авырлыкларны җиңеп чыгалар. Туйлар гөрли, бергә яшәү бәхетенә ирешәләр. Рәшит урман хуҗалыгын җитәкли, югарыга күтәрелү җае да була. Әмма туган ягы тартып кайтара, анда йорт корып куя. Колхозны текә үрләргә күтәрүгә үзеннән өлеш кертә. Тракторчы, машина-тракторларга ягулык станциясе мөдире, авылда бригадир булып эшли. Алтын бәясе торырлык бу кеше.
    Гел хәрәкәттә, белмәгән кешесе, эшләмәгән эше, тапмаган нәрсәсе юк.
    Өч бала үстереп башлы-күзле итәләр, үзләрен сөендереп, оныклар үсеп килә. Илшатлары үзләре белән яши. Бервакыт әйтә икән бу әтисенә:
    -Әти, дөньяда иң чибәр, уңган кызны киленең итеп алып кайтыйммы?
    -Кемне әйтәсен, әнә Мөнир кызы Кадрия дә менә дигән бит!
    -Ник, әти, шул бит инде булачак киленең.
    Кадриянең әтисе Мөнир белән Рәшит бергә эшлиләр, якын дуслар. Эретеп ябыштыручы ул, алтын куллы егет. Һәркемгә ярдәме тигәне бар. Менә шул, уңган, кешелекле гаиләдә туып-үскән Кадриядә кызлар солтаны. Мәктәпне гел "5"кә диярлек тәмамлап, Кукмарада эшләп йөри, читтән торып укый.
    Бик якын кешегә әйләнә Кадрия яңа гаиләдә, исемен дә кара син - кадер иясе дигән сүз бит. Яши-яши биеме белән әниле-кызлыга, бер холыклы, бер үк кешегә әйләнәләр. Йорт тирәсендә булганда бер-берсеннән башка утырып чәй дә эчмиләр. Бөтен серләре уртак. Өлкәнрәк оныклар инде мәктәптә, тырышып белем алалар, яхшы билгеләргә генә укыйлар. Төпчек Рәхилә дә алар кебек күпне белә, үзе шук-шаян, үзе тәртипле. 4 яшьтә генә булса да, русча шәп сөйләшә: телевизор карарага ярата, күп сүзләр откан. Телефоннан шалтыратсалар, кешеләр белән зурларча сөйләшә, киңәшләр бирергә дә күп сорамый. Кешеләрне тавышларыннан таный.
    Гомерләр бик тиз үтә икән. Кай арада Рәшиткә дә, Гүзәлиягә дә 60 тулып киткән диген - кеше гомере күз ачып йомган ара гына шул. Бергә тора башлауларына да 40 елга якынлашып килә!

    Рәхимҗан ӘГЛӘМҖАНОВ

    Реклама

    фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: