Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Җәй авыл халкы өчен - печән өсте

Хәзер иртән авыл кешесен кошлар сайравы түгел, печәнчапкыч гөрелтесе уята торган вакытлар җитте. Җитте генә түгел, быел яз салкын килү сәбәпле, үләннәрнең күтәрелеп китә алмавы нәтиҗәсендә 15-20 көнгә соңарды да әле. Ашатырга печән-саламың, ашлыгың булса, терлек асрауның берние юк, дип әйтүчеләргә авыргарак туры килер, ахрысы. Абзарында 3-4 малы булган хуҗалар: “Быел печәнне узган елның яртысы күләмендә дә әзерләп булмады, яңгырлар яумаса, икенче катының да җитешүе икеле”, - дип уфтандылар. “Вахитов” җәмгыятендә хезмәт куючыларның исә бар өметләре - хуҗалыкта. Шушы арада печән өләшергә тиешләр, диделәр.

Хәзер элекеге шикелле чалгы белән “чыж да чыж” селтәнә-селтәнә тирләп-пешеп печән чабулар артта калып бара.Чалгы урынына уңайлы, җайлы печән чапкычлар барлыкка килде. Чабар җир тапсаң - рәхәтләнеп чап кына. Якын-тирә авыл кешеләреннән еш кына Тырышның, ичмасам, урманы бар, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Урманы булгач, печәне бар, дип әйтүләре инде. Безнең якларда да печән чабар урыннар бетеп килә: болыннарга агачлар утырттылар, үзәнлектә көтү йөри.

Яшь чакта Тырыш авылында яшәмәсәм дә, урманнан печән чабу миңа да эләкте. Иртәнге сәгать өчтә, тын урманны яңгыратып, “чың-чың” китереп чалгы кайраулары үзе бер сәнгать булган икән. Ул вакытта хисләнеп торырга вакыт булмагандыр шул. Утыру түгел, басып ял итеп тә булмый: черкиләр синең туктаганыңны гына көтеп торалар да шул арада сарып алалар. Аларны куркыта торган кремнар, сиптергеч балоннар да булмагандыр инде. Чөнки берәр өлеш чистартылмаган көнбагыш мае, шампунь, аш серкәсе кушып үзебез ясый идек.

Ике-өч ел чалгы белән болыннарны иңләргә туры килде әле миңа. Үлән чапканда чалгыңның уңайлы булуы, үзеңнең буеңа туры килүе дә мөһим икән бит. Ә мин кыска саплы чалгы җиңел, рәхәт дип гел шуны алып бара идем. Ун метр ара китүгә хәлдән таям. Ярым бөгелеп эшләү билгә тия, тураебрак бассаң, печән өстән чабыла. Тырышка килен булып тљшкәч, бәрәңге сабагы чапканда гына шуның асылына төшендем. Кара әле, минәйтәм, озын саплы чалгы белән чабу күпкә җиңелрәк икән бит. Иелеп эшләмәгәч, бил дә авыртмый. Билгеле, үзәккә үткән эт эчәгесе дигән үлән булмаса. Хәер, хәзер бәрәңге сабагын да чалгы белән чабып азапланмыйлар. Йә трактор кертә, йә үзе печән чабу җайланмасы,  ягьни триммер белән ярты көндә йөреп чыга. Шул триммер дигән җайланманы ник баштарак уйлап тапмадылар икән? Печән чабар урыннар – посадка, болыннар булган заманда ук, диюем.

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk