Кайчан бетәр бу чүп-чар? (Фото)
Көннәр җылытып, карлар эри башлау белән әйләнә-тирәбез, кыш буена калын кар юрганы астында күренмичә, "яшеренеп" яткан чүп-чар белән тула. Тукталыш, кайбер кибетләр янында, юл читләрендә ниләр генә очратмыйсың: дистәләрчә ел дәвамында да череми торган пластик шешә, стаканнар, чүп тутырылган капчыклар дисеңме... хәтта хайван, кош-корт үләксәләренә кадәр бар. Мондый шапшаклык беребезне...
Көннәр җылытып, карлар эри башлау белән әйләнә-тирәбез, кыш буена калын кар юрганы астында күренмичә, "яшеренеп" яткан чүп-чар белән тула. Тукталыш, кайбер кибетләр янында, юл читләрендә ниләр генә очратмыйсың: дистәләрчә ел дәвамында да череми торган пластик шешә, стаканнар, чүп тутырылган капчыклар дисеңме... хәтта хайван, кош-корт үләксәләренә кадәр бар. Мондый шапшаклык беребезне дә бизәми. Шуңа күрә бердәм рәвештә Татарстанда игълан ителгән санитар-экологик чистарту икеайлыгына җиң сызганып кушылырга, кулга көрәк-тырма алып эшкә керешергә кирәк!
-Күпме генә аңлату эшләре алып баруга, административ чаралар күрүгә карамастан, район халкын теләсә кая чүп ташламаска, үзләре артыннан чистартып, җыештырып китәргә өйрәтә алмыйбыз, - ди поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин. - Быелгы экологик икеайлык кысаларында төп игътибар йорт-кура тирәләрен, күпкатлы йортларның ишегалларын, су саклау зоналарын, паркларны тәртипкә китерүгә, законсыз рәвештә хасил булган чүплекләрне ачыклауга, юлларны төзекләндерүгә юнәлдереләчәк. Поселок урамнарының барысы да оешма-предприятиеләргә бүлеп бирелде. Әмма район халкы да: "Безнең тирәгә кайчан килеп тәртип ясарлар икән?", - дип көтеп утырмасын, әйләнә-тирәне төзекләндерүгә үз өлешен кертсен иде.
Юллар мәсьәләсе - бүгенге көн кадагында булган иң мөһим проблемаларның берсе. Республика порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасына кукмаралылардан җиткерелгән 22 хәбәр дә юллар төзелеше белән бәйле. Бүгенге көндә шикаятьләрнең өчесе буенча эш бара, 10сы буенча эш планлаштырылган, ә сигезе инде хәл ителгән. Поселок башкарма комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, тиздән урамнардагы чокырлы урыннарны ремонтлау эшенә керешәчәкләр, шулай ук җәяүлеләр юлына да "зебра"лар ясалачак.
Райнур Нотфуллин кайбер шәхси эшмәкәрләрне "чеметеп", аларны тәнкыйть утына тотты. Объектларга керү юллары, ишегалларының торышы өчен милекчеләр үзләре җаваплы бит.
-Поселок үзәгендә урнашкан кунакханә янына язгы-көзге пычраклар вакытында елның-елында якын килерлек түгел. Юл пычрак, өстәвенә әйләнә-тирәсе чүп белән тулган. Югыйсә, күпме кеше үз эшчәнлеген алып бара бит анда! Бергә җыелышып тәртипләп куйсалар, башкаларга гына түгел, үзләренә дә күңелле булыр иде. Кибет тотучылар арасында да ваемсызлар күп. Бина янәшәсенә чәчәк утырту түгел, чәчелеп яткан чүпне дә иелеп алмыйлар, яңгырларда су җыелып торучы чокырларга бераз вак таш салдыру хакында әйтмим дә инде, - ди ул. - Ташландык йортлар да бистәбезне бизәми. Октябрь, Гагарин, Яр буе урамнарында да бар андыйлар. Бу, әлбәттә, йорт хуҗаларының битарафлыгыннан тора. Әйтик, янгыннан калган йортның хәрабәләрен сүтеп, территориясен матур койма белән әйләндереп алырга була. Төзелеш эше бик күп елларга сузылган җир кишәрлекләрендә тигәнәк, чүп үләне үстерү шулай ук бер дә матур күренеш түгел. Әлбәттә, без тәртип урнаштыру юнәлешендә эшлибез. Күпкатлы йортлар янындагы гаражларны, иске сарайларны алу буенча да эш дәвам итәчәк. Шулай ук кәҗәләрен иреккә чыгарып йөртүчеләр, сыер-сарыкларын тиеш булмаган урыннарга арканлаучыларга да таләпләр катгый.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә территорияләрне санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерүдән читтә калырга тиеш түгел. Икеайлык барышында үз хуҗалыгыңны гына түгел, ә юл кырыйлары, урман-парк зоналары, сулык тирәләре, чишмә яннарын, су башняларын, артезиан коеларын чистарту, баганаларны агарту, агач үсентеләре утырту кебек эшләр планга кертелгән. Санкцияләнмәгән урыннардагы чүплекләрне бетерү өстендә дә эшлисе бар.
Узган ел поселок урамнарында, юл читләрендә, күпкатлы йортларның ишегалларында өч меңнән артык агач үсентесе утыртылган иде. Бу эшне быел да дәвам итү күз алдында тотыла.
Район административ комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ләйсән Антонова:
-Территорияне төзекләндерү, карап тоту кагыйдәләре буенча поселокта һәм авыл җирлекләрендә йорт чигеннән тыш киртәләү, чүп калдыкларын яндыру, капка төбенә, тыкрыкларга төзелеш материаллары өю, автомобиль юу, ишегалды корылмалары төзү, әйләнә-тирәне, сулыкларны пычрату, поселок урамнарына терлек, кош-кортларны чыгарып йөртү тыела. Таләпләр үтәлмәгәндә гражданнарга - 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Узган ел административ хокук бозулар турындагы 68 беркетмә каралган, 235 мең сумлык штраф салынган иде. Быелның өч аенда 10 кешегә беркетмә төзелеп, 33 мең сумлык штрафка тартылды.
1 гыйнвардан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республика иҗтимагый экологик кабул итү сервисы эшли. Кайнар линия телефоннары, электрон почта, "Халык контроле" системасы, "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы - болар барысы да халыктан табигатькә зыян салу турындагы хәбәрләрне кабул итә. Кайнар линия телефоны: (843) 267-68-67, электрон почта eco.signal@tatar.ru. Табигать закончалыкларын бозу турындагы фото яисә видеоязмалар белән бергә юлланган оператив хәбәр ияләрен акчалата бүләк көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев