20 май 2014 яңалыклары
-
Кукмаралылар РДКда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтте (+фото)
Халыкара гаилә көне уңаеннан район Мәдәният йортында зур бәйрәм оештырылды. Җир-биюләр, котлаулар белән үрелеп барган чарада төрле номинацияләр буенча тәбрикләүләр булды. Татар Толлысыннан Дания Гәрәева, Кукмарадан Розалия Хәмәтдиноваларга "Ана Даны" медальләре тапшырылды. "Иҗади гаилә" номинациясендә сәхнә түренә Югары Өскебаштан Гөлшат һәм Рифат Сәләховлар, Кукмарадан Гөлнара һәм Илдар Галиевлар чакырылды. Балыклыда...
-
Кукмарада велосипедчы бала машинага бәрелгән
19 майда, кичке сәгать алтынчы унбиш минутларда, поселокның Ленин урамында килеп чыккан бәхетсезлек очрагында 13 яшьлек укучы бала велосипеды белән юлны кистереп чыккан вакытта "14ле" автомобиленә бәрелә. Хәзерге вакытта укучы район үзәк дәваханәсендә. Әлеге юл фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча...
-
Кукмарада юл фаҗигасе: зыян күрүчеләр бар
19 майда, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, Кукмара-Шәмәрдән юлының 8 чакрымында юл фаҗигасе була. Юл һәлакәтендә ике чит ил автомобиле бәрелешә. Бәхетсезлек очрагында алты кеше зыян күрә. Шуларның өчесе, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өйләренә җибәрелә, ә калган өчесе исә бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә дәвалана. -Кайсы автомобиль шоферының гаепле булуы тикшерү...
-
Кече Чура авылындагы бер хуҗалыкта янгын чыккан
19 май көнне кичке сәгать дүртләр тирәсендә районыбызның Кече Чура авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Нәтиҗәдә 144 квадрат метр мәйданны биләгән сарай янып бетә. Янгын сүндерүчеләр ялкынны "авызлыклап", аның башка корылмаларга күчүенә юл куймыйлар. Беренчел тикшерү буенча янгынның сәбәбе - электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, диелгән Кукмара янгын күзәтчелеге гарнизоны...
-
Шәмәрдәндәге радиотелеүзәктә ремонт эшләре башкарылачак
Шәмәрдән поселогындагы радиотелеүзәктә планлы ремонт-профилактик эшләре башкарылу сәбәпле, 26, 27, 28, 29 майда 9.15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр җиһазлары әлеге радиотелеүзәктә урнаштырылган телерадиокомпанияләрнең программаларын эфирга чыгару туктатылачак. фото: http://thenews.kz/2011/03/03/?page=3
-
Йорт яны бакчаларында бәрәңге үстерүчеләр өчен кукмаралыдан берничә киңәш
Соңгы елларда күп шәхси хуҗалыкларда бәрәңгедән көтелгән уңыш алынмый. Бу бәрәңге авыруларының күбәюенә дә бәйле. Аларның бер өлеше туфракта, икенче өлеше орлыкта була. Шуңа утырту бәрәңгесен еш алыштырып тору мөһим. Ә туфракны авырулардан чистарту өчен бәрәңге утырту урынын үзгәртеп торырга кирәк. Йорт яны бакчаларында моның юлы бер: кишәрлекнең бер ягына...
-
“Мамадышнефтепродукт” җәмгыяте директоры Илгизәр Ибраһимов хезмәт юлын Кукмарадан башлаган
Абруйлы һәм булдыклы җитәкче, үрнәк гаилә башлыгы. Сүзем якташыбыз, "Мамадышнефтепродукт" җәмгыятенең генераль директоры Илгизәр Ибраһимов турында. -Пермь өлкәсенең Коспаш поселогында дөньяга килсәм дә, әти-әнием миңа бер яшь ярымлык чагында ук Кукмара якларына кайтып төпләнгәнлектән, Мәмәширне үземнең туган авылым дип саныйм. Искиткеч матур табигатьле авылның яшел чирәмнәрендә тәгәрәп, каз бәбкәләре саклап,...
-
Хезмәттәшебез Лилия Нургалиева "Бәллүр каләм" иясе булды
Республика Журналистлары арасында инде 17 ел рәттән уздырылучы һәм иң мәртәбәле бәйге булып саналучы "Бәллүр каләм" конкурсына йомгак ясалды. Аңа 5 мең эш тәкъдим ителгән иде. "Хезмәт даны" республиканың конкурста катнашкан иң яхшы 6 газетасы исемлегенә керде. Ә редакциябезнең баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева "Темасы - җирле, осталыгы - башкалача"...