14 июль 2018 яңалыклары
-
Фото: Кәркәүчтә авыл бәйрәме булып узды
Бәйрәм җырга,моңга,биюләргә үрелеп барды."Тынгысыз йөрәкләр" ансамбленең җырларын, "Сылукай"бию ансамбле кызларының дәртле биюләрен авыл халкы җылы алкошларга күмде
-
Яман шешне кисәтү чаралары
Галимнәр дә яман шеш проблемасы өстендә аз баш ватмый. Шул нигездә заман медицинасы сәламәт яшәү рәвеше ярдәмендә яман шешне кисәтү чаралары исемлеген төзегән. Аларны сезнең игътибарга җиткерәбез.
-
Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме гөрли
Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме гөрли. Быел ул 19нчы тапкыр уздырыла. Чараның максаты – керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен, гореф-гадәт, йолаларын үстерү һәм саклау.
-
Юл кырыена төшеп киткән җиңел машинада ике бала һәм автоледи зыян күргән
“Хонда” җиңел машинасы юлда чыгынтыга менгән. 25 яшьлек автоледи идарәне югалткан һәм юл кырыена төшеп киткән. Автомобиль әйләнгән.
-
Фото: Кукмараның “Нараткай” лагеренда – “урак өсте”
Быел лагерьда 5 сменада 425 бала ял итәчәк
-
Якташыбыз Мәүлит Минегалиев: "Әфган юллары истән чыкмый"
Әфган сугышында булган ир-егетләр бу хакта исләренә төшерергә яратмыйлар. Әрнүле күңел яраларын кузгатырга теләмиләр, күрәсең. Купка авылында туып-үсеп, утлы Әфган юлларын кичкән, гаиләсе белән Казанда гомер итүче якташыбыз Мәүлит Минегалиевның да әлеге сугыш турында сораштыра башлавыма дулкынлануы тавышына ук чыкты
-
Кукмара полиция хезмәткәрләре ике айлык командировкадан кайтты
Алар футбол буенча Дөнья Чемпионаты FIFA-2018 уеннарына әзерлек барышында, шулай ук үткәрелгән вакытта җәмәгать урыннарында тәртип һәм куркынычсызлыкны саклауда катнаштылар.
-
Җәй авыл халкы өчен - печән өсте
Хәзер иртән авыл кешесен кошлар сайравы түгел, печәнчапкыч гөрелтесе уята торган вакытлар җитте. Җитте генә түгел, быел яз салкын килү сәбәпле, үләннәрнең күтәрелеп китә алмавы нәтиҗәсендә 15-20 көнгә соңарды да әле. Ашатырга печән-саламың, ашлыгың булса, терлек асрауның берние юк, дип әйтүчеләргә авыргарак туры килер, ахрысы. Абзарында 3-4 малы булган хуҗалар: “Быел печәнне узган елның яртысы күләмендә дә әзерләп булмады, яңгырлар яумаса, икенче катының да җитешүе икеле”, - дип уфтандылар. “Вахитов” җәмгыятендә хезмәт куючыларның исә бар өметләре - хуҗалыкта. Шушы арада печән өләшергә тиешләр, диделәр.