Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар дуңгыз урынына куян яки сарык асрауга күчәчәк

"Урта Комар авылы халкы исеменнән шалтыратам сезгә. Аерым хуҗалыкларда хәзер дуңгыз асрау рөхсәт ителмәячәк, дип сөйлиләр. Хакмы бу сүзләр, имеш-мимеш кенә түгелме? Дөрес булса, сәбәбе нидә?" дигән борчулы сорау алдык телефоннан. Гомер буе дуңгыз асрап көн күргән, итен, маен яратып ашаган кешеләрнең хафага калуын аңларга була. Азмы-күпме акчасы булмасмы дип,...

"Урта Комар авылы халкы исеменнән шалтыратам сезгә. Аерым хуҗалыкларда хәзер дуңгыз асрау рөхсәт ителмәячәк, дип сөйлиләр. Хакмы бу сүзләр, имеш-мимеш кенә түгелме? Дөрес булса, сәбәбе нидә?" дигән борчулы сорау алдык телефоннан.
Гомер буе дуңгыз асрап көн күргән, итен, маен яратып ашаган кешеләрнең хафага калуын аңларга була. Азмы-күпме акчасы булмасмы дип, сату өчен симертүчеләр дә бар бит. Әлеге сорауга "Россельхознадзор" идарәсенең ветеринария күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рәшит Хәйруллинның җавап бирүен үтендек.
-Африка чумасы дуңгызчылык тармагы өчен чын афәткә әверелде, -диде ул. - Дуңгызларның күпләп үлүенә китерә торган бу йогышлы авыру Россиянең әле бер, әле икенче төбәгендә баш калкыта. Африка чумасын кисәтү һәм дәвалау чаралары юк. Дуңгызларны кан чыгармыйча юк итеп, үләксәләрен һәм тиресне, калган азыкларын, фермаларда кулланылган эш коралларын яндыру юлы белән генә каршы торырга мөмкин. Көле, известь белән катнаштырып, җиргә күмелә, дуңгызлар асралган биналарда өчәр тапкыр дезинфекция үткәрелә.
Катгый чаралар күрелүгә карамастан, Африка чумасы республикабызга да үтеп кермәс, дип әйтеп булмый. Шул куркынычны киметү йөзеннән Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе халыкка шәхси хуҗалыкларында башка төрле терлек асрауга күчүне тәкъдим итәргә булды. Бу 5 мең баштан артыграк дуңгыз асраучы эре предприятиеләргә якын урнашкан районнарга кагыла. Ник дисәң, әлеге предприятиеләрдә стериль шартларда диярлек асрала торган хайваннарның шәхси хуҗалыклардагы дуңгызлардан Африка чумасын эләктерү ихтималы бар. Шушы уңайдан ветеринария һәм фитосанитар күзәтү федераль хезмәте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белән берлектә, авыл җирлекләре башлыкларын да җыеп, районнарда киңәшмәләр үткәрелде. Безнең районда үткән киңәшмәдә күрше Саба районы ветеринария белгечләре, "ТАТМИТ Агро" җәмгыяте җитәкчелеге дә катнашты. Терлек ите җитештерүче ябык режимдагы әлеге җәмгыять безнең район чигеннән ерак түгел. Аның карамагындагы дуңгызчылык комплексларыннан 20 чакрым радиуста урнашкан торак пунктларда 3 ел буена дуңгыз асрарга ярамаячак. Районыбызның Вахитов исемендәге һәм башка күмәк хуҗалыкларында да дуңгызчылык белән шөгыльләнгәннәре билгеле. Бу фермаларда куркыныч вирустан саклану чараларын көчәйтергә туры киләчәк. Фермада эшләүчеләр үз хуҗалыкларында дуңгыз асрарга тиеш түгел, чөнки аларның вирус ияртеп керүләре мөмкин. Бу таләп янәшә-тирәдә яшәүчеләргә дә кагыла.
-Бу четерекле мәсьәлә буенча без авылларда, халыкны җыеп, аңлату эшләре алып бардык. Африка чумасының хәтәр булуы, бер хуҗалыктагы дуңгызда табылган очракта барлык күршеләренекен харап итәчәге турында искәрттек. Йорт дуцгызлары еш кына үз ирегендә йөри һәм аларныц бу вирусны йөрткән кыргый кабаннар белән очрашу ихтималы да бар бит. Мондый эпидемияләрнең уннан сигезе яки тугызы нәкъ менә шәхси хуҗалыклардан чыкканы билгеле. Вирус таралган очракта, нәтиҗәләрен бетерүнең бик кыйммәткә төшәчәген һәркем белергә тиеш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин.
Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Николай Андреевның әйтүенә караганда, халык белән мондый очрашулар августта Зур Кукмара, Нырья, Урта Комар, Ош.Юмья, Поч.Кучук, Югары Чура, Янил авыл җирлекләрендә уздырылган. Куркыныч вирусның бернинди вакциналарга бирешмәве, авыруның билгеләре, чирләгән дуңгыз әгъзаларының ничек бозылуы турында ветеринария табибы күзлегеннән чыгып сөйләгәннәр.
-Африка чумасының республикабызда таралуына юл куймау турындагы максатчан республика программасы нигезендә әлеге җирлекләргә караган авылларда сентябрьгә бер дуңгыз да калмаска тиеш, - диде ул.
Димәк, җыенда катнашкан Урта Комар кешеләре дә сорауларына җавап тапканнардыр.


Гөлҗофар МИННЕХАНОВА


Африка чумасының билгеләре (кискен төре булганда): хайванның температурасы 40,5-42 градуска кадәр күтәрелә, тыны бетү, йөткерү, косу, борыныннан һәм күзләреннән лайлалы үлек килү, канлы сыек нәҗес яисә эч кату, арткы аякларының параличы, киселгән яралар, тән тиресендә кызыл-шәмәхә төстәге таплар күзәтелә. "Яшен тизлегендә" үлгән очракта, бернинди билгеләр булмый кала.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара африка чумасы ветеринария