18 февраль 2016 яңалыклары
-
“Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүчеләр киез итек комбинатында экскурсиядә булды (+Фото)
Шушы көннәрдә "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Кукмара киез итек комбинатыда экскурсиядә булып кайттык. Анда безне көләч йөз белән Кисиль Ирина Юрьевна каршы алды. 40 минутка сузылган әлеге экскурсия бездә бары тик җылы тәэсирләр генә калдырды. Ирина Юрьевна итекнең ничек итеп әзерләнүе турында барысын да балаларга...
-
Мәмәшир клубында “Көмеш кыңгырау” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу узды
Балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгучы бердәнбер республика күләм "Көмеш кыңгырау" газетасы хезмәткәрләре, Мәмәшир авылы мәдәният йортында, авыл халкы, укучылар, укытучылар, китапханәчеләр белән очрашуда булып китте. Алар Кукмара районында беренче мәртәбә генә түгел, узган ел үзләрен яратып укучы балалар, аларның әти-әниләре белән аралашу максатыннан -Әсән-Елга авылы китапханәсендә булып киткәннәр иде. Безнең...
-
Кукмара музеенда әфганчыларга багышланган экспозиция бар (+фото)
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Совет гаскәрләрен Әфганстан чигеннән чыгаруга быел 27 ел тулу уңаеннан яңа экспозиция ачылды.
-
Кукмара егете Раушан Зиннуров хезмәт иткән частьтан әти-әнисенә Рәхмәт хаты килгән
Кукмара егете Раушан Зиннуров - хәзерге көндә ил сагында торучыларның берсе. Ул хезмәт иткән частьтан әти-әнисе Зөләйха һәм Рифат Зиннуровларга Рәхмәт хаты килгән. "Улыгыз хәрби хезмәтне зур җаваплылык тоеп, намус белән бик яхшы итеп башкара, шундый максатчан егет үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә",- диелгән әлеге хатта.
-
Китапханә яңалыклары
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова, башлангыч сыйныф укучылары өчен, Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап "Муса Җәлил - патриот шагыйрь" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Дәрес барышында укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты, шигырьләре белән танышып, "Бөек татар шагыйре" исемле презентация карады. Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хаҗиева, урта яшьтәге мәктәп...
-
19 февральдә Кукмарада “Хәтер маршы” узачак
1991 елда СПТУ-78 ( хәзерге Кукмара аграр көллияте) базасында оешкан "Кар десанты" төркеме оешуга быел 25 ел тула. Бу уңайдан 19 февральдә Олыяз мәктәбендә әлеге төркем эзтабарлары һәм Казан шәһәренең МихаилЧерепанов җитәкчелегендәге "Хәтер" төркеме белән берлектә "Хәтер маршы" узачак. Башлана 8 сәгать 30 минутта. Шулай ук район мәктәпләренең тормыш иминлеге...
-
Кукмарада автобусларга билет бәясе артты
Бүген, 18 февральдән, районыбыз авылларына һәм поселок эчендә йөрүче барлык автобусларга да билет бәяләре артты. Кукмара эчендә хәрәкәт итүче автобусларның билет бәясе хәзер - 18 сум.
-
Җырчы Илназ Сафиуллин яңа фатир алган
Күптән түгел Илназ Сафиуллин Казанның "Азино" микрорайонында ике бүлмәле фатир сатып алды. Җырчы аны өлешчә акча кертү юлы белән алган, ә моңа кадәр яшәгән фатирын сатып, акчаны бизнеска юнәлдергән. Илназ шактый вакыт яңа фатирына сыйфатлы ремонт ясау һәм җиһазлар алу белән мәшгуль булган. "Ишекләрнең үлчәмен үзем үлчәдем дә, кибеткә заказ...
-
Буада Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү туктатылган
Буа районында Петровский бистәсе имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины шәех Хуҗа Әбде Наҗи Әлдимне эзләү туктатылган. Алар 7 февральдә юкка чыккан иде - 57 яшьлек имам һәм аның 67 яшьлек юлдашыннан 11 көн дәвамында бернинди дә хәбәр юк. Аларның Саранскидан Казанга кайтышлары иде. Соңгы тапкыр Сөләйман...
-
Бер гаилә фаҗигасе
Әтием сөйләгәннәрдән 23 гыйнвар көнне "ТНВ Планета" каналыннан "Без тарихта эзлебез" тапшыруын караганда, алып баручы журналист Альберт Шакиров һәм тарих фәннәре белгече Рашит Галләм тарафыннан берничә тапкыр безнең Мәчкәрә авылы телгә алынды. Аны ишеткәч, үземдә горурлану хисе уянды, чөнки авылыбыз даны еракларга таралган. Заманында игелекле эшләр башкарып калдырган, әби-бабайларыбыз телендә...
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары фестиваль-конкурста уңышлы чыгыш ясады
Казанда иҗат коллективлары катнашында "Vivat, Kazan!" дигән Халыкара фестиваль-конкурс узды. "Инструменталь башкару" номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады. Трубада уйнаучы Тимур Гаптелганиев, Алмаз Әгъләмҗанов, Ильяс Сибгатуллиннар - беренче, саксофончы Илгиз Әфәндиев икенче дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар.