Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада велосипедчы бала машинага бәрелгән

19 майда, кичке сәгать алтынчы унбиш минутларда, поселокның Ленин урамында килеп чыккан бәхетсезлек очрагында 13 яшьлек укучы бала велосипеды белән юлны кистереп чыккан вакытта "14ле" автомобиленә бәрелә. Хәзерге вакытта укучы район үзәк дәваханәсендә. Әлеге юл фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча...

19 майда, кичке сәгать алтынчы унбиш минутларда, поселокның Ленин урамында килеп чыккан бәхетсезлек очрагында 13 яшьлек укучы бала велосипеды белән юлны кистереп чыккан вакытта "14ле" автомобиленә бәрелә. Хәзерге вакытта укучы район үзәк дәваханәсендә. Әлеге юл фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев.

Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе башланып китте.

Акция барган чорда ЮХИДИ һәм полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырылачак. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый.

Җәйге чорда велосипедчы балаларны аеруча күп күрергә туры килә. Әти-әниләрдән үз балаларына карата контрольне арттыруларын сорыйбыз.

фото: http://maks-portal.ru/category/syuzhet/dtp-s-uchastiem-velosipeda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X