Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә Зәмирәгә ярдәм кирәк

Авылдашым Әлфиянең кызы Балтач районының Борнак авылына тормышка чыгып яши. Илназ һәм Әнисә Шәмсетдиновлар гаиләсенә авыр сынау килгән. Балаларына 5 яшь, әмма ул мөстәкыйль йөри алмый, башын тотмый, сөйләме дә әлегә юк. Табиблар өметле бала, әмма аны Чехиягә алып барып, берничә курс дәваларга кирәк дип тәкъдим итәләр. "Хезмәт" газетасында басылган...

Авылдашым Әлфиянең кызы Балтач районының Борнак авылына тормышка чыгып яши. Илназ һәм Әнисә Шәмсетдиновлар гаиләсенә авыр сынау килгән. Балаларына 5 яшь, әмма ул мөстәкыйль йөри алмый, башын тотмый, сөйләме дә әлегә юк. Табиблар өметле бала, әмма аны Чехиягә алып барып, берничә курс дәваларга кирәк дип тәкъдим итәләр.

"Хезмәт" газетасында басылган язмадан өзекләр китерәм: "Зәмирә сау-сәламәт бала булып дөньяга аваз сала, аны шул ук көнне әнисенә имезергә бирәләр. Икенче көнне: "Балагызны көзән җыерды, аны әлегә табиблар тикшерә", - диләр. Казанда озак тикшеренүләрдән соң, Әнисәгә табиблар болай ди: "Балагызның башына операция ясап, баш миенә ясалма канал куярга кирәк". Операция ясала, әмма ул 6 айга кадәр генә уңай нәтиҗә бирә, аннан хәлләр янә мөшкелләнә. Икенче тапкыр, шундый ук операциягә алынганчы, дәвалаучы табиблар "өченчесе булмаячагын" кисәтә, чөнки бала аны күтәрә алмаячак икән. Икенче тапкыр пычак астына керүнең уңай нәтиҗәсе бер ай дәвам итә. Бу вакытта Шәмсетдиновларның даими табиблары ялда булу сәбәпле, бала башына шунтны икенче табиб урнаштырган була. Ярты айдан кызның хәле кисәк начарлана. Куелган шунт начар булып, аның аша баш миенә инфекция кергәнлеге һәм анда җыелган сыекчаның пычрануы ачыклана. Ул вакытта Зәмирәгә җиде ай була. Табиблар баланың баш миенә җыелган сыеклыкны чистарту өчен дренаж (тишем) ясыйлар. Сабый ай буе шул ачык яра белән ята. Аннары баш миенә яңа шунт урнаштыралар. Зәмирә бүгенге көндә шуның белән яши. Хәзер Казан табиблары баланы аякка бастыру өчен Чехиягә алып барып дәвалану курслары үткәрергә тәкъдим иткәннәр. Моңарчы авылдашларга да ачылып бетмәгән Шәмсетдиновлар, шәфкатьле кешеләрдән ярдәм сорап, интернетның социаль челтәренә мөрәҗәгать иткән. Биредә Зәмирәгә ярдәм итү төркеме булдырылган. 25 август көненә 205 мең сум акча да җыелган. Тик бу җитәрлек түгел, чөнки Чехиядә бер курс дәвалану 450 мең сум тора, ди. Андый курсларның ничә кирәк буласын әти-әни әлегә белми. Үз көчләре белән генә алар бу авыр йөкне тартып бара алмый. Баланың өмет тулы карашыннан әти-әнинең йөрәге сыкрана һәм алар шәфкатьле кешеләрдән хәйрия көтеп, реквизитларын җиткерә:

Получатель: ШАМСУТДИНОВА АНИСА РАФИСОВНА

Счет получателя: 40817810862000490766

Банк получателя ОТДЕЛЕНИЕ №8610 СБЕРБАНКА РОССИИ Г. КАЗАНЬ

БИК банка получателя 049205603 Кор.счет 30101810600000000603

НОМЕР КАРТЫ: 5469 6200 1597 3926

Киви кошелек +79872840041 Мобильный банк 89872840041

МТС https://pay.mts.ru/webportal/payments либо *115#

А так же можно перевести с номера на номер с этих сайтов.

через Ruru https://www.ruru.ru/init-payment/19

Mobi money https://www.mobi-money.ru/order/meg

Рәфхәт ЗАРИПОВ. Балтач районы, Түнтәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk