Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Тынычлыкның кадерен белегез", - ди Өлге авылында яшәүче сугыш ветераны Мидхәт абый Гайнетдинов

Укытучы гаиләсендә туып-үскәнгәдерме, балачактан мәктәп тормышы белән бәйле вакыйгаларга битараф түгелмен. Әтиемнең дә үзенең география укытучысы, Өлге авылында яшәүче Мидхәт абый Гайнетдинов турында шулкадәр җылы, тәэсирле итеп сөйләгәне хәтергә сеңеп калган. Үз фәнен су кебек эчә, географик картага карап та тормаган килеш кенә кулындагы указкасы белән тиешле атаманы күрсәтә ала...

Укытучы гаиләсендә туып-үскәнгәдерме, балачактан мәктәп тормышы белән бәйле вакыйгаларга битараф түгелмен. Әтиемнең дә үзенең география укытучысы, Өлге авылында яшәүче Мидхәт абый Гайнетдинов турында шулкадәр җылы, тәэсирле итеп сөйләгәне хәтергә сеңеп калган. Үз фәнен су кебек эчә, географик картага карап та тормаган килеш кенә кулындагы указкасы белән тиешле атаманы күрсәтә ала торган укытучының үзе белән, ниһаять, миңа да очрашып сөйләшү насыйп булды. Быелның көзендә 95 яшен түгәрәкләвенә карамастан, сөбханалла, күңеле көр, кәефе күтәренке сугыш һәм хезмәт ветеранының.

-Район һәм ил-көн яңалыклары белән газета, телевидение аша һәрдаим танышып барам. Колагым бераз сак булса да, күзләрем яхшы күрә. Ветераннар, сугыш чоры балалары турындагы язмаларны аеруча йотлыгып укыйм. Никадәр вакыт узса да, хатирәләрнең берсе дә онытылмый, истәлекләр дә көннән-көн яңара гына бара, - дип, үзе дә хәтер сандыгына кереп "чумды" Мидхәт абый.

Өлге авылында указлы мулла гаиләсендә дөньяга килә ул. Әнисе дә байлар нәселеннән була, күп еллар мәдрәсәдә гарәп теле укыта. Бик матур гына яшәгәндә тифтан әтиләре үлеп китә, колхозлашу еллары башланып, биш балалы гаилә яхшы йорттан урамга куып чыгарыла, сөргенгә җибәрелергә хөкем ителә.

-Поезд булмаганлыктан, читкә китә алмадык, кире авылга кайтып егылдык. Авылдашлар безне үз гаиләләренә сыендырдылар. Каралты-кура, йорт җиһазлары - барысы да колхозга күчкән иде. Йортыбызның бер өлешен мәктәп итеп үзгәрттеләр, Кукмарага да күчерделәр, - дип сөйли ветеран. - Язмыш тарафыннан күп кыйналсак та, белем алу теләген берни сүндерә алмады. Өлге башлангыч, Пычак җидееллык мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, 1936 елда игезәк туганым Әхмәт белән Мамадыштагы педагогия техникумына укырга кердек. Туганым гына, очучы буласым килә дип, укуын ташлады, белем алуын Красноярск өлкәсендәге хәрби училищеда дәвам итте. Мин исә, бик яхшы билгеләргә генә өлгерсәм дә, мулла улы булганлыктан, НКВД әмере белән техникумнан куылдым. Ярый әле, өч-дүрт айдан кире кайтарылдык. Кулыма диплом алып, Күкшел авылында балалар укыта гына башлаган идем, бер елга Кызыл Армиягә алындым. Әмма алай тиз генә кире туган якка кайту насыйп булмады, немец гаскәрләре илебезгә басып кереп, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланды.

Көнбатыш Украинада артиллерия гаскәрләрендә өйрәнү узган, дүртенче аерым укчылар бригадасының танкларга каршы көрәш дивизионында тупчы командиры булган өлкән сержант Мидхәт Гайнетдиновка фронтның алгы сызыгында сугышырга туры килә.

-Алдан ныклы әзерлекнең булмавы бик күп югалтуларга китерде, солдатлар чебен урынына кырылды, биналар, күперләр җимерелде. Кулда куәтле корал юк дип торасы түгел, бер адым да чигенмәскә дигән боерыкны үтәргә кирәк иде. Көн-төн канкойгыч сугышлар барды. Кызыл Армия белән Днепрга таба чигендек, 1941 ел ахырына Донга килеп җиттек. Фашистлар нефть базасын тизрәк басып алу өчен Кавказга ыргылдылар. Безне дә шунда күчерделәр. Анда фронт линиясе юк, сугыш калкулыклар өчен барды. Салкынга түзәр әмәл юк иде - фашистлар да, совет гаскәрләре дә күпләп кырылды. Өстәвенә безне бетләр дә изалады. Шинельнең бер өлешен кисеп алып, кечкенә шешәгә салабыз да, фитиль яндырып, шуның белән бетләрне өтәлибез. Чигенгән вакытта авылларга туктый һәм, эссе итеп мунча ягып, шунда да көрәшә идек ул зәхмәтләр белән, - дип сөйли Мидхәт абый. - Моздок өчен барган сугышларны да бер онытасым юк. Иптәш егет белән өч танкны яндырдык. 1943 елның 16 декабрендә нык яраландым. Орудиягә якынрак барыйм дип күтәрелгәнемне хәтерлим, калганын... юк. Ничек исән калганмындыр, үзем дә белмим. Ядрә ярчыгы сул яңакны җимереп, аңкау белән бергә унике тешнең уртын ваткан иде. Аңымда булсам да, иреннәремне селкетә, берни эндәшә алмадым. Мине хезмәттәшләрем кырдан брезент палаткага салып өстерәп алып чыкканнар һәм хәрби госпитальгә китергәннәр.

Солдатка Махачкала, Баку, Тбилиси, Еревандагы госпитальләрдә дәваланырга туры килә. Яралары бераз төзәлгәч, башкача дәвалау мөмкинлегебез юк, дип Кавказдан да озаталар аны. Каспий диңгезе аша Урта Азиягә чыгып, көч-хәл белән Казанга кайтып җитә ул. Анда бер-бер артлы операцияләр ясыйлар, протезлар куялар. Өч айдан ашый алырлык хәлгә килеп, туган авылы туфрагына аяк баса.

Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Сугышчан батырлык өчен", "Батырлык өчен" медальләре белән бүләкләнгән ветеранны Пычак мәктәбенә укытучы итеп чакыралар. Математика, рус теле, тарих, география фәннәреннән белем бирә, читтән торып Казан педагогия институтының география факультетын тәмамлый ул. Агитатор, пропагандалау эшләре дә алып бара, партия оешмасында җәмәгать тәртибен дә җитәкләргә вакыт таба. Район газетасының 1971 ел, 1 ноябрь санында Мидхәт абыйның 50 яшьлек юбилее уңаеннан хезмәттәше Гөлсем Хөсәенованың язмасы бирелгән булган. "Мидхәт вакытының күбрәк өлешен мәктәптә, балалар арасында үткәрә. Аның дәресләре эчтәлекле һәм мавыктыргыч булалар. Өзлексез эзләнү, күп уку, укучылар белән индивидуаль эшли белү - укытучы буларак аның күркәм сыйфатлары әнә шулар. Укытучы мәктәптәге эшләр белән генә чикләнеп калмый, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул кешеләрнең уй-фикерләренә колак сала, акыллы киңәшләре белән дә уртаклаша. Шуңа да аның һәр чыгышы халык тарафыннан яратып кабул ителә, көтеп алына", - диелгән.

-Мәктәптә беренчеләрдән булып кабинет системасы кертелде. Эшчәнлегебезне район, республика мәктәпләреннән дә килеп өйрәнделәр, - ди Мидхәт абый. - Татарстан Мәгариф министры кулыннан республика Почет грамотасын алдым, РСФСРның мәгариф отличнигы исеменә лаек булдым. Хезмәтемне бик яраттым. Хәзер ул вакытларны сагынып искә алам.

Мидхәт абый тормыш иптәше Әсмабикә ханым белән акыллы, тәртипле дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, аларга белем бирәләр.

-Әтиебез безгә һәрвакыт үрнәк булды. Олы җанлы, тәрбияле, ярдәмчел ул, - диләр кызлары. - Балаларының, оныклары һәм оныкчыкларының яратуын, хөрмәтен тоеп, янәшәбездә озын-озак яшәсен иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев