Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нормабаш авылы янындагы Аю күле инде 400 еллап билгеле икән

Нормабаш авылыннан бераз читтәрәк олы юл буендагы, калку урында җәйге эсселәрдә хәл алырлык, рәхәтләнеп ял итәрлек урын бар. Аю күле ул. Кайчандыр тирән сулы булган бу күл инде кибеп, саегып килсә дә, агачлар уратып алган әйләнә-тирәсе ямьлелеге, серлелеге белән үзенә тартып тора. Кырлар уртасындагы оазисны хәтерләтә ул. Су кошлары да...

Нормабаш авылыннан бераз читтәрәк олы юл буендагы, калку урында җәйге эсселәрдә хәл алырлык, рәхәтләнеп ял итәрлек урын бар. Аю күле ул. Кайчандыр тирән сулы булган бу күл инде кибеп, саегып килсә дә, агачлар уратып алган әйләнә-тирәсе ямьлелеге, серлелеге белән үзенә тартып тора. Кырлар уртасындагы оазисны хәтерләтә ул. Су кошлары да үз итә бу күлне. Безгә, мәсәлән, челәнне күрергә туры килде. Туклану өчен аңа бакалар да җитәрлек, димәк.
-Безнең Байлангар авылына 400 еллар элек нигез салынганы билгеле, шул вакыттагы тарихи документларда Аю күле турында да искә алынган. Тирәсендә аюлар яшәгәнлеге турында риваятьләр саклана. Күл янында сабантуйлар үткәрелде, атлар чабышы була иде, дип сөйләгәнен хәтерлим әнинең, -ди шушы җирлектә 30 ел буе җитәкче урыннарны биләгән хезмәт ветераны Рафаэль абый Ярмиев.- Илленче еллар азагында геологлар килеп, бу урыннарда нефть эзләделәр, күл уртасында скважина борауладылар. Менә шуннан соң суы югала башлады. Күлне саклап калу өчен Саба урманчылыгы ярдәме белән тирә-ягына агач үсентеләре утырттык, баш урманчы Нургали Миннеханов үзе килгән иде. Күмәк хуҗалык белән Фазлыйәхмәт абый Хаҗиәхмәтов рәислек иткән 1964 елда, күл суын авылга таба юнәлтеп, фермаларга кертмәкчеләр, халыкны да сулы итмәкчеләр иде. Бу ният барып чыкмады. Аның урынына авылда артезиан коелары казыдылар. Ни хикмәт: әлеге коелардан файдалана башлагач, күлнең суы кимүе сизелде. Бер үк җир асты сулары белән туенганнар, күрәсең.
Нормабашта туып-үсеп, шунда гомер итүче 85 яшьлек Зәйтүнә апа Мөгыйнованың хатирәләре дә кызыклы.
-Бабам Габделвасыйх әйткәнчә, Аю күлендә элек атлар коендырганнар, судан аларның колаклары гына күренеп торган. Без кечкенә чакта эчкәре керергә курыктык, яр буенда суга аякларны гына тыгып утыра идек. Сөлекләр ябышып интектергәне истә. Суы астан "кайнап" чыга иде күлнең. Ни өчен Аю күле дигән исем бирелгәнме? Безнең авыл белән Каенсарга кадәр арада куе урманнар булган бит, аюлар да яшәгәндер. Күл буенда үткәрелгән сабантуйларда аю кебек таза көрәшчеләр бил алышкан, бәлки, шуның белән бәйле атамадыр, -дип фаразлый ул.- Сугыштан соңгы елларда, мул суын авылга таба җибәреп, тегермән кормакчы булганнар иде. Җыелышларда бабайлар бу мәсьәләне кузгатып килделәр. Эш инде планлаштырылган да иде, 1956-57 елларда авылларга электр уты кертелү барысын үзгәртте: электрга көйләнгән тегермәннәр төзелә башлады. Икенче бервакыт күлне чистартып, балык үрчетергә теләделәр, кайсы елларда икәне генә исемдә түгел. Геологлар булып киткәннән соң кими башлады бугай аның суы. Соңгы вакытларда күл буена барганым юк: яшем олы бит инде.
Нормабашлыларның тормышын Аю күленнән башка күз алдына да китереп булмаган элгәре. 1940 елгы Җүәйрә апа Гыйльмуллинаның да, балачагында шунда уйнап, күңел ачулары бүгенгедәй күз алдында.
-1 Май бәйрәмендә без- укучыларны күл буена экскурсиягә алып барганнарын, бу көнне түземсезлек белән көткәнебезне онытмыйм. Күл буе гаҗәеп матур:сап-сары туй чәчәкләренә күмелгән була иде. Бака кабырчыклары җыйганыбыз да булды шунда. Хәмдениса әбием күлнең элек бик тирән булганын сөйли иде.
-Үткән гасырларда бу күлдә халык киндердән суккан тукымаларны юган, аннары яр буена җәеп, кояш астында агартканнар, дип ишеткәнем булды,-дип сүзгә кушыла Җүәйрә апаның тормыш иптәше Рафис абый.- Суы исә, 1958-59 елларда геологлар майтарган эшләр нәтиҗәсендә җир астына китеп, Балыклы авылында чишмә булып ургылып чыккан, дигән сүзләр йөрде халык арасында.
Өлкәннәрнең сөйләгәннәрен тыңлаганнан бирле "Их, бу күлне саклап калырга иде" дигән уй күңелемә тынгылык бирмәде. Үсемлекләрдән һәм таллыклардан чистартып, суының җир астына китә торган урынын томаласаң, кар һәм яңгыр сулары җыелып та туеныр иде бу күл. Әңгәмәдәшем Рафаэль абый Ярмиев та шушы фикерне җөпләде.
-Аю күле - чын мәгънәсендә табигать һәйкәле һәм аның юкка чыгуы ихтимал. Табигать бит җанлы, үзен карап торуны сорый. Кем дә булса күлдә тупланган черемәне чыгарып, чистартырга алынса, изге эш башкарыр иде. Ярларында хәл җыеп, рәхәтләнеп чумып йөзә торган сулык ясарга буладыр, минемчә. Көчле техника, зур мөмкинлекләр заманы бит. Байлангар басуында шушындый ук язмышлы, сазлыкка әйләнеп баручы Фәхри күле дә бар. Кайчандыр торналар төшкәнлектән, Торна күле дигән исеме дә сакланган аның. Ул күлгә дә игътибар итүче табылса, яхшы булыр иде. Җәйге эсселектән елгалар саега, хәтта чишмәләр кибә торган бүгенге заманда һәр сулык кадерле бит.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара авыл хуҗалыгы нормабаш

erid: 2VtzqxWHLUk