Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ОСАГО түләү буенча белешмәләр законга туры килмәгән...

Машина йөртүче юлга кузгалса, ОСАГО таләп ителүен һәркем белә. Тик иминиятләштерү ширкәтләренең аның буенча түләүләрне каплаганда законга каршы баруын халык белмидер дә әле... Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсе эшендә хилафлыклар ачыкланган: әлеге оешма монополиягә каршы законнарны бозган. Аерым алганда, махсус белешмә китапчыклары хаталар белән бастырылган. Аңлатып үтик: әлеге белешмәләрдә запас частьләр,...

Машина йөртүче юлга кузгалса, ОСАГО таләп ителүен һәркем белә. Тик иминиятләштерү ширкәтләренең аның буенча түләүләрне каплаганда законга каршы баруын халык белмидер дә әле...

Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсе эшендә хилафлыклар ачыкланган: әлеге оешма монополиягә каршы законнарны бозган. Аерым алганда, махсус белешмә китапчыклары хаталар белән бастырылган. Аңлатып үтик: әлеге белешмәләрдә запас частьләр, материаллар һәм эш сәгатьләре нормаларының уртача бәясенә кагылышлы мәгълүмат теркәлгән.


Әлеге фактлар иминиятләштерү оешмалары тарафыннан ОСАГО килешүләре буенча түләүләрне дөрес түләмәүгә сәбәпче була. Моның турында унлап татарстанлы Монополиягә каршы федераль хезмәтенең республика буенча идарәсенә хәбәр иткән. Исегезгә төшерәбез: быелның февраленнән башлап, федераль хезмәт бу мәсьәләне чишү хокукына ия.

- Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсе белешмәләрне төзегәндә, Россия Федерациясе Үзәк Банкының "Зыян китерелгән транспорт чарасына карата ремонт өчен чыгымнар күләмен билгеләүнең бердәм методикасы турында"гы нигезләмәсе тулысынча үтәлмәгән. Шул сәбәпле, запас частьләрнең, материалларның, эш сәгатьләре нормасының уртача бәясе күпкә арзан булып күрсәтелгән. Бу исә, үз чиратында, ОСАГО буенча түләүләрнең кимүенә китергән, - дип сөйләде журналистларга Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Павел Козел.

Белешмәләр төзегәндә Россиянең 14 икътисади төбәге тикшерелгән. Ләкин монда да бу эшкә бармак аша караганнар. Мисал өчен, халкы миллионнан арткан шәһәрләрдә машина запас частьләре, материаллар сатыла торган 11 кибет тикшерелергә тиеш булган. Ә безнең Идел буе федераль округы буенча барлык бәяләр Тольяттида үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча язылган. Белгәнебезчә, Самара өлкәсендәге бәяләр Татарстанныкыннан шактыйга аерыла.

Бу белешмәләрне чыгару методикасы 2014 елның октябрь аеннан гамәлгә кертелә. Шул вакыттан бирле юл-транспорт һәлакәтенә очраган татарстанлыларга иминият ширкәтләре акчаны күпкә азрак кайтарган булган. Татарстанда запас частьләр, материаллар бәясе каплау өчен, машинаны ремонтлау өчен акча, киресенчә, 1-2 тапкырга артыграк таләп ителгән. Бу белешмәләрдә материал бәясенең базардагы чын бәясеннән 30 процентка түбән булып күрсәтелгән.

Шул сәбәпле, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе тарафыннан Россия автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсенә карата күрсәтмә белдереләчәк. Аның буенча берләшмәләрдә киткән хаталарны өч ай дәвамында төзәтергә, киләчәктә алар законга нигезләнеп төзелергә тиеш.

Федераль хезмәт вәкилләре исә мондый белешмәләрне һәр ярты ел саен алмаштырырга кирәклеген ассызыклый. Татарстанлылар мондый проблема белән очрашса, (8843) 236-89-22 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә ала.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев