Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алабуга районыбыз ветераннарында якты хәтирәләр калдырган

Алабуга - борынгы сәүдәгәрләр шәһәре, ул тарихи музей-тыюлыкларга бик бай. Без - районыбызның бер төркем ветераннары да Алабугада булып, музейлардагы экспонатлар белән танышып, үзебезгә рухи азык алып кайттык. Шәһәрнең экскурсоводы - фәнни хезмәткәр Гөлшат Гайфуллина безне бик күп кызыклы материаллар, истәлекләр белән таныштырды. Беренче сәяхәтебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган...

Алабуга - борынгы сәүдәгәрләр шәһәре, ул тарихи музей-тыюлыкларга бик бай. Без - районыбызның бер төркем ветераннары да Алабугада булып, музейлардагы экспонатлар белән танышып, үзебезгә рухи азык алып кайттык. Шәһәрнең экскурсоводы - фәнни хезмәткәр Гөлшат Гайфуллина безне бик күп кызыклы материаллар, истәлекләр белән таныштырды. Беренче сәяхәтебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Хәтер музеена булды. Шәһәрнең тарихи, танылган рәссамы Иван Шишкин музейларында да үзебез өчен файдалы бик күп мәгълүмат алдык. "Чертово городище" шәһәрендә фотоларга төштек. Бехтерев исемен йөрткән өяз медицина музеенда булганнан соң, безне - усадьбага алып киттеләр. Биредә якташыбыз - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Вәлитова эшли икән. Ул безне 1812 елгы Ватан һәм атаклы Бородино сугышларында катнашкан герой Надежда Дуровага кагылышлы экспонатлар белән таныштырды.

Гомумән, бу сәяхәт барабызда да зур тәэсирләр, якты хәтирәләр калдырды.

Нурислам ГАЛИЕВ, Зур Кукмара авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев