Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада парк һәм скверлар көне узды (+Фото)

Бүген Кукмарада парк һәм скверлар көне узды. Җиңү паркы каршындагы мәйдандагы ярминкәдә мәктәпләр, социаль яклау бүлеге оешмалары, авыл җирлекләре, фермерлар авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим иттеләр. Сәүдә рәтләрендә ни генә юк! Кемдер суган, ә кемдер бәрәңге, кишер-чөгендер сатып ала. Чәчәкле кәбестә, алмаларга да сорау зур иде. Бәяләре дә алай кыйммәт түгел....

Бүген Кукмарада парк һәм скверлар көне узды. Җиңү паркы каршындагы мәйдандагы ярминкәдә мәктәпләр, социаль яклау бүлеге оешмалары, авыл җирлекләре, фермерлар авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим иттеләр. Сәүдә рәтләрендә ни генә юк! Кемдер суган, ә кемдер бәрәңге, кишер-чөгендер сатып ала. Чәчәкле кәбестә, алмаларга да сорау зур иде. Бәяләре дә алай кыйммәт түгел.

Ярминкәнең барышы белән мөхтәрәм кунагыбыз, якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район җитәкчесе Сергей Димитриев та танышты.

Парк каршында чын мәгънәсендә бәйрәм иде бүген. Балалар бик теләп "Тылсым" һәм "Шәфкать" тернәкләндерү үзәкләре тарафыннан оештырылган мастер-классларда катнаштылар. Үзешчән сәнгать осталары, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең концерт программасы да һәркемнең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk