Бер гаилә фаҗигасе
Әтием сөйләгәннәрдән 23 гыйнвар көнне "ТНВ Планета" каналыннан "Без тарихта эзлебез" тапшыруын караганда, алып баручы журналист Альберт Шакиров һәм тарих фәннәре белгече Рашит Галләм тарафыннан берничә тапкыр безнең Мәчкәрә авылы телгә алынды. Аны ишеткәч, үземдә горурлану хисе уянды, чөнки авылыбыз даны еракларга таралган. Заманында игелекле эшләр башкарып калдырган, әби-бабайларыбыз телендә...
Әтием сөйләгәннәрдән
23 гыйнвар көнне "ТНВ Планета" каналыннан "Без тарихта эзлебез" тапшыруын караганда, алып баручы журналист Альберт Шакиров һәм тарих фәннәре белгече Рашит Галләм тарафыннан берничә тапкыр безнең Мәчкәрә авылы телгә алынды. Аны ишеткәч, үземдә горурлану хисе уянды, чөнки авылыбыз даны еракларга таралган. Заманында игелекле эшләр башкарып калдырган, әби-бабайларыбыз телендә яхшы яктан гына искә алынган Үтәмешевлар, тамырлары безнең авылдан булган (бабасы Хәмзә бай Мәчкәрәдә туып-үсеп, Урта Азия якларына чыгып киткән) олуг язучы Чыңгыз Айтматов турында күп тапкырлар сөйләнде.
Ә менә алда телгә алынган "Без тарихта эзлебез" тапшыруында әйтелгән бер җөмлә мине уйланырга, әтием Гомәр Камалов сөйләгәннәрне искә төшерергә мәҗбүр итте. Бу тапшыруда Балтачтан, Мәчкәрә авылыннан һәм тагын ике төбәктән, барлыгы 4 мулла татар авылларында рус телен укытуга каршы булуларын белдереп, Арчага барулары һәм үз фикерләрен җиткерә алулары турында сөйләнде. Әйе, чыннан да, әтием әйтүенчә, безнең авылда мулла вазыйфасын башкарган Нәҗип абзый Еникеев бик хөрмәткә лаек шәхес булган. Аның турында әле беркайда да сөйләүче, тарихи истәлекләр дә язучы юк. Ә менә минем әтием тарафыннан сөйләнгән Нәҗип абзый турында истәлекләр белән уртаклашасым килеп кулыма каләм, кәгазь алуыма, чыннан да югарыда әйтелгәнчә, шушы телевизион тапшыру сәбәпче булды да инде. Әтием юкка гына Нәҗип абзый бик яхшы күңелле, юмарт, ярдәмчел, белемле мулла иде дип, безгә кичләрен сөйләп утырмаган, аның сүзләре дә үтемле, үзе дә хөрмәткә ия булган.
Нәҗип Еникеев безнең авылга указлы мулла булып, юллама белән килгән. Авыл кешеләре аны "дамелла" дип йөрткәннәр, чөнки Нәҗип абзый югары дини белемне Казанда алып, бик гыйлемле кеше булып, егет чагында ук килеп урнашкан. Шул көннән Мәчкәрә авылы халкына армый-талмый хезмәт иткән. Балаларга - безнең әтиләргә, дини гыйлем биргән, авыл халкын дини йолалар буенча тәрбияләгән. Кешеләр вафат булса, хөрмәтләп җирләү чарасын күргән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышкан, дини бәйрәмнәрдә авыл кешеләрен сөендерә белгән.
Нәҗип абзый өйләнгән, ике баласы туган: кызы Оркыя, улы Габделхәй исемле булган. Аның хатыны да - абыстай - кызларны өенә чакырып укыткан, халыкка хезмәт иткән. Ике катлы йортлары хәзер халык телендә "кортлык" дип аталган урында булган. Әти аларга әнисенең йомышы белән баргалаган. Әнисе, ягъни минем әби, абыстайга, кызы Оркыя апага күлмәкләр тегеп, әти артыннан биреп җибәрә торган булган, әти ул чакта үсмер малай булып, ишек төпләренә бәйләп куелган зур этләреннән куркып керергә аптырауларын сөйли иде. Кызлары Оркыя апа да дини гыйлемне бик күп алган, укымышлы, зирәк булган, аны безнең чор кешеләре әле дә яхшы хәтерли.
Соңрак, мулланың улы Габделхәй белән минем әти егет булгач, Малмыж шәһәренә барып, икесе бергә совет мәктәбендә укуларын дәвам иткәннәр. Әти - укытучылыкка, Габделхәй Казан шәһәренә китеп, шунда югары белем алып эшләгән, гомер иткән, әти белән озак кына хат алышып торганнары да истә.
Колхозлашу елларында хәллерәк булган гаиләләрне "раскулачивать" иткән вакытта, бу җил Нәҗип муллага да кагылмыйча калмаган. Аларны да авылдан куарга дигән боерык килеп, өйләрен тартып алганнар, үзләрен урамга куып чыгарганнар. Йортларын авыл уртасына бер катлы мәктәп итеп салып куйганнар, соңыннан ул мәктәп интернат хезмәтен үтәде, анда Туембаш, Чуллы балалары килеп, 9-10 сыйныфларда шунда торып укыдылар.
Ә бит Нәҗип мулланың мал-мөлкәте үз тырышлыгы, үз көче белән генә торгызылган булган. Мәчкәрәдә "мулла кортлыгы" дип аталган урын да мулла абзый истәлеге, чөнки шул урында аның нигезе - 2 катлы йорты, бик күп умарталары булган. Умарта кортлары гөжләп торганга "кортлык" исеме бирелгән әлеге урынга. Бу урын соңрак та үз исемен югалтмаган, колхоз умарталыгы да шул урында урнашкан. Шунда ук янәшә генә "Мулла үзәне" дә бар. Анда хәзерге вакытта җиләклек, кешеләр шуннан җиләк җыя.
Нәҗип абзый Еникеев Чистай ягында туып-үскән дип искә ала иде әтием. Казанда яшәп иҗат итүче олуг язучы Әмирхан Еникинең Чистай районы Каргалы авылыннан икәнен белеп, әти белән Нәҗип абзый, кызы Оркыя апа бу язучыга хатлар юллаганнары да истә, ә менә аларны канәгатьләндерә торган җаваплар килгәнме-юкмы, анысы миңа билгесез. Хат юллауның төп сәбәбе - Нәҗип Еникеев Әмирхан Еники белән бер тамырдан түгелме икән дигән сорауга җавап эзләү йөзеннән иде. Бәлки, бу мәсьәлә белән кызыксынып, авылым тарихына битараф булмаган, авылым яшәешен дәвам итүчеләр дә табалыр әле, иншалла.
Безнең төбәктә туып үсмәсә дә, торган җирен, көче кергән җирен Нәҗип мулла шулхәтле хөрмәт иткән, аның бу җирдән куылып китәсе килмәгән, бу хәбәрне бик авыр кичергән, сатлыкҗаннарның кылган гамәлләренә гарьләнеп, яшәү көче калмыйча, якты дөньядан китү чарасын күргән. Мәчкәрә авылына кергәндә авыл башындагы "Ишан зираты" на күмелгән. Ул зиратка авылның зыялылары, халык тарафыннан хөрмәт казанган мөхтәрәм кешеләр: ишаннар, муллалар һәм аларның якыннары гына күмелгән дип искә ала иде әти. Шуңа күрә исеме дә "Ишан зираты" дип бүгенге көнгә кадәр саклана. Шунысы аяныч, "Ишан зираты"нда каберләр өстенә куелган истәлекле ташларның саны әзәйгән, без балачакта кызыксынып карап йөргәндә, дистәләгән таш булуын башкалар да хәтерлидер әле.
Нәҗип мулла кызы Оркыя апа турында тулырак язаргамы-юкмы дип уйлап утырдым. Ә нигә язмаска соң әле дип, үземнең баштагы каршылыклы фикерләремне җиңеп, йомгаклау өлешендә булса да бәян итәргә уйладым. Белсеннәр, шул заманнарда әти-әнисе, энесе белән урамга куып чыгарылып, өйсез калган, торыр урыны булмаган Оркыя апаның кем кызы булганын. Ул вакытта Оркыя Еникеева үсеп буйга җиткән яшь кыз була, ләкин ачы язмыш аңа шул көннән башлап, үзенең кырыс, рәхимсез булуын раслый. Аның калган тормышы кеше өстендә үтә. Көн саен ул авылдашларының ишеген шакып, кунып чыгарга рөхсәт сорый. Мәчкәрә һәм Күкшел халкы аны урамда калдырмыйча, көн саен үзләренең җылы өйләренә кертеп, йомшак урыннарында йоклатып, ашатып-эчертеп чыгаралар. Кайбер кешеләрдә ул атна, ай, ел буе да тора, Мәчкәрәдә аны күбрәк Маһруй Зәйнуллинаның сыендырганын, Күкшелдә Шәрифәбану әбиләрдә торганын мин яхшы хәтерлим әле.
Безгә дә кунарга еш керә торган иде ул. Әти белән корган әңгәмәләрен дә газета укучыма җиткерәсем килә. Әти аның сүзләрен игътибар белән тыңлап, үзенең аны кызгануын сиздермичә генә, хәленә кереп утыра иде. Оркыя апа Казанда данлыклы табиблар - Терегуловлар булуын һәм алар белән әтисе Нәҗип мулланың йөрешүен, Терегуловларның Мәчкәрәгә килеп, гел үзләрендә кунак булуларын сөйли иде. Һәм менә нәкъ шул Терегуловлар килгәч, үсмер кыз Оркыя апаны Казанга алып китеп, табибә итәргә, укытырга теләгәннәрен белдергәннәр. Ләкин Нәҗип абзый үсеп буйга җиткән кызын Казанга чыгарып җибәрүне кирәк дип санамаган, кыз баланы читкә җибәрүдән курыккан. Оркыя апаның салмак кына: "Мин табиб буласы кеше идем бит, Гомәр, әтиемә үпкәлим", - дип әйткән җөмләсе бүгенгедәй колакта яңгырап тора. Оркыя апа Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романында күренекле табиб Терегулов турында язылуын ишетеп, бу китапны үзенә алдырып, кат-кат укып чыга, аны яулыкка төреп, төенчегендә кадерләп саклап йөртә. Терегуловлар турындагы газетага чыккан материалны да табып алып укып, бу газетаны бөкләп, куенында саклап йөртә, кеше кулына керсә, югалуыннан курка иде.
Оркыя апаның энесе Казанга китеп яши башлагач, әти белән хат алышып тордылар. Әти Казанга баргач, аның янына кереп йөрде, чөнки әти белән Малмыжда бергә укыганнарын баштарак әйткән идем инде. Алар якын дуслар булып, элемтәдә тордылар. Әтинең Габделхәйнең тормыш иптәше Мәчкәрәнең Гали бай кызы булуын һәм Казандагы фатирларының бик зәвыклы бизәлүен, аеруча хатынының бай кызына хас сыйфатларын кайткач сөйләгәннәре дә исемдә. Соңрак апасы Оркыяга кешедән кешегә йөрү авырлаша башлагач, әтинең Габделхәйгә апасын кайтып алып китүен үтенеп хатлар язуы да хәтеремдә саклана. Энесе аны яңа фатирга чыккач алып китәргә сүз биреп хат язса да, ниндидер билгесез сәбәп чыгып, бу гозернең үтәлмәве дә күңелне рәнҗетә. Шулай да, авыл кешесе аны ташламады, вафат булгач, хөрмәтләп авыл зиратына җирләделәр, өлкәнрәкләр әле дә аны догадан калдырмыйча һәрдаим искә алып торалар.
Бу мәкалә Нәҗип мулланың якты истәлегенә багышланды. Күркәм сыйфатларга гына ия булган, халык күңелендә тирән эз калдырган Нәҗип абзыйның һәм гаиләсенең рухлары шат, тыныч булсын, шул заман шаукымына ияреп, хаксызга аларны рәнҗеткән мәрхүм чордашларының да гөнаһлары юылып, дога булып барысына да барып ирешсен иде. Авылымның киләчәге әле озын гомерле булып, тарихы да ерак елларга барып ирешсен иде. Әлбәттә, авылымда әле минем әти - Камалов Гомәр Ибраһим улы, кебек авыл тарихына багышланган ядкарьләрне саклап, киләчәк буыннарга тапшырып, мәгълүматларны җыеп-саклап баручы тынгысыз кешеләр туып торсын иде.
Рәсимә КАМАЛОВА, Мәчкәрә авылы
"Кортлык" соңрак, умарталар беткәч, ташландык урын булып калды. Шул вакытта анда колхоз сыерларын урнаштырдылар. Бу хәлгә Раиф абыемның күңеле әрнеп, истәлекле урынны киләчәк буыннарга калдырырга уйлап, су буендагы карт өянкеләрне картина итеп ясады. Бу рәсеме мәктәп музеенда әле дә саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев