Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балыклыда яшәүче, 40 елга якын комбайнда эшләгән Заһид Хәммәтов: “Әле дә төшемдә урак урам”

Тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр турында язмалар газетабызда еш чыгып килә. Кемдер 30-40 ел гомерен бер эшкә багышлап, һөнәренә тугры кала, кемдер, бер юлдан гына барудан "кызык" тапмыйча, үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Ә менә Балыклы авылыннан Заһид Хәммәтов -башка язмыш иясе. 40 еллап комбайнчы булып эшләүдән тыш, башка өлкәләрдә...

Тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр турында язмалар газетабызда еш чыгып килә. Кемдер 30-40 ел гомерен бер эшкә багышлап, һөнәренә тугры кала, кемдер, бер юлдан гына барудан "кызык" тапмыйча, үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Ә менә Балыклы авылыннан Заһид Хәммәтов -башка язмыш иясе. 40 еллап комбайнчы булып эшләүдән тыш, башка өлкәләрдә дә беренчелекне бирми. Бу үзенчәлекле кеше белән якыннанрак танышу өчен Балыклы авылына юл тоттык.

-Мин гади крестьян гаиләсендә туганмын, - дип, сүзне ерактан башлады Заһид абый. - Гаиләдә алты бала үстек. Сугыш башланганда 12 яшьлек үсмер егет идем. Җиңү өчен көчебездән килгәнчә тырыштык. Әртилдә көрәк, ләгән ише кирәк-ярак ясадык.

Сугыштан соң егет Прокопьевск шәһәренә шахтага эшкә китә. Монда дүрт ел эшләсә дә, төпләнеп кала алмый. Туган туфракның тарту көче тәэсире булганмы, кире Кукмара якларына кайта. Янил МТСына комбайнчы булып эшкә урнаша. Таң атканнан караңгы төшкәнчегә кадәр басуда була ул. "Хезмәттәшләремнән бер бункерга булса да артыграк ашлык суктырмасам, күземә йокы керми иде", - ди ул. Ул елларда 742 гектардан ашлык суктырган өчен Татарстан буенча беренче урынга тәкъдим ителә. Ләкин, бу мәсьәлә гадел хәл ителеп бетми, аның урынын башка берәү ала. Балалары үсеп, кул арасына керә башлагач, аларны да комбайнда үзенә ярдәмче итеп алып чыга. Кыр корабын башка хезмәттәшенә тапшырса да, 70 яшенә кадәр хуҗалыкта төрле эштә йөри. Бу еллардагы тырыш хезмәте тарихка да кереп калган: районга килгән язучы Гариф Ахунов "Юллар чатында" повестенә Заһид Хәммәтов образын да керткән.

Нинди генә эшкә тотынса да, җаны-тәне белән, бар булган көч-кодрәтен биреп башкарган Заһид абый. Шуңа да һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган. Кыр эшләре бетеп, Сабантуй якынлашуга, яулык җыюдан алып, баш батырны игълан иткәнгә кадәр мәйданда Заһид абыйның көчле тавышы яңгырап торган. "Юклык заманнар да бар иде бит. Авыл кешесенең үзенең дә ашарына җитми. Ә бәйрәмне үткәрергә кирәк. Бер йомырка алу өчен дә әллә никадәр матур сүзләр әйтеп, хуҗаның күңелен йомшарта белергә кирәк иде", - ди ул, 38 ел буе Сабантуй бәйрәмен алып баруын исенә төшереп.

Бервакыт авыл клубы мөдире тәкъдиме белән Яңа елда Кыш бабай булырга ризалаша. Бер генә тапкыр булып карыйм дисә дә, 40 ел буена изге теләкләр, зур ышанычлар белән халыкны сөендерә. "Кыш бабай костюмын кисәң, үзеннән үзе аңа әйләнәсең дә куясың. Зур сихри көчкә ия ул, - ди әңгәмәдәшем, хискә бирелеп.

Заһид абый сөйләвен дәвам итә. Канына сеңгән, күрәсең: сөйләргә бик ярата ул.

-1952 елдан бирле умарталар тоттым. Авырып китеп, бер аягымны югалткач кына аларны урнаштырырга туры килде. Бал кортларының очканына карап, ләззәт алам. Җәйгә чыккач, берне булса да алам әле, умартачылар озак яши, диләр бит. Шөкер, гомерем заяга узмаган. Нинди эшкә тотынсам да, алдан планлаштырып, тәфсилләп эшләдем. Комбайнда урак урганнарым әле дә төшемә керә. Комбайным ватылып, төне буе "ремонтлап" чыгам. Янәсе, аягым да бар.

Барысына да җитешергә каян шулкадәр ихтыяр көче алган дип уйлап куям. Уйларымны сизгәндәй: "Җитәкчеләр тарафыннан әйтелгән җылы сүзләр, хезмәтемне хаклы бәяләүчеләр мине яңа эшләргә канатландырып торды. Гаиләм, балаларымның да монда өлеше зур", - ди ул.

Мактау кәгазьләре бихисап аның. Алай гынамы, үзвакытында Атлас Булатов - "Урал" мотоциклы, Минтимер Шәймиев алтылы модельле җиңел машина бүләк иткән. Әлбәттә, болар - хезмәтен намус белән, тырышып башкаруының нәтиҗәсе.

Заһид абый җәмәгать эшләрендә дә катнаша: суд утырышчысы була, 13 ел халык контролен җитәкли. Профессиональ аучы да. Әтиләренең бу мавыгуы улларына да күчкән. Аучылык белән шөгыльләнгән елларда, якын-тирә халкын шаккаттырып, аэрочана ясый ул. "Иң беренче булып, минем сыман аучы Самат абый тотынды бу эшкә. Аныкы килеп чыккач, мин дә кызыктым: әмәлләп куйдым бит шул аэрочананы. Хәйран гына эшкә дә ярады әле, - ди, бу турыда сүз чыккач.

Гаилә башлыгының буш вакыты аз булганга, тормыш йөгенең авыр башы Бану апа җилкәсенә төшә. Ире белән басуда комбайнда эшли, каенатасы белән рәттән басып, пычкы белән утынын да кисә, өстәвенә, йорт эшләре, дисеңме. Алай да зарланмый: "Яшь чагында ару-талуны белмәгәнбез. Кояш чыкканчы инде басуда булдык. Каенатам белән каенанам бик яхшы кешеләр иде. Тормыш алып барырга, алты балабызны тәбияләргә ярдәм иттеләр".

Язмышның сикәлтәле юлларыннан сынмыйча-сыгылмыйча үтеп, яшьлегендә булган үҗәтлеген әле дә саклап кала алган Заһид абый Хәммәтов. Бану апа белән тыныч кына гомер кичереп ятулары. Хәзер инде сәхнәләргә чыгып сөйли алмаса да, бабай кеше күңелендәге уй-кичерешләрен шигырь юллары итеп, ак кәгазьгә төшерә, моңланганда гармунын алып уйнап та җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев