Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Аздан гына коляскаларыбызны аудармадылар

Август ахырында Кукмарабызның 85 еллыгын билгеләп үттек. Бу уңайдан Җиңү паркы каршындагы мәйданда бик матур чаралар гөрләде. Мин дә беренче төркем инвалид булуыма карамастан, авылдан килеп, әлеге тантананы тамаша кылдым. Бик күңелле булды. Тик аннан соң күпме вакыт үтсә дә, шунда булган бер вакыйга күңелемә тынгылык бирми. Тамашаны без -...

Август ахырында Кукмарабызның 85 еллыгын билгеләп үттек. Бу уңайдан Җиңү паркы каршындагы мәйданда бик матур чаралар гөрләде. Мин дә беренче төркем инвалид булуыма карамастан, авылдан килеп, әлеге тантананы тамаша кылдым. Бик күңелле булды. Тик аннан соң күпме вакыт үтсә дә, шунда булган бер вакыйга күңелемә тынгылык бирми. Тамашаны без - ике коляскалы инвалид рәттән карадык. Тәбрикләүләр өлеше беткәннән соң, райондашларның яраткан артисты Фирдүс Тямаев сәхнәгә чыкты. Шунда бар халык этешә-төртешә, сәхнәне аерып торучы рәшәткәләрне ачып, алга таба ыргылды. Әздән генә коляскаларны аудармадылар. Ярый әле минем телем бар, үземне яклап ни дә булса әйтә алам, ә яңа танышым авырлык белән генә аралаша, куллары да хәрәкәтләнми. Җитмәсә, бер баланы да шул инвалид каршына рәшәткәгә бастырып куйдылар. Ул баланың әнисе нинди кеше булды икән?! Кешелеклелек сыйфатлары, әйләнә-тирәдәгеләргә бераз булса да игътибар булырга тиештер бит инде ул?! Мондый очраклар онытылмый, күңелдә авыр яра булып уелып кала.

Берничә ел элек пенсия фондының эллеккеге бинасына кергәндә яшь кенә кыз борын төбемдә ишекне ябып кереп китте. Тагын бер очрак: кибеттә "сез - инвалид" дип, телефон белән планшетны кредитка рәсмиләштерүдән баш тарттылар. Бәлки безгә телефон башкаларга караганда кирәгрәктер дә әле. Миңа нинди шәһәрләргә генә барырга туры килмәде, әмма бездәге кебек мәрхәмәтсезлекне очратканым булмады. Һәр җирдә булышалар, ярдәм кулы сузалар иде, хәтта тимер юл аша да чыгарып куючылар булды. Тормышта һәркем авыр хәлдә калырга мөмкин бит, бер-беребезне хөрмәт итеп, матур яшәсәк иде.

Миннегөл СЕМЕНОВА, Әсән-Елга авылы

Фото: https://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=ed4846faac3f93db8ce6089ce2f36836&n=33&h=190&w=278

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk