Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Расписаниене кайдан белергә?

Авыл җирендә өй сатып алырга уйлаган идем. Билгеле инде, алганчы, башта барып карарга кирәк. Шәхси машинам булмагач, автобус белән барырмын дип уйлап куйдым, тик берсенең дә кайчан нинди авылга барулары турында хәбәрдар түгел икәнмен. Автовокзалга юл тоттым, барып җиткәч, аның инде әллә кайчан ябык икәнлеген әйттеләр. Инде нишләргә? Расписаниесен белмичә,...

Авыл җирендә өй сатып алырга уйлаган идем. Билгеле инде, алганчы, башта барып карарга кирәк. Шәхси машинам булмагач, автобус белән барырмын дип уйлап куйдым, тик берсенең дә кайчан нинди авылга барулары турында хәбәрдар түгел икәнмен. Автовокзалга юл тоттым, барып җиткәч, аның инде әллә кайчан ябык икәнлеген әйттеләр. Инде нишләргә? Расписаниесен белмичә, олы юлда автобус көтеп торып булмый бит инде. АТХга менәргә булдым. Очраган кешеләрнең киңәшләренә колак салып, кадрлар бүлегендә эшләүче ханымны көтеп тордым, гозеремне белдердем. Ә ул миңа каршы: "Бездә расписание юк. Редакциягә барыгыз, аларга биргән идек. Шуннан бирле үзгәрешләр юк", - диде. Бик кызык килеп чыга бит инде бу? АТХ үзенең автобусларының кайчан, кая барганын да белми икән бит. Әлбәттә, бөтен кешедә машина булгач, авыл-район арасында автобуста йөрүчеләр дә аздыр инде. Шулай да, йөрү вакытларын бер тәртипкә китереп, газетта бастырып чыгарырга, я булмаса тукталышларга, тимер юл вокзалына элеп куеп булмый микәнни? Без - гади халыкның, гозерен ишетсәләр, бик рәхмәтле булыр идек.

Газета укучы

Фото: https://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=b0b45ff0b59525b94e7b1bff6c460ec8&n=33&h=190&w=284

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk