Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Китапханәдә 3D мультфильмы карадык

Кукмарага легендар хоккейчы Владислав Третьяк килгән көнне оныкларым белән боз сараена барырга булдык. Без барып җиткәндә "Олимп" янында күпсанлы медальләрен таккан спортчы, малайлар- кызлар, аларның әти-әниләре, Кукмара мәктәпләрендә укучы балалар җыелган иде инде. Мәскәү аэропортында янгын чыгу сәбәпле, көткән кунагыбыз билгеләнгән вакытка килеп җитә алмады, аның ике сәгатькә тоткарлануы билгеле...

Кукмарага легендар хоккейчы Владислав Третьяк килгән көнне оныкларым белән боз сараена барырга булдык. Без барып җиткәндә "Олимп" янында күпсанлы медальләрен таккан спортчы, малайлар- кызлар, аларның әти-әниләре, Кукмара мәктәпләрендә укучы балалар җыелган иде инде. Мәскәү аэропортында янгын чыгу сәбәпле, көткән кунагыбыз билгеләнгән вакытка килеп җитә алмады, аның ике сәгатькә тоткарлануы билгеле булды. Кире өйгә кайтасы килмәде. Кая барырга да белмичә, урам буйлап киттек. Ике сәгать вакытны ничек тә уздырырга кирәк иде. Оныкларымның берсе: "Әнә "Китапханә" дип язылган, әйдә шунда керәбез", -диде. Район китапханәсе каршындагы бакча яныннан сокланмыйча үтеп китәрлек түгел. Пластик материаллардан ясап, матур итеп буялган пар аккошлар, су шешәләреннән ясалган кыңгырау чәчәкләр бакчага ямь биреп тора. Китапханәнең эченә кергәч тә, чисталык, пөхтәлек сизелеп тора. Безнең шаулап керүебезне ишетеп, китапханәче кызлар безне каршы алдылар, балаларның исемнәрен, кайдан килүләрен сорадылар. Аларның Кукмара балалары түгел, ә читтән җәйге ялга кайткан икәнлекләрен белгәч, китапханә белән таныштырырга булдылар."Кара әле, кара, әнә Сибгать Хәкимнең, Фатих Әмирханның портретлары бар монда. Казанда алар исемендәге урамнар бар бит", -дип, бер-берсен бүлдереп сөйли башладылар балалар." Ә менә монысы - Муса Җәлил. Без аның туган авылы Мостафа авылында, Җәлил музеенда булдык,"- диештеләр. "Ә кем соң ул Муса Җәлил?"- дип сорыйм үзләреннән. "Казанда аңа һәйкәл куйганнар. Ул герой-шагыйрь. Әсирлектә булганда да туган илен, халкын яратуы турында шигырьләр язган", - дигән җавап ишеттем. "Ә менә Габдулла Тукай! - дип кулын чәбәкләде тагын бер оныгым. - Без аның "Су анасы"н, "Шүрәле"сен рус телендә дә, татар телендә дә укыдык инде." Китапханәче кызлар балаларны елмаеп тыңлап тордылар да:"Сез Татарстаннан читтә яшәсәгез дә татар халкының язучы, шагыйрьләре турында күп беләсез икән инде. Ә хәзер китап укыйсыгыз киләме, яки 3D мультфильм күрсәтикме?"- дип сорадылар. Балалар мультфильмны сайладылар. 3D фильм, клип, мультфильмнарны бушка, көннең теләсә кайсы вакытында күрсәтәләр икән китапханәдә. Һәрберебез махсус кара күзлекләр киеп, 3D эффекты белән мултьфильм карап, вакытның үткәнен сизми дә калдык. Без үзебезгә булган игътибардан һәм мультфильмнан алган тәэсирләрдән күңелебез булып, кызларга рәхмәт әйтеп, яңадан Боз сараена легендар хоккейчы белән очрашуга киттек.

Суфия МОСТАФИНА, Янсыбы авылы

Фото: http://i12.ltalk.ru/49/26/362649/75/10206975/63b.jpeg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X