Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз Мәүлит Минегалиев: "Әфган юллары истән чыкмый"

Әфган сугышында булган ир-егетләр бу хакта исләренә төшерергә яратмыйлар. Әрнүле күңел яраларын кузгатырга теләмиләр,  күрәсең. Купка авылында туып-үсеп, утлы Әфган юлларын кичкән, гаиләсе белән Казанда гомер итүче якташыбыз Мәүлит Минегалиевның да әлеге сугыш турында сораштыра  башлавыма дулкынлануы тавышына ук чыкты

- Мәүлит әфәнде, утыз елдан артык вакыт үтсә дә, андагы мәхшәр онытылмыйдыр?

- Әйе, әйтерсең, әле генә армия сафларына алынган кебек.1983 елның язы иде бу. Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә хәрби әзерлек узганнан соң,  май азагында бер төркем солдатлар белән Әфганстанга җибәрделәр. Самолет белән илнең башкаласы Кабулга килеп төштек. Кояшлы, бик эссе көн иде. Соңрак булган ком бураны да истә, күзләргә, авызга тулып, колакларга кереп беткән иде. Безне шәһәрнең Теплый Стан районында урнашкан 58нче автомобиль бригадасына билгеләделәр. Миңа КамАЗ машинасын йөртергә, Хайратон шәһәреннән төрле йөкләр, казармалар төзү өчен төзелеш материаллары ташырга туры килде. Ара ерак: ике көн буе барып, ике көн кайтасы. Иллеләп рейс ясаганмындыр шулай. Тау сырты буйлап  дүрт чакрым биеклектә салынган  юл һәм Саланг тоннеле аша үтү аеруча хәвефле иде. Юкка гына “Тормыш юлы” дип атамыйлар иде аны. Колоннабызга көтмәгәндә һөҗүмнәр булып, күпме гомерләр өзелде. Әле дә күз алдымда: пуля, бер кабинаны тишеп кереп, иптәшебезнең аркасы аша йөрәгенә үк кадалган. Артында утырган әфган егетенең “эше” түгелме икән дигән шик тә булды, чөнки аның дошман яклы булуы ихтимал иде.

- Сез яралыларга ярдәм дә күрсәткәнсез икән...

- Әйе, аларның газапларына битараф кала алмадым, яраларын бәйләргә ашыга идем, мәктәптә хәрби әзерлек дәресләрендә алган күнекмәләр ярап куйды. Шуннан соң мине санитар УАЗ машинасына санинструктор итеп күчерделәр. Төрле җәрәхәтләрне күрдем. Әфганстанның табигате кырыс, шунлыктан егетләрнең аякларында эренле яралар да була иде, аларны да дәваладым. Ике ел хезмәт иткәннән соң, килешү (контракт) төзеп, янәдән ике елга калдым.

- Исән-сау котылдым, дип сөенеп кайтырга ашыкмагансыз икән. Һәлак булуым бар дигән уй килмәдемени?

- Бертуган абыем хәрби кеше, офицер иде, ул да киңәш итте, үзем дә бу мәсьәләгә фәлсәфи яктан карадым: тәкъдирең җитсә, кайда да үләсең. Шулай итеп, русча әйтсәк, медбрат булып  хезмәт куюымны дәвам иттем. Армиядән кайткач, шушы юлдан китеп, Казан медицина училищесына укырга кердем, теш технигы белгечлеге алдым. Янәдән хәрби комиссариатка юнәлдем, гадәтләнгәнчә, хәрби частьта эшләргә теләдем. Илдә болгавыр үзгәртеп корулар чоры башланган, шунлыктан җәмгыятьтә үз урыныңны табу кыен иде бит. Мине Венгриягә җибәрделәр, моны әтием Вђгыйз да хуплады: “Синең кебек егетләр чит илдә эшләп кайта”, - диде. Венгриядә артиллерия полкына санинструктор итеп кабул ителдем, теш табибы булмаганлыктан, медсанбатта укытып, миңа шул вазыйфаны йөкләделәр. Туксанынчы елларда Германиягә күчеп, госпитальдә дүрт ел хезмәт куйдым, аннан соң медпункт мөдире, фельдшер  эшен дә башкардым. Ә инде безнең гаскәрләр Германиядән чыгарылып беткәндә, миңа да кайтырга туры килде. Казанда артиллерия училищесында фельдшер булып эшләп, ташламалы пенсиягә чыктым.

- Әфганда һәлак булган авылдашыгыз Наил Латыйпов белән сугышта бергә булырга туры килмәдеме?

- Юк, Наил миннән бер яшькә олырак, шуңа күрә армиягә иртәрәк алынды. Ул минем якын дустым иде: бергә уйнап, мәктәптә укып, дәресләрне бергә әзерләп үстек. Аның үлем хәбәрен ишетү бик авыр булды. Авылдагы төп йортка, олы абыем гаиләсенә  кайткан саен, зиратка кереп, дустымның һәм әти-әниемнең рухларына дога кылам. Сүз уңаеннан: районыбыздан Әфганда һәлак булган дүрт егетнең исемнәрен, Кукмара урамнарына биреп, мәңгеләштерү күздә тотыла. Туембаштагы әфганчы, район сугыш инвалидлары оешмасы рәисе Рәшит Шакирҗанов  әлеге һәм кайткач вафат булган иптәшләребез истәлегенә мемориаль такталар куюны оештырды.

- Аңлавымча, Әфган – сезнең гомерлек йөрәк ярасы. Сез Казанның Совет районында әфганчыларның иҗтимагый оешмасын да җитәклисез икән.

- Әйе, миңа мөрәҗәгать иткән ветераннарга ярдәм итәргә тырышам. Шулай ук мәктәпләрдә патриотик тәрбия алып барабыз, укучыларга сугыш вакыйгалары турында сөйлибез.

- Әфган сугышында катнашкан райондашларыбыз турында, аларның истәлекләрен барлап, китап бастырып чыгарырга җыенасыз икән. Бик кирәкле, изге эшкә тотынгансыз. Китап кайчан дөнья күрәчәк?

- Әйе, ул сугышта күпме яшь гомерләр киселде, күпмесе яраланды, исән кайтканнары да авыр истәлекләр белән яшидер. Менә шуларның барысын тарихка кертеп калдыру өстендә эшлибез. Текстларны үзе дә Әфганда булган Туембаш ир-егете Фәрит Вәлиев редакцияли. Хәзерге вакытта китапның караламасы Кукмара туган якны өйрәнү музеена куелды. Әлеге тупланма Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгына дөнья күрер, дип ышанам.

- Гаилә хәлегез турында берничә сүз...

- Тормыш иптәшем Илмира белән шатлык-борчуларыбыз уртак. Минем белән бергә Германиядә дә булырга туры килде аңа. Ике кыз, бер ул үстердек. Улыбыз Илфат Читада хезмәт итә, өч югары белемле, хәрби хезмәттә калырга исәбе бар.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Игелекле эшләрегездә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев