Кукмара агапр көллияте студентлары “Без - бәхетле буын-2016” фестиваленең зона этабында катнашты
Чаллы шәһәрендә республика көллиятләрендә, училище-техникумнарында белем алучылар арасында "Без - бәхетле буын-2016" фестиваленең зона этабы узды. Өченче тапкыр үткәрелүче иҗат бәйгесе быел һөнәри-техник белем бирүнең 75 еллыгына багышланган иде. Бәйгедә Кукмара аграр көллияте студентлары да чыгыш ясады. Конкурс шартлары буенча 20-25 минутлык программада вокал, хореография, театр, оригиналь жанр номерлары булырга...
Чаллы шәһәрендә республика көллиятләрендә, училище-техникумнарында белем алучылар арасында "Без - бәхетле буын-2016" фестиваленең зона этабы узды. Өченче тапкыр үткәрелүче иҗат бәйгесе быел һөнәри-техник белем бирүнең 75 еллыгына багышланган иде. Бәйгедә Кукмара аграр көллияте студентлары да чыгыш ясады.
Конкурс шартлары буенча 20-25 минутлык программада вокал, хореография, театр, оригиналь жанр номерлары булырга тиеш. Арт-профи һәм һөнәри-техник белем бирүгә багышланган күргәзмә юнәлешләренә аерым бәя бирелә. Күргәзмәдә көллиятебез тарихына багышланган, "Кар десанты" эзләнү отрядының эшчәнлеген чагылдыручы стендлар, кул эшләре, студентлар тарафыннан уйлап табылган төрле модельләр һәм камыр ризыклары урын алган иде. Кунаклар бигрәк тә көллиятебез гербы формасында ясалган тортны гаҗәпләнеп карады.
Бәйгенең икенче өлешендә исә укытучылар һәм укучылар белән берлектә әзерләнгән җырлы-биюле тамашада без Янил авылында төзелгән беренче МТСлар, авыр сугыш еллары, зур төзелешләр һәм күтәрелешләр белән истә калган 60нчы еллар һәм һәрвакыт заман белән бергә атлаучы хәзерге көллият тормышын тамашачыга җиткерергә тырыштык. Халык җырларыннан попурри, "Уракчы кыз" җыры, лирик биюе, аерым җырчыларыбызның чыгышы, яшьләр маршы, флешмоб һәм һөнәрләр модасы, алып баручыларыбызның сәхнәдә үзләрен ничек тотулары залда утыручыларны да, жюрины да таң калдырды.
Алмазия СӨЛӘЙМАНОВА, Кукмара аграр көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев