Фото: Кәркәүчтә авыл бәйрәме булып узды
Бәйрәм җырга,моңга,биюләргә үрелеп барды."Тынгысыз йөрәкләр" ансамбленең җырларын, "Сылукай"бию ансамбле кызларының дәртле биюләрен авыл халкы җылы алкошларга күмде
Шушы көннәрдә Кәркәүч авылында "Авылымның моңлы киче" дигән авыл бәйрәме булып узды. Бәйрәм җырга,моңга,биюләргә үрелеп барды."Тынгысыз йөрәкләр" ансамбленең җырларын, "Сылукай"бию ансамбле кызларының дәртле биюләрен авыл халкы җылы алкошларга күмде.Тат-Тулба авылыннан кунакка килгән Ландыш Газизуллина җырларын халык бик яратып тыңлады. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте,өздереп татарча көйгә һәммәседә биеде,кечкенә балаларда читтә калмады.Бәйрәм чарасы бик күңелле үтте.Халык канәгать калып өйләренә таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев