Икмәк (шигъри мизгел)
Нинди тәмле хуш исле син, Арыш икмәге. Сине үстергән вакытта Тирләр кипмәде. Ә менә хәзер утырасың Безнең табында. Ару-талулар югала Икмәк барында. Аттыра көч-куәтне Арыш икмәге. Сине үстергән вакытым Бушка китмәде. Егылмадык барыр юлда, Көч артты, хәл бетмәде. Безнең белән янәшәдә Йөргәч арыш икмәге. Алтынның ун янчыгына Икмәкнең бер валчыгы...
Нинди тәмле хуш исле син,
Арыш икмәге.
Сине үстергән вакытта
Тирләр кипмәде.
Ә менә хәзер утырасың
Безнең табында.
Ару-талулар югала
Икмәк барында.
Аттыра көч-куәтне
Арыш икмәге.
Сине үстергән вакытым
Бушка китмәде.
Егылмадык барыр юлда,
Көч артты, хәл бетмәде.
Безнең белән янәшәдә
Йөргәч арыш икмәге.
Алтынның ун янчыгына
Икмәкнең бер валчыгы
Тиңләшә алмый, - дия иде
Күрше бабай карчыгы.
Әгәр валчык җиргә төшсә,
Иренмәде, чүпләде.
Чүпләде, үтеп китмәде
Син дә шулай ит, яме?!
Өлкәннәрнең әйткәннәре
Әле дә минем күңелдә.
Икмәккә булган мәхәббәт
Җыр тудыра бүген дә.
Икмәк белән ил куәтле,
Икмәк белән якты таң.
Күңелләр кояшлы безнең
Икмәк булган шатлыктан.
Табыннарны сыйлы иткән
Игенчегә дан-хөрмәт.
Игенчегә рәхмәт әйтеп
Тибә безнең һәр йөрәк.
Заһид ХӘММӘТОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев