Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белем алу – олы бурычыбыз

1 сентябрь илебездә Белем көне буларак билгеләп үтелә. Мөселманнар өчен дә белем алу бик мөһим, иң фазыйләтле гамәлләрдән санала. Гыйлем эстәү ул - Аллаһы Тәгалә безгә йөкләгән фарызларның берседер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: "Адәм баласына бишектән алып, ләхеткә хәтле гыйлем алу фарыз". Шуңа күрә без, ничә яшьтә булуларыбызга карамастан, һәрвакыт...

1 сентябрь илебездә Белем көне буларак билгеләп үтелә. Мөселманнар өчен дә белем алу бик мөһим, иң фазыйләтле гамәлләрдән санала. Гыйлем эстәү ул - Аллаһы Тәгалә безгә йөкләгән фарызларның берседер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: "Адәм баласына бишектән алып, ләхеткә хәтле гыйлем алу фарыз". Шуңа күрә без, ничә яшьтә булуларыбызга карамастан, һәрвакыт гыйлем алырга омтылырга тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: "Әгәр кеше, гыйлем алу нияте белән, өеннән чыгып китсә, әйләнеп кайтканчы Аллаһның фәрештәләре, барлык мәхлуклары, хәтта судагы балыклар да, бу кеше өчен хәер-дога кылып торырлар". Бу аеруча дини белем алуга хас. Әгәр гыйлем алу, вәгазь тыңлау, нәрсә дә булса белү нияте белән җомгаларга йөрсәк, Коръән мәҗлесләрендә булсак, йә булмаса, берәр галим янына барсак - бу инде безнең гыйлем эстәвебез булып тора.

Гыйлем ике төрле: дөньяви гыйлем һәм ахирәт гыйлеме. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) безгә шушы ике гыйлемне дә тигез күрергә кушты. Әти-әниләр өстендә булган хакларның да берсе шул: алар баласына дөньяви һәм дини гыйлемне өйрәтергә тиеш. Шулай итеп, дини белем бирү - әти-әни өстендә булган бик мөһим бурыч. Әгәр ата-ана баласына дини гыйлемне бирмәсә, аның Аллаһ каршындагы бер бурычы үтәлмәгән була. Үзе белмәсә, ул башка кешегә барып, баламны намаз укырга өйрәт, дип сорарга тиеш.

Һәр гыйлемнең нигезе - Аллаһны тану. Аллаһы Тәгалә барлык белемнәрнең чыганагы булып тора. Бәндәләр Ул теләгән хәтле генә белә алалар. Галимнәр нинди зур ачышлар ясасалар да, бу - Аллаһның аларга биргән бүләге, һәдиясе. Мәктәпләрдә төрле фәннәргә кагылышлы гыйлемне өйрәтәләр, әмма һәр фәнне тәшкил итүче закончалыкларны, хикмәтле тәртипне урнаштырган Яратучыны, ягъни Аллаһы Тәгаләне танырга өйрәтмиләр. Мисал итеп, бер урындыкны гына алыйк. Без аны күреп торабыз: аягы бар, утыргычы бар, агачтан ясалганын да беләбез, әмма аны кем ясаган - анысын белмибез. Бүгенге фәнне өйрәнүебез дә шуның шикелле. Аллаһ Раббыбыз җирләрне, күкләрне бар итте, анда Үзенең кануннарын урнаштырды. Без шул кануннарны, әйтик, тарту көчен, җирнең кояш тирәли һәм үз күчәрендә әйләнүен, матдәләрнең составын, молекула төзелешләрен һәм башкаларны өйрәнәбез, әмма шуларны юктан бар итүче Аллаһы Тәгалә турында уйламыйбыз, Аны искә төшермибез.

Һавада оча торган кошлар да ике канатлы. Алар бер генә канатлы булсалар, оча алмыйча һәлак булырлар иде. Әгәр без балаларга дөньяви гыйлемне генә бирсәк, алар да рухи мәгънәдә һәлак була. Милләт яшәсен өчен мәгърифәтле, көчле рухлы, намуслы булырга тиеш. Дини гыйлемле кеше дөнья байлыгын да теләсә нинди юл белән тапмас, теләсә нинди җиргә тотмас, ризыкның да теләсә ниндиен ашамас. Дини гыйлемле кеше Аллаһ кушканча гомер кичерә. Коръәни Кәрим белән хәдисләрдә Адәм баласы ничек итеп әхлагын төзәтергә, ничек итеп яшәргә, ничек Аллаһны олугларга тиеш - барысы да күрсәтелгән, бөтенесе бәйнә-бәйнә аңлатылган. Әмма дөнья көтәр өчен бу гына җитми. Шуңа дөньяви гыйлемнәрне өйрәнү дини гыйлемне үзләштерү белән бергә алып барылырга тиеш. Шулай иткәндә һәркем һавада очкан ике канатлы кош мисалындагы кебек күркәм кеше булыр.

Гыйлемнең сыйфаты кылган гамәлләрдән билгеле була. Кемнеңдер күпмедер догаларны яттан белүе - бер хәл, аларны гамәлдә файдаланырга кирәк. Аллаһны ихластан таныган кеше: "Тәһарәт ничек аласы, намазны ничек укыйсы, нинди гамәлләрне күбрәк кыласы?" - дип борчыла башлый. Кайберәүләр: "Минем телем әйләнми, ул "Кульһүаллаһ"ны өйрәнеп булмастыр инде", - диләр. Барысы да күңел бирүдән тора. Аллаһтан курку, Аңа инану җитми. Күпләр ахирәтне соңгы чиккә барып җиткәч, "үлем якадан тотып алгач" кына уйлый башлый. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Дөньябызны кайгырткан кебек, ахирәттәге мәңгелек тормышыбызны да онытмасак иде. Гыйлемебез шул хакыйкатьне аңларлык дәрәҗәдә булырга тиеш.

"Әл-Фәләкъ" ("Таң") сүрәсенең 3нче аятендә әйтелә: "Үә миң шәрри гасикыйн изәә үәкабе", ягъни "Йә Аллаһ, караңгылыктан килгән зарардан Үзеңә сыенам... "Караңгылык" сүзен галимнәр - наданлык дип тә аңлаталар. Кайчак белмәвебез аркасында ярамаган эш эшлибез, яки нәрсәдер эшләп, савап булыр дип өмет итәбез, ә ул бер тиенгә дә тормый торган гамәл була. Нәрсә фарыз, нәрсә сөннәт яки вәҗиб, мөстәхәб икәнен без белергә тиеш. Аның өчен исә гыйлем алырга кирәк.

Хак Тәгалә барча яхшы ниятләребезне тормышка ашырырга ярдәм бирсен, гамәл-гыйбадәт кылырга - намаз укырга, мәчетләргә йөрергә, вәгазьләр тыңларга һәм дөнья вә ахирәт бәхетенә илтүче Гыйлемне өйрәнергә насыйп итсен, олуг ярдәменнән ташламасын.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk