Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар РДКда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтте (+фото)

Халыкара гаилә көне уңаеннан район Мәдәният йортында зур бәйрәм оештырылды. Җир-биюләр, котлаулар белән үрелеп барган чарада төрле номинацияләр буенча тәбрикләүләр булды. Татар Толлысыннан Дания Гәрәева, Кукмарадан Розалия Хәмәтдиноваларга "Ана Даны" медальләре тапшырылды. "Иҗади гаилә" номинациясендә сәхнә түренә Югары Өскебаштан Гөлшат һәм Рифат Сәләховлар, Кукмарадан Гөлнара һәм Илдар Галиевлар чакырылды. Балыклыда...

Халыкара гаилә көне уңаеннан район Мәдәният йортында зур бәйрәм оештырылды. Җир-биюләр, котлаулар белән үрелеп барган чарада төрле номинацияләр буенча тәбрикләүләр булды.

Татар Толлысыннан Дания Гәрәева, Кукмарадан Розалия Хәмәтдиноваларга "Ана Даны" медальләре тапшырылды. "Иҗади гаилә" номинациясендә сәхнә түренә Югары Өскебаштан Гөлшат һәм Рифат Сәләховлар, Кукмарадан Гөлнара һәм Илдар Галиевлар чакырылды. Балыклыда яшәүче "Алтын туй" ияләре Фәүзия һәм Роберт Дәүләтшиннар гаиләсе, укытучылар династиясен дәвам итеп, Югары Арбашта гомер кичерүче Садҗидә һәм Райнур Гыйльметдиновлар, "Интернационал гаилә" номинациясендә Поч.Кучуктан Людмила һәм Мулланур Мөхетдиновлар тәбрикләнде. Югары Юмьядан Елена һәм Алексей Васильевлар гаиләсе "Тәрбиягә бала алып үстерүче" номинациясендә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk