16 октябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстан Хөкүмәт йортында минималь хезмәт хакы күләмен билгеләделәр
Ул - 7 мең 309 сум тәшкил итәчәк. Яңалык республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларына кагыла. Килешү Татарстан профсоюзлары федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм Министрлар Кабинеты арасында имзаланды. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков сүзләренә караганда, бу өченче очрашу инде. Тәүге тапкыр минималь хезмәт хакы турындагы килешүне 2007 елда имзалаганнар....
-
Фирдүс Тямаев концертында пәрдәгә ут капкан
Җырчы Фирдүс Тямаев гел ниндидер хәлләргә тарып тора. Күптән түгел машинасына ут капкан иде. Бу юлы хәл-әхвәлен белеп шалтыраткач: "Әй, йөгерә-чаба янгын сүндереп йөрдем әле. Утны көч-хәл белән туктаттык", - дип җавап бирде. - Бу арада Башкортостан якларында гастрольдә күп йөрдек. Кыргыз-Миякә районындагы концертымда көтелмәгән хәл булды, - ди Фирдүс....
-
Ижау шәһәренә күңелле сәяхәт
Гаиләгә тәрбиягә алынган 30 бала һәм аларның әти-әниләре районның опека бүлеге белгечләре Нурзидә Гаптелганиева һәм Ләйсән.Нәҗмиева. җитәкчелегендә Ижау шәһәренә экскурсиягә бардылар. Бу көнне балалар түземсезләнеп көтте. Иртән-иртүк ерак юлга кузгалырга җыенган 5тән 17 яшькә кадәрле булган балаларның, әти-әтиләрнең күңелләре бик шат иде. 44 кешене сыйдыручы, бар уңайлыклары булган, телевизорлы автобуска...
-
Расписаниене кайдан белергә?
Авыл җирендә өй сатып алырга уйлаган идем. Билгеле инде, алганчы, башта барып карарга кирәк. Шәхси машинам булмагач, автобус белән барырмын дип уйлап куйдым, тик берсенең дә кайчан нинди авылга барулары турында хәбәрдар түгел икәнмен. Автовокзалга юл тоттым, барып җиткәч, аның инде әллә кайчан ябык икәнлеген әйттеләр. Инде нишләргә? Расписаниесен белмичә,...
-
Аздан гына коляскаларыбызны аудармадылар
Август ахырында Кукмарабызның 85 еллыгын билгеләп үттек. Бу уңайдан Җиңү паркы каршындагы мәйданда бик матур чаралар гөрләде. Мин дә беренче төркем инвалид булуыма карамастан, авылдан килеп, әлеге тантананы тамаша кылдым. Бик күңелле булды. Тик аннан соң күпме вакыт үтсә дә, шунда булган бер вакыйга күңелемә тынгылык бирми. Тамашаны без -...
-
Китапханәдә 3D мультфильмы карадык
Кукмарага легендар хоккейчы Владислав Третьяк килгән көнне оныкларым белән боз сараена барырга булдык. Без барып җиткәндә "Олимп" янында күпсанлы медальләрен таккан спортчы, малайлар- кызлар, аларның әти-әниләре, Кукмара мәктәпләрендә укучы балалар җыелган иде инде. Мәскәү аэропортында янгын чыгу сәбәпле, көткән кунагыбыз билгеләнгән вакытка килеп җитә алмады, аның ике сәгатькә тоткарлануы билгеле...
-
Янсыбыда яшәүче Оркыя һәм Гаязетдин Гыйләҗетдиновлар илле ел бергә матур гомер кичерәләр
Янсыбы авылында яшәүче Оркыя һәм Гаязетдин Гыйләҗетдиновлар зур мәһабәт йортта балалары, оныклары янәшәсендә бәхетле картлык кичерәләр, урыннары түрдән. Әлеге мөхтәрәм гаиләнең тормыш корып яши башлауларына да илле ел булган икән инде. Барлык туганнар бәйрәм табыны артына җыелды. Алар авызыннан әйтелгән сүзләр теләк тә, шул ук вакытта соклану да булып яңгырады....
-
“Ләйсән”дә татарча сөйләшәләр (+фото)
Сабыегызга балалар бакчасында урын табылдымы? Табылса - бик яхшы. Бина якты, җылы, бала көн буе игътибар үзәгендә икән, әти-әниләрнең күңеле тыныч дигән сүз. Әмма тәрбия һәм белем бирү дәрәҗәсе дә арткы планда калырга тиеш түгел, чөнки бакчадагы беренче тәрбия дәресләре баланың үскәч җәмгыятьтә нинди урын алачагына зур йогынты ясый. Район...