3 декабрь 2016 яңалыклары
-
Юлда фаҗига: 2 кеше һәлак булды
http://kznlive.ru хәбәр итүенчә, Лениногорск янында ике машина маңгайга-маңгай бәрелгән.Безнең ил автомобиле - "14"ле "ВАЗ" йөртүчесе һәм аның пассажиры урында ук һәлак булганнар. Чит ил автомобиле - "Фольксваген ПОЛО" йөртүче авыр тән җәрәхәтләре белән больницага озатылган. Кукмаралылар, статистик мәгълүматларга караганда, аварияләрнең зур күпчелегенә тизлек гаепле. Аеруча кышкы, пычрак яисә юеш асфальт...
-
Телдән төшмәс Элвин Грей һәм Кукмара...
Элвин Грей белән Кукмара район мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин арасында килеп чыккан низаг бөтен интернетны шаулатты. Бәлки бу хәл тыныч кына үтеп китәр, республика дәрәҗәсенә үк чыкмас та иде. Тик йолдызның популярлыгы аны тагын да биеккә күтәрә, бу хәбәр исә телдән-телгә йөри. 15-17 ноябрь көннәрендә Радик Юльякшин Кукмарада өч...
-
Инвалидлар көне уңаеннан районыбызның күппрофильле лицеенда бәйрәм узды (фото)
Анда инвалидлар оешмасының актив вәкилләре чакырылган иде. Кунаклар иң элек Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар, күппрофильле лицейда укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Чарада катнашучылар алдында район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, республика физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сәфиуллина,...
-
Салават Фәтхетдиновка ике Президенттан да эләккән
"Без, ниһаять, татар кызларын киендерә башладык. Чишенеп беткәннәр иде бит, аз гына калган иде. Кемдер аларны чишендерде... "Нәрсә карап торасың, канәгатьме син моңа?" дип моның өчен миңа ике Президенттан да эләкте. Шуңа күрә бу минем бурычым", диде жюри рәисе, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов кичә Татарстан Республикасы...
-
Олыяз авылының хөрмәт иясе, абыстай Тәкминә апа Гобәйдуллина синең кайгыңны да, шатлыгыңны да ихластан үзенеке итә
Була бит шундый кешеләр: алар синең кайгыңны да, шатлыгыңны да ихластан үзенеке итәләр. Үзең дә аңарга гел якын булырга тырышасың. Шундыйларның берсе - авылыбызның хөрмәт иясе, абыстай Тәкминә апа Гобәйдуллина турында язасым килә. Аны без, якын итеп, Тәкминә апа дип йөртәбез. "Әби" дип әйтергә тел бармый әле аңарга. "Безнең гәҗит"нең...
-
4 яшьлек баланы көчләгән иргә карата суд хөкеме башланды
Бу хәл Сарман районында быел көз булган иде. 56 яшьлек ир бергә яшәгән хатынның оныгын мәсхәрәли. Оныкларын карашып торырга тиеш булган ир коточкыч җинаять кыла. Ул 4 яшьлек кызны көчли. Канда яткан оныгын күргән әби кеше тиз арада аны сырхауханәгә алып китә. Егылдым дип алдаласа да, табиблар көчләү булуын абайлап...
-
Кукмарада телефоннан сөйләшү культурасы юк, ди бер райондашыбыз
Телефон трубкасын алуга еш кына: "Кем әле бу?" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. "Үзегез кем буласыз соң?" - дип сорамыйча булмый. Иң элек исәнләшергә, үз исемеңне, кайдан шалтыратуыңны әйтергә кирәктер бит. Аннары нинди йомышың барлыгын сөйләргә була. Ә инде кирәкле җавапны алуга, кайберәүләр сөйләшүне кинәт кенә өзәләр. Югыйсә, "Сау булыгыз,...
-
Икмәк (шигъри мизгел)
Нинди тәмле хуш исле син, Арыш икмәге. Сине үстергән вакытта Тирләр кипмәде. Ә менә хәзер утырасың Безнең табында. Ару-талулар югала Икмәк барында. Аттыра көч-куәтне Арыш икмәге. Сине үстергән вакытым Бушка китмәде. Егылмадык барыр юлда, Көч артты, хәл бетмәде. Безнең белән янәшәдә Йөргәч арыш икмәге. Алтынның ун янчыгына Икмәкнең бер валчыгы...
-
Балыклыда яшәүче, 40 елга якын комбайнда эшләгән Заһид Хәммәтов: “Әле дә төшемдә урак урам”
Тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр турында язмалар газетабызда еш чыгып килә. Кемдер 30-40 ел гомерен бер эшкә багышлап, һөнәренә тугры кала, кемдер, бер юлдан гына барудан "кызык" тапмыйча, үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Ә менә Балыклы авылыннан Заһид Хәммәтов -башка язмыш иясе. 40 еллап комбайнчы булып эшләүдән тыш, башка өлкәләрдә...