Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада юл фаҗигасе: зыян күрүчеләр бар

19 майда, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, Кукмара-Шәмәрдән юлының 8 чакрымында юл фаҗигасе була. Юл һәлакәтендә ике чит ил автомобиле бәрелешә. Бәхетсезлек очрагында алты кеше зыян күрә. Шуларның өчесе, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өйләренә җибәрелә, ә калган өчесе исә бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә дәвалана. -Кайсы автомобиль шоферының гаепле булуы тикшерү...

19 майда, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, Кукмара-Шәмәрдән юлының 8 чакрымында юл фаҗигасе була. Юл һәлакәтендә ике чит ил автомобиле бәрелешә. Бәхетсезлек очрагында алты кеше зыян күрә. Шуларның өчесе, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өйләренә җибәрелә, ә калган өчесе исә бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә дәвалана.

-Кайсы автомобиль шоферының гаепле булуы тикшерү нәтиҗәсеннән соң билгеле булачак, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев. -Автомобиль шоферы, "Узып китү тыела", "Юлның куркыныч участогы" дигән юл билгеләре белән исәпләшмичә, үзенең алдыннан баручы йөк автомобилен узарга була, әмма җитешми һәм юлның каршы як полосасыннан килүче машинага бәрелә.

Юлларда һәркемнең сак һәм игътибарлы булуын, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорыйбыз!

фото: http://fedpress.ru/news/society/news_event/voskresnoe-dtp-uneslo-zhizni-dvukh-omichei

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk