Чарага спортчының кызлары да килгән иде.
«Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында Шакир Шәрипов истәлегенә өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды. Турнирда район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты.
«Зилант» спорт мәктәбе директоры Рөстәм Фәйзуллин сүзләренчә, моңарчы әлеге турнир спорт остасы Шакир абый Шәрипов Кубогына уздырыла торган булган. Кызганыч, ул узган ел арабыздан китеп барды.
«Кичә Шакир абыйга 86 яшь тулган булыр иде. Бүген аның истәлегенә багышлап, туган көне һәм Өлкәннәр көне уңаеннан өстәл теннисы буенча турнир уздырабыз. Ярышта 40 яшьтән зуррак 22 спортчы катнаша. Алар Кукмара, Красная Поляна, Нократ Аланыннан. Икенче елга әлеге турнирны зуррак масштабта оештырырга җыенабыз. Шакир абый спортны яратты, гомере буе теннис уйнады, чаңгыда йөрде. Ярышларны бер дә калдырмады, яшьләрне дә өйрәтте. Аның шәкертләре республикада да район данын яклап кайталар иде. Шакир абыйның урыны җәннәттә булсын», — диде Рөстәм Фәйзуллин.
Чарага спортчының кызлары да килгән иде. «Әти җаны-тәне белән бирелеп уйный иде теннисны. Бүгенге турнирда ул да бар, уйныйдыр төсле. Оештыручыларга зур рәхмәт», — ди Алсу һәм Гүзәл Шакировалар.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев