9 апрель 2016 яңалыклары
-
ОСАГО түләү буенча белешмәләр законга туры килмәгән...
Машина йөртүче юлга кузгалса, ОСАГО таләп ителүен һәркем белә. Тик иминиятләштерү ширкәтләренең аның буенча түләүләрне каплаганда законга каршы баруын халык белмидер дә әле... Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсе эшендә хилафлыклар ачыкланган: әлеге оешма монополиягә каршы законнарны бозган. Аерым алганда, махсус белешмә китапчыклары хаталар белән бастырылган. Аңлатып үтик: әлеге белешмәләрдә запас частьләр,...
-
Сергей Лазарев сәхнәдә аңын җуеп егылган
Россия җырчысы Сергей Лазарев Санкт-Петербургта барган концертында аңын югалтып егылган. Life78 хәбәр итүенчә, тамашачыга рәхмәт сүзләрен җиткергәндә, ул кинәт туктап калган, аннары башы әйләнеп ауган. Халык исә нәрсә булганын тиз генә аңлап та җиткермәгән. Сәхнә идәнендә яткан артистны алкышларга күмгән алар. Аннары Лазаревны сәхнә артына алып кереп киткәннәр. Әлегә артистның...
-
Сак булыгыз! Һава торышы бозыла...
10 апрель көнне Татарстанда һава торышы бозыла. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Алар китергән мәгълүматларга караганда, 10 апрель көнне республикада иртәнге 5.00 дән алып кичке 18.00 гә кадәр көчле җил күзәтеләчәк. Урыны-урыны белән аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/56266-sak-bulyigyiz-һava-toryishyi-bozyila.html
-
5 яшьлек бала инешкә егылып төшеп агып киткән
Ел саен республикада язгы ташу, боз китү вакытында сулыкларда кеше бату очраклары теркәлә. Мондый аяныч хәлләр, нигездә, яр буйларына якын бару, саксызлык һәм балаларны игътибарсыз калдыру аркасында килеп чыга. 8 апрель көнне Югары Ослан районының Ямбулат авыл җирлегендә булган хәл тетрәндереп җибәрде. Көндезге 14.00 сәгатьтә 5 яшьлек ир бала ике...
-
Эш бирүчеләр игътибарына!
Мәшгульлек үзәге исегезгә төшерә: -эш бирүчеләр "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында"гы 19.04.1991 елгы 1032-1 санлы законның 25 маддәсенең 3 пункты нигезендә буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәшгульлек үзәгенә ай саен 28енә кадәр тулы һәм дөрес мәгълүмат бирергә, -Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларга инвалидларны эшкә...
-
Мәктәпләрдә гаилә тормышы нигезләре буенча белем бирә башлыйлар
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрнең укыту программасына Бердәм дәрес кертмәкче була. Ул һәр ел саен укытылачак. Бердәм дәрес "Гаилә һәм Ватан минем тормышта" дип аталачак. Ул Халыкара гаилә көненә багышлап кертелә. Министрлык тарафыннан ассызыкланганча, бүгенге җәмгыятьнең иң мөһим проблемалары булып, әти-әниләрнең балаларын тәрбияләү, белем бирү һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыгы...
-
Кукмара агапр көллияте студентлары “Без - бәхетле буын-2016” фестиваленең зона этабында катнашты
Чаллы шәһәрендә республика көллиятләрендә, училище-техникумнарында белем алучылар арасында "Без - бәхетле буын-2016" фестиваленең зона этабы узды. Өченче тапкыр үткәрелүче иҗат бәйгесе быел һөнәри-техник белем бирүнең 75 еллыгына багышланган иде. Бәйгедә Кукмара аграр көллияте студентлары да чыгыш ясады. Конкурс шартлары буенча 20-25 минутлык программада вокал, хореография, театр, оригиналь жанр номерлары булырга...
-
Татарстанның 263 кешесе язмышын чит ил гражданы белән бәйләгән
Быелның беренче өч аенда Татарстанда 4260 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгән. Республикада өйләнешүчеләр саны узган елның беренче кварталына караганда 360 парга кимрәк булган. Шунысы игътибарга лаек: Татарстанда һәр бишенче төзелгән гаилә - катнаш милләтле. Өч айда барлыгы 784 шундый гаилә барлыкка килгән. Бу - 18 % дигән сүз. Шунысын да...
-
Алабуга районыбыз ветераннарында якты хәтирәләр калдырган
Алабуга - борынгы сәүдәгәрләр шәһәре, ул тарихи музей-тыюлыкларга бик бай. Без - районыбызның бер төркем ветераннары да Алабугада булып, музейлардагы экспонатлар белән танышып, үзебезгә рухи азык алып кайттык. Шәһәрнең экскурсоводы - фәнни хезмәткәр Гөлшат Гайфуллина безне бик күп кызыклы материаллар, истәлекләр белән таныштырды. Беренче сәяхәтебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган...
-
Кайчан бетәр бу чүп-чар? (Фото)
Көннәр җылытып, карлар эри башлау белән әйләнә-тирәбез, кыш буена калын кар юрганы астында күренмичә, "яшеренеп" яткан чүп-чар белән тула. Тукталыш, кайбер кибетләр янында, юл читләрендә ниләр генә очратмыйсың: дистәләрчә ел дәвамында да череми торган пластик шешә, стаканнар, чүп тутырылган капчыклар дисеңме... хәтта хайван, кош-корт үләксәләренә кадәр бар. Мондый шапшаклык беребезне...
-
Кукмараның җырчы кызлары республикакүләм фестиваль-конкурста катнашты
Яр Чаллыда чит телдә башкаручы аерым җырчылар катнашында республикакүләм фестиваль-конкурс узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Азалия Сәфәргалиева - икенче, ә Альбина Сәфәргалиева өченче дәрәҗә лауреатлар булдылар.