5 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Мәмәширдә яңа мәдәният йорты ачылды (+Фото)
Бүген Мәмәшир авылында сөенечле вакыйга булды - яңа мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Әлеге бина үз эченә фельдшер-акушерлык пункты, китапханәне дә ала. Шулай ук авыл җирлеге башлыгының да эш бүлмәсе шунда. Мәмәширлеләрнең шатлыгын район җитәкчесе Сергей Димитриев та уртаклашты. -Мәдәният йортыбыз бик иске, 1936 елда ук салынган иде. Монысы менә...
-
Ленин бакчасы сәнгать сөючеләрне үзенә җыйды (+Фото)
Әдәбият, парк һәм скверлар елы уңаеннан "Ленин бакчасында" да зур чара үтте. "Әдәби-музыкаль ишегалды" сәнгать сөючеләрне үзенә җыйган иде. Анда аерым башкаручыларның музыка инструментларындагы чыгышлары булды, туган ил, табигать турында шигырьләр сөйләнде, язучы Гай Сабитовка багышлап үткәрелгән район конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде. Район җитәкчесе, килгән кунаклар укучыларның чыгышларыннан канәгать калды.
-
Җиңү паркы каршындагы мәйданда халык җыены узды (+Фото)
Парк һәм скверлар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә килүчеләр бер уңайдан халык җыенында да катнаштылар. Анда район җитәкчесе Сергей Димитриев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратниковалар чыгыш ясады.
-
Кукмарада парк һәм скверлар көне узды (+Фото)
Бүген Кукмарада парк һәм скверлар көне узды. Җиңү паркы каршындагы мәйдандагы ярминкәдә мәктәпләр, социаль яклау бүлеге оешмалары, авыл җирлекләре, фермерлар авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим иттеләр. Сәүдә рәтләрендә ни генә юк! Кемдер суган, ә кемдер бәрәңге, кишер-чөгендер сатып ала. Чәчәкле кәбестә, алмаларга да сорау зур иде. Бәяләре дә алай кыйммәт түгел....
-
Кечкенә Зәмирәгә ярдәм кирәк
Авылдашым Әлфиянең кызы Балтач районының Борнак авылына тормышка чыгып яши. Илназ һәм Әнисә Шәмсетдиновлар гаиләсенә авыр сынау килгән. Балаларына 5 яшь, әмма ул мөстәкыйль йөри алмый, башын тотмый, сөйләме дә әлегә юк. Табиблар өметле бала, әмма аны Чехиягә алып барып, берничә курс дәваларга кирәк дип тәкъдим итәләр. "Хезмәт" газетасында басылган...
-
Латыйповлар оныкларының беренче юбилеена әзерләнә
"Ураза вакытында өйдә генә тордык. «Сөям сине» дигән җырга клип төшердек. Уразадан соң Оренбург - Түбән Новгород - Башкортстан - Ульян якларында гастрольдә булдык. Оныгыбызга тиздән 5 яшь тула. Беренче юбилеена әзерләнәбез. Үз йортыбыз белән яшибез. Эш күп. Бакчабызда уңыш мул булды. Чәчәкләр дә бик күп. Йортыбыз гөлбакчага күмелеп утыра",...
-
Чаллыда бер ирнең аяклары өзелгән
Ир уртасына нибары 39 яшь. Ир кичке сменада була. Сәгать уннар тирәсендә эш урынында ул пресска эләгеп, ике аягын да өздерә. Эшчене тиз арада ашыгыч ярдәм хастаханәгә илтә. Аңа бик катлаулы операция ясыйлар. Хәзерге вакытта Чаллының промкомзонасында килеп чыккан бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү бара. http://intertat.ru
-
Кукмараның үзәк мәчетендә имамнар җыены булды
Үзәк мәчеттә районыбыз имамнарының чираттагы җыены узды. Җыенда Корбан гаетен үткәрү мәсьәләләре каралды һәм шулай ук экстремизмга каршы айлыкта үткәрелүче чараларга максатлар куелды.
-
Белем алу – олы бурычыбыз
1 сентябрь илебездә Белем көне буларак билгеләп үтелә. Мөселманнар өчен дә белем алу бик мөһим, иң фазыйләтле гамәлләрдән санала. Гыйлем эстәү ул - Аллаһы Тәгалә безгә йөкләгән фарызларның берседер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: "Адәм баласына бишектән алып, ләхеткә хәтле гыйлем алу фарыз". Шуңа күрә без, ничә яшьтә булуларыбызга карамастан, һәрвакыт...
-
Мәрхәмәтсезлеккә күңел әрни
Әле күптән түгел генә Кукмарабызның 85 еллыгын билгеләп үттек. Бу уңайдан Җиңү паркы каршындагы мәйданда бик матур чаралар гөрләде. Мин дә беренче төркем инвалид булуыма карамастан, авылдан килеп, әлеге тантананы тамаша кылдым. Бик күңелле булды. Тик аннан соң берничә көн вакыт үтсә дә, шунда булган бер вакыйга күңелемә тынгылык бирми....