Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янсыбыда яшәүче Оркыя һәм Гаязетдин Гыйләҗетдиновлар илле ел бергә матур гомер кичерәләр

Янсыбы авылында яшәүче Оркыя һәм Гаязетдин Гыйләҗетдиновлар зур мәһабәт йортта балалары, оныклары янәшәсендә бәхетле картлык кичерәләр, урыннары түрдән. Әлеге мөхтәрәм гаиләнең тормыш корып яши башлауларына да илле ел булган икән инде. Барлык туганнар бәйрәм табыны артына җыелды. Алар авызыннан әйтелгән сүзләр теләк тә, шул ук вакытта соклану да булып яңгырады....

Янсыбы авылында яшәүче Оркыя һәм Гаязетдин Гыйләҗетдиновлар зур мәһабәт йортта балалары, оныклары янәшәсендә бәхетле картлык кичерәләр, урыннары түрдән. Әлеге мөхтәрәм гаиләнең тормыш корып яши башлауларына да илле ел булган икән инде.

Барлык туганнар бәйрәм табыны артына җыелды. Алар авызыннан әйтелгән сүзләр теләк тә, шул ук вакытта соклану да булып яңгырады. Бәхетле парларны алтын туйлары белән Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев һәм авыл клубы мөдире Фәйрүзә Гайфетдинова тәбрикләп, истәлек бүләге тапшырды. Ә Зур Кукмарадан Рузилә һәм Илгиз Зариповлар гармун моңнарыннан тәкыялар үрделәр.

Гаилә корып, язмыш җепләрен бер-берсе белән бәйләгән парлар күп, әмма сабырлар, күңелләрендә ихлас мәхәббәт хисләре йөрткәннәр генә ныклы гаилә төзеп, картлыкларын бергә каршылый ала. Ә канатлар парлы булганда тормыш та бөтен матурлыгы белән ачыла. Гыйләҗетдиновлар бер-берсен күз карашыннан аңлыйлар. Заманында, гөрләтеп, комсомол туе уздырганнар һәм яшьлектә кабызган гаилә учагын сүрелдермичә гомер буе саклый белгәннәр. Сөлектәй өч ул, сылу ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Нәсел дәвамчылары булып оныклары үсеп килә. Киң тормыш дәрьясында җил-давыллар да булмый калмый. Шул ташкында аумас өчен гаиләдә җилкән булырдай ир, ә аның янәшәсендә төпле акыллы, сабыр хатын-кыз кирәк. Әлеге пар көчле дулкыннарны җиңеп чыга алган, иңгә-иң куеп үткән юллары оныклары өчен үрнәк булырдай.

-Илле ел илле көн кебек узган да киткән. Аллага шөкер, тигез булдык, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы-тәүфыйклы балалар үстердек. Ходай гомерне биреп, алдагы көннәрдә дә матур итеп яшәргә язсын. Тормышлар бик яхшы, бик рәхәт бит хәзер, - диләр бәйрәм сәбәпчеләре.

Мин Гыйләҗетдиновлар гаиләсенә Актаныштан килен булып төштем һәм чын күңелемнән моңа сөенеп яшим. Өлкәннәр безнең өчен иң зур ярдәмчеләр, төпле киңәшчеләр.

Барлык балалары исеменнән киленнәре Илүзә, фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X