Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ижау шәһәренә күңелле сәяхәт

Гаиләгә тәрбиягә алынган 30 бала һәм аларның әти-әниләре районның опека бүлеге белгечләре Нурзидә Гаптелганиева һәм Ләйсән.Нәҗмиева. җитәкчелегендә Ижау шәһәренә экскурсиягә бардылар. Бу көнне балалар түземсезләнеп көтте. Иртән-иртүк ерак юлга кузгалырга җыенган 5тән 17 яшькә кадәрле булган балаларның, әти-әтиләрнең күңелләре бик шат иде. 44 кешене сыйдыручы, бар уңайлыклары булган, телевизорлы автобуска...

Гаиләгә тәрбиягә алынган 30 бала һәм аларның әти-әниләре районның опека бүлеге белгечләре Нурзидә Гаптелганиева һәм Ләйсән.Нәҗмиева. җитәкчелегендә Ижау шәһәренә экскурсиягә бардылар.

Бу көнне балалар түземсезләнеп көтте. Иртән-иртүк ерак юлга кузгалырга җыенган 5тән 17 яшькә кадәрле булган балаларның, әти-әтиләрнең күңелләре бик шат иде. 44 кешене сыйдыручы, бар уңайлыклары булган, телевизорлы автобуска утыргач, тагын да җанланып киттеләр. Барасы юл ерак булса да, бер генә зарланучы да булмады. Юлда балаларны үзебезнең туган ягыбыз, районыбыз, күрше Киров өлкәсе тарихы белән таныштырганнан соң, 4 баланы тәрбиягә алган Роза Шәйхетдинова Ижау шәһәренең килеп чыгышы, халкы, истәлекле урыннары турында сөйләде.

Менә каршыбызда - зоопарк. Андагы чисталык, матурлык таң калдырды. Һәр хайван-җәнлек белән озаклап танышып йөрдек, аннан соң кафега кереп, тәмле итеп сыйланып чыктык. Соңыннан Михаил Калашников музеена кереп, аның тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштык. Башка күп кенә истәлекле урыннарны күрдек.

Мәктәпкә барыр алдыннан балалар өчен бу сәяхәт бик файдалы һәм күңелле булды.

Сәлимә БӘДРЕТДИНОВА, 5 бала анасы

Фото: http://kukmor.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/468862.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk