Олыяз авылының хөрмәт иясе, абыстай Тәкминә апа Гобәйдуллина синең кайгыңны да, шатлыгыңны да ихластан үзенеке итә
Була бит шундый кешеләр: алар синең кайгыңны да, шатлыгыңны да ихластан үзенеке итәләр. Үзең дә аңарга гел якын булырга тырышасың. Шундыйларның берсе - авылыбызның хөрмәт иясе, абыстай Тәкминә апа Гобәйдуллина турында язасым килә. Аны без, якын итеп, Тәкминә апа дип йөртәбез. "Әби" дип әйтергә тел бармый әле аңарга. "Безнең гәҗит"нең...
Була бит шундый кешеләр: алар синең кайгыңны да, шатлыгыңны да ихластан үзенеке итәләр. Үзең дә аңарга гел якын булырга тырышасың.
Шундыйларның берсе - авылыбызның хөрмәт иясе, абыстай Тәкминә апа Гобәйдуллина турында язасым килә. Аны без, якын итеп, Тәкминә апа дип йөртәбез. "Әби" дип әйтергә тел бармый әле аңарга.
"Безнең гәҗит"нең бер санында "Уйланырсың - дөнья бу" дигән мәкалә басылган иде. Анда мондый юллар бар: мулла булсын ул, мөәзин булсын, абыстай булсын - ул кеше чын күңелдән дингә бирелгән булырга тиеш бит! Аларның йөзләреннән нур бөркелеп торырга тиештер, ләбаса?! Үзләрендәге ниндидер сыйфатлар белән башкаларны тартып торырга тиешледер".
Әйе, нәкъ шулай. Безнең Тәкминә апабыз дингә нык бирелгәнлеге белән дә, кешелекле һәм кече күңеллелеге белән дә авылның яшен-картын үзенә тартып тора.
Тәкминә апа, замандашлары кебек үк, гомер юлында төрлесен күреп яши. Нинди генә авыр чаклары булмасын, туры юлыннан - авыл халкына хезмәт итүдән читләшми. Халыкка хезмәт иткән кеше генә халыкның хөрмәтен казана бит. Әлла кайда югары белемнәр алырга да туры килмәгән аңа. Әмма шулкадәр аңлаешлы итеп сөйли, әйтелмәгән фикерен синең башыңа кушучлап салып куямыни. (Югары белемгә ия затлар да кайчакта югалып кала). Ул беркемне гаепләми, беркем турында начар уйламый. Үзенең фикерен бервакытта да беркемгә дә көчләп такмый, ипләп кенә үз-үзеңә ышаныч тудырырлык итеп, вәгазь белән генә төшендерә. Һәркемнең гозеренә колак салырга вакыт таба. Чын акыл иясе.
Үзе катнашкан мәҗлесләрдә яшьләр күбрәк булса - алар өчен, өлкәннәр күбрәк күренсә - олыларга ятышлы киңәшләрен әкрен генә сеңдерә бара:
- Киленнәрегезне гел хурлап йөрмәгез - алар да кемнеңдер кадерле баласы. Яшьләргә үзләренчәрәк яшәргә ирек бирегез.
- Олылар булган йорт - тәрбияле йорт. Олылардан йөз чөермәгез, олы кеше - йортка йозак та әле ул. Бер дә артык күрмәгез.
- Кешенекенә кызыкма. Кеше әйбәте синеке түгел. Үзеңнекен әйбәт итеп яшә.
- Кешедән кеше артык, я ким түгел. Бөтен кешене дә бер кояш җылыта. Тәкәбберләнеп, гаиләңне таратма.
Нәкъ менә үз сүзләрен гаиләдә кабатлап яши дә ул. Күршеңнең кем икәнен беләсең килсә, аңа әйбер сорап кереп кара, диләр. Ә сигез елга якын Тәкминә апа белән Хәниф абыйлар күршесендә яшәп, бүгенге көндә Янил авылында тату гомер кичерүче Гөлчәчәк белән Валерий әйбер сорарга кереп кенә түгел, бер гаилә шикелле яшәүләре турында рәхмәт хисләре белән искә алалар: "Тәкминә апаның күңел җылысы бөтен кешегә дә җитә. Без кем инде алар өчен - бары "очып төшкән кош" кына идек. Бер-берсен санлап, акыл белән яшәүче, миһербанлы, киң күңелле күршеләребезгә хөрмәтебез зур. Күрше авылларда булсак та, инде 40 елга якын хәл-әхвәлләрне сорашып, шатлыкларны уртаклашып, борчуларны бүлешеп яшибез ", - ди Гөлчәчәк.
Гаиләдә хатын-кыз тотка, диләр. Бу очракта гаилә тоткасы сабыр, итагатьле Тәкминә кулында дию, ялгыш булмастыр. Балалар да тәрбиялисе, ирне дә көйлисе, тормышны да какшатмыйча алып барасы. Әнә шул сабырлык нәтиҗәсендә акыллы, кешелекле, мәнле, эш сөючән балалар тәрбияләде дә инде бу гаилә. Тәкминә апаның кайнанасына булган ихтирамлы мөнәсәбәте, "әнкәй" дип өзелеп торуы - үзе бер соклангыч. Минямал әби кадерле кайнана булып яшәп, соңгы юлына да хөрмәтләп озатылды. Сүз уңаеннан, узган җәй айларында Тәкминә апа каты авырып дәваханәгә керде. Бөтен авыл аның исән-сау кайтуын теләп дога кылды.
Республикабызның билгеле абыстае Сәйдә Аппакова "Тузмый торган бүләк" дигән китап язды. Без һәрдаим Тәкминә ападан ишеткән сүзләр (яшьләргә киңәшләр, бала тәрбиясе, олылар тотнаклылыгы һәм башкалар) анда. Тәкминә апаның үзенең тәрбияле, изге күңелле абыстай булуыннан башлап, төрле мәҗлесләрдә сөйләнгән вәгазьләрен китап итеп чыгарган очракта, әлеге "Тузмый торган китап"тан ким булмас иде.
Рәсүлә ШАКИРОВА, Олыяз авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев