11 июль 2016 яңалыклары
-
Кыйнау, караклык, алимент түләмәүнең кайбер төрләре җинаять булып саналмый
Россия Президенты Владимир Путин кыйнау, алимент түләмәү, урлау һәм мошенниклыкның кайбер төрләрен административ хокук бозуга кертү турындагы законны имзалады. Хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән закон 21 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан хупланды һәм 29 июньдә Федерация Советы тарафыннан расланды. Кыйнау беренче тапкыр кылынган очракта, ул РФ Җинаять кодексы буенча каралмый,...
-
Кукмарада 1991 елгы егеткә пычак белән кадаганнар
Әлеге хәл поселокның Гафиятуллин урамындагы күпкатлы йортларның берсе янында була. -Полициянең дежур частенә бу хакта хәбәр 10 июль көнне, төнге сәгать уникенче яртылар тирәсендә керде, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Бүлекнең оператив эзләү төркеме хезмәткәрләре тиз арада урынга чыктылар. 1991 елгы егеткә пычак белән кадаган...
-
Полиция Күкшел авылы янындагы АЗСтан 300 мең сум акча урлаучының эзенә төшкән
9 июльдә, төнге сәгать уннар тирәсендә, билгесез зат Вятка Аланы-Малмыж юлының 21 чакрымында, Күкшел авылы янында урнашкан ягулык салу станциясеннән зур суммада акча урлый. -Бу хакта хәбәр полициянең дежур частенә төнге сәгать унберенче яртыларда керде, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Оператор, 1989 елгы ир-егетнең сөйләвенә...
-
200 һәм 2000 сумлыкларда Казан күренеше булырга мөмкин. Кукмаралылар, тавыш бирүдә актив катнашыйк!
Әлегә 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына нәрсә төшереләсе билгеле түгел. Ләкин моны Россия халкы үзе хәл итәчәк. Шунысы мөһим: Казаныбыз да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен татарстанлыларга тырышырга гына кирәк. Яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурсны Россия Үзәк банкы игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда...
-
Татарстанда бакалы яңгыр яуган (ФОТО)
"Бүген төнлә Шөгердә бакалы яңгыр яуган ахры, ишегалды буйлап кечкенә бакалар сикерешә", - ди язганнар социаль челтәрдәге "Мин Шөгерне яратам" төркемендә. Бу хакта Лениногорск районының "Заман сулышы" газетасы хәбәр итә. Бу яңалыкны хәбәр итүчеләр башка кызыклы мәгълүматларны да җиткерә. 1954 елда бакалы яңгыр Англиядәге Бирмингем шәһәрендә яуган. 1973 елда Франциядә,...
-
Шепшеңәрдә авыл җыены гөрләде (фото)
Яңгыр явуга да карамастан, 9 июльдә Шепшеңәрдә авыл җыены гөрләп узды! Авылдашлар бер-берсен сагынышып, балачак, яшьлек елларын искә алдылар, күңел ачтылар, ярышларда катнашып, иганәче авылдашларыбызның бүләкләренә ия булдылар! Нырты авылыннан килгән артистларыбыз безнең күңелләрне күтәрде. Концертны Гөлнур Иванова алып барды. Җырчыларыбыз - Гатин Ильяс, Иванова Юлия, Мирзагаянова Гөлнара; җырчы, тавыш...
-
Иртәгә Түбән Чура авылында Питрау бәйрәме була
12 июльдә Түбән Чура авылында Питрау Сабан туе үткәрелә. Бәйрәмнең тантаналы өлеше 19.00 сәгатьтә башланачак. Программада: зур концерт, уеннар, салют. Сабантуйга рәхим итегез.
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районыбызда алты пар язылышкан
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районыбызда алты пар үзенең никахларын теркәгән. Бәйрәм уңаеннан Түбән Комар авылында яшәүче, 45 ел бергә гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстергән Туктан һәм Николай Очаевларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләре тапшырылган.
-
Зур Сәрдектә Үзәк урамның өч буын кешеләре очрашкан (фотолар)
Зур Сәрдекнең Үзәк урамының алты йортлы бер тыкрыгыннан үсеп таралган өч буын кешеләренең очрашу бәйрәме уздырылды, дип яза http://vk.com/kukmortatarstan төркеме. Очрашуга җитмешкә якын кеше килде. Спорт уеннары, балык тоту, көймәдә йөзү, биюләр - Сәрдек елгасы плотинасы ярында барысы да гөр килде.Табаларда коймаклар кызарып пеште, самавыр чәйләре, зур казанда пешкән дәмләмә...
-
Кукмараның спортчы егетләре Киров өлкәсеннән җиңү белән кайтты
Киров өлкәсендә экстремаль спорт төре - кабельле вейкбординг буенча ачык чемпионат узды. Анда районыбызның "Миром" командасы спортчылары Марат Гыйләҗев, Артур Мөхәмәдов, Антон Ореховлар катнашты. AMATEURS категориясендә Марат - беренче, Антон икенче урыннарны алдылар, Артур бәйгенең финалына үтте. фото: http://vk.com/kukmortatarstan
-
Печән өсте (шигырь)
Печәннәргә инде төшкәннәрдер, Өлгергәндер җиләк урманда. Һәр мизгеле искә төшә икән, Сагынудан күңел тулганда. Кайтам әле, кайтам туган якка, Сагындым мин печән исләрен. Печәнлеккә сөяп кенә куйган Минем чалгым әле исәндер. Үлән арасында җир җиләге, Кояш нурларында кызарган. Җиләк исе генә киләдер күк Печән җыйган чибәр кызлардан. Иң күңелле чак...