Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Телдән төшмәс Элвин Грей һәм Кукмара...

Элвин Грей белән Кукмара район мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин арасында килеп чыккан низаг бөтен интернетны шаулатты. Бәлки бу хәл тыныч кына үтеп китәр, республика дәрәҗәсенә үк чыкмас та иде. Тик йолдызның популярлыгы аны тагын да биеккә күтәрә, бу хәбәр исә телдән-телгә йөри. 15-17 ноябрь көннәрендә Радик Юльякшин Кукмарада өч...

Элвин Грей белән Кукмара район мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин арасында килеп чыккан низаг бөтен интернетны шаулатты. Бәлки бу хәл тыныч кына үтеп китәр, республика дәрәҗәсенә үк чыкмас та иде. Тик йолдызның популярлыгы аны тагын да биеккә күтәрә, бу хәбәр исә телдән-телгә йөри.

15-17 ноябрь көннәрендә Радик Юльякшин Кукмарада өч көн концерт бирә. Концерт төркеме мәдәният йортын арендалаган өчен билгеле бер суммада акча түләргә тиеш була. Тик концерттан соң җитәкче, төркемнең кайбер гамәлләренә ризасызлык белдереп, өстәмә рәвештә 10 мең сум акча ала. Бу акчаны Алмаз Мостафин үзеннән гафу үтенгәч кенә кире кайтарачагын әйтә. Әмма Юльякшин «кешеләре» бу арада кул кушырып утырмый. Җитәкчене «самоуправство»да гаепләп, прокуратурага шикаять яза...

Моңа кадәр чыккан басмалардан «мәдәният йорты директорын эштән алу турында карар кабул ителүен» укып белгән идек. Әмма мондый фәрман әлегә юк. Һәрхәлдә, директор Алмаз Мостафин аннан хәбәрдар түгел. Бу хәлләрдән соң йөрәге тотып, хастаханәдә ята.


«КУКМАРАНЫ НАЧАР ЯКТАН ТАНЫТТЫҢ ДИП, ҖИР БЕЛӘН ТИГЕЗЛӘРГӘ ТЕЛИЛӘР»


- Мин Радикны шәхсән белмим, бары тик сәхнәдән генә күргәнем бар, - ди Алмаз Мостафин. - Теләсә нинди концерт вакытында эчке тәртипне саклау өчен методист егет-кызларны дежурга куям. Концертның икенче көнендә мин үзем анда түгел идем. Бу көнне төркемнең салмыш сакчылары методист егетләргә бәйләнгән: «Без тәртипне үзебез саклыйбыз», - дип, кулларын артка каерып, чыгарып атканнар. Икенче көнне эшкә килгәч, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә хезмәткәрләр зар түкте. Кич концертка үзем дә килдем. Залга үткәндә кәчтүм якасыннан бер егет эләктереп алды да: «Билетсыз кая барасың?» - дип җикеренергә кереште. Мин концерт карарга кермим, минем эшем - халык җыю. Аларга исә: «Егетләр, исәп-хисап ясаганда аңлашырбыз», - дидем. Аренда бәясе бездә җыелган акчаның 11-15 % тәшкил итә. Элвин Грей залны өч көнгә алды, шуңа 15 % дип ниятләдек. Дөрес, концерт алдыннан җырчының берәр вәкиле килеп, минем белән килешү төзергә тиеш иде. Әмма аларның бу эшкә вакытлары булмады.

Шуннан соң ни була соң? Алмаз әфәнде сөйләвенчә, җырчының концерт директоры кассир белән исәп-хисап ясаганда, төркем егетләренең «бишлелек» тәртибе өчен өстәмә 10 мең сум акча ала. Менә шуның өчен аны прокуратурага ялгыйлар да инде.

- Мине исереклектә гаепләргә маташучылар да булды. Аракы бөтенләй эчмим. Ә менә концерт төркеменең исерек килүләре хакында ЮХИДИ идарәсендә хәбәр бар иде. Аларны махсус экипаж да саклады, тик эзләренә төшә алмадылар.

язма тулысынча биредә: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/64524-teld%D3%99n-t%D3%A9shm%D3%99s-elvin-grey-%D2%BB%D3%99m-kukmara.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев