5 май 2016 яңалыклары
-
Кукмара сөт җитештерүдә беренче
2016 елның 3 мае биргән нәтиҗәләр буенча, Кукмарада 185,5 тонна сөт савылган. Шулай итеп, Кукмаралар сөт җитештерүдә янәдән беренче булды. Икенче урында Балтач районы. Алар 184,8 тонна сөт сауганнар. Арчалылар биргән күрсәткеч 164,3 тонна, ә Әтнәнеке 162 тоннаны тәшкил итә. http://intertat.ru
-
"Тынычлыкның кадерен белегез", - ди Өлге авылында яшәүче сугыш ветераны Мидхәт абый Гайнетдинов
Укытучы гаиләсендә туып-үскәнгәдерме, балачактан мәктәп тормышы белән бәйле вакыйгаларга битараф түгелмен. Әтиемнең дә үзенең география укытучысы, Өлге авылында яшәүче Мидхәт абый Гайнетдинов турында шулкадәр җылы, тәэсирле итеп сөйләгәне хәтергә сеңеп калган. Үз фәнен су кебек эчә, географик картага карап та тормаган килеш кенә кулындагы указкасы белән тиешле атаманы күрсәтә ала...
-
Законда үзгәрешләр
Авыл хуҗалыгы тармагында язгы кыр эшләре бара. Соңгы елларда кайбер хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар басуларны корыган үсемлек калдыкларыннан, салам, печән чүпләреннән, камылдан чистартуның матди яктан чыгымсыз ысулын куллана башладылар, ягъни мондый басуларны яндыралар. Кешеләр арасында да көл яшь үләннәрнең үсешен тизләтә дигән ышану яши, ә чынлыкта ярымтаркалган үсемлек калдыклары янган вакытта...
-
Бәя төшә – “Хезмәт даны”на язылып калыгыз!
Хөрмәтле абунәчеләребез! 12-22 май көннәрендә газетага язылу декадасы үткәрелә. Аның кысаларында газета-журналларга ташламалы бәяләр игълан ителә. "Хезмәт даны" газетасының подписка бәясе дә арзаная, аңа 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен 534 сум 60 тиеннән язылу мөмкин булачак (ә хәзер язылу бәясе 594 сум). Вакыт тиз уза, 10 көн эчендә район газетасына...
-
Әтием (шигырь)
Әти җаным, йоклыйсыңдыр инде, Ерак инде безнең аралар. Ташлап киттең мине ялгызымны, Йөрәгемне минем яралап. Әти җаным, сагынам бит сине, Нигә кыска булды язмышың? Бу адымың әллә ялгышмы? Аңлый алмыйм, бары кайнар яшьләр Тама хәзер минем күзләрдән. Барып булмый яннарыңа Бу юллар бит күккә юнәлгән... Әти, әти, хәтерлим мин сине,...
-
Илназ Баһ авыл өлкәннәрен Җиңү көне белән котлады
9 май - Җиңү көненә багышланган чаралардан эстрада артистлары да читтә калмый. Май бәйрәмнәрендә популяр артист Илназ Баһ Әлки районы Иске Алпар авылында узган бәйрәм чарасында катнашты. Биредә авылның өлкән кешеләре өчен зур бәйрәм оештырылган иде. - Алпар авылы - бик матур, чиста татар авылы. Биредә яшәүче әби-бабайлар өчен искиткеч...
-
Беренче төркем инвалидтан үзкертем акчасын алмасалар да була бит...
Референдум нәтиҗәләре буенча быел да халыктан үзкертем җыю һәм ул акчаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү турында карар кабул ителде. Мин беренче төркем инвалид, урамга бөтенләй чыга алмыйм. Беркөнне җирлек хезмәткәрләре керделәр дә: "Бар кеше, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә акча бирергә тиеш. Үзкертемне түләмәгәннәр штрафка тартылачак",...
-
Май аена йолдызлар фаразы
2016 елның май ае барлык йолдызлыклар өчен дә күркәм вакыйгаларга һәм файдалы, сөенечле эшләргә бай булачак. Май - ниһаять организмның уянган чоры, шуңа күрә бу ай бик күпләргә куйган максатларына ирешергә ярдәм итәчәк. Май аенда гаилә корырга, мөһим эшләр башкарырга ярамый, дигән сүзләрнең чын әкият булуын да истән чыгармагыз! Кучкар....