Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмараның “Нараткай” лагеренда – “урак өсте”

Быел лагерьда 5 сменада 425 бала ял итәчәк

Июнь аенда 26 мәктәп яны лагере 1040 укучыны кабул итте. 21 көн дәвамында көндез ял итүгә исәпләнелгән әлеге лагерьлар спорт-сәламәтләндерү, сәнгать-эстетика, экология-биология, хәрби-патриотик, туристлык-төбәкне өйрәнү юнәлешләрендә эшләде. Зур Кукмара һәм Сәрдекбаш мәктәпләренең хезмәт һәм ял лагерьларында барлыгы 50 бала,  күңелле ял белән беррәттән, хезмәт күнекмәләре  дә алды.

 Камышлы урманы буенда урнашкан “Нараткай” сәламәтләндерү лагере табигатенең матурлыгы, сихәтле саф һавасы белән үзенә дәшеп тора кебек. Лагерь директоры Әмир Хәкимуллин  әле май аенда ук:

- Быел 5 сменада 425 бала ял итәчәк, ягъни узган елга караганда 100 балага артыграк дигән сүз, - дип белдергән иде.

Иң элек балалар яшисе өйләрдә дезинфекция эшләре үткәрелгән, урман буе тычканнарга һәм урман бете - талпанга каршы эшкәртелгән. Сменалар арасында да эшкәртү үткәрелә, эшнең нәтиҗәсе дә тикшерелеп тора икән. Бу хакта “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Саба филиалының Кукмара бүлеге җитәкчесе Ринат Сабирҗановтан белдек.

Язма әзерләнгәндә “Нараткай”да икенче смена башланган иде инде.

- Төрле мәктәпләрдә укучы, төрле милләт балалары җыелган бу сменаны “Милли калейдоскоп” дип атадык. 85 бала арасында 60ы - биредә беренче тапкыр. Яшь үзенчәлекләренә карап, аларны 3 отрядка бүлдек. Бер өйдә 8-9 бала тора, анда урнаштырганда да яшьләре исәпкә алынды, - дип сөйләде смена җитәкчесе Эльвира Мусина. - Көн режимы төгәл үтәлә: балалар иртәнге сәгать  сигездә йокыдан торалар, кичке 10да яталар. Көнгә 5 тапкыр ашату каралган, ризыклар туклыклы, витаминнарга бай. Төрле чараларда, уеннарда катнашудан тыш, янгын күзәтчелеге бүлеге, үзәк китапханә, Халыклар дуслыгы йорты һәм башка оешмалардан килгән белгечләрне дә кызыксынып тыңлыйлар. Ял итү өчен буш вакытлары да кала.

Педагог-оештыручы Римма Мингалиеваның әйтүенә караганда, лагерьда татар, удмурт мәдәнияте көннәре үткәрелеп, шуңа бәйле спорт чаралары, дискотекалар да оештырылган. Дөнья халыклары фестивале дә күңелле узган. “Мин татарча сөйләшәм” уеннарында да балалар теләп катнашкан.

- Улым Радимны әлеге лагерьга куркып  кына җибәргән идем, кечкенә бит әле ул, 8 яшьлек кенә. Елап та алдым әле. Түзмәдем, беренче көнне үк күрергә бардым, - дип кичерешләре белән уртаклашты Кукмарадан Миләүшә Яковлева. –  Капка янына чакырып китерделәр үзен. Миңа монда бик ошый, әни, диде дә, ашханәгә йөгерде: ашау вакыты икән. Юкка борчылганмын, мин әйтәм. Көн саен шалтыратып, ниләр булганын сөйли. “Әни, футбол буенча беренче урынны алдык”, “Әни, рәсем конкурсында миңа икенче урын бирделәр”, “Бүген безгә ЮХИДИдан килделәр” дип. Яшенле яңгыр яуган кичтә тагын бик кайгырган идем, яннарында смена җитәкчесе, вожатыйлар булган, шунлыктан балалар курыкмаган.

“Нараткай”да ял итүче Тимур Липатовның әнисе Айгөл ханым да канәгать:

Улым күппрофильле лицейда укый, быел өченче сыйныфка барачак. Боз сараена йөреп, хоккей белән  шөгыльләнә, “Зилант” спорт мәктәбендәге бассейнга да йөри. Лагерьда спорт сөюче иптәшләрен дә очраткан, шуңа күрә аның өчен күңелем тыныч, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk