3 май 2016 яңалыклары
-
Олыяз җирлегендә семинар узды (фото)
Олыяз авылында җирлек башлыклары һәм район Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында семинар узды. Әлеге очрашып-сөйләшү тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылды. Семинар мәктәп янындагы мемориаль комплекс янында башланды. Җирлек башлыгы Рамил Маликов 9 Май бәйрәменә хәзерлек һәм санитар-чистарту икеайлыгының барышы турында сөйләде. Семинарның пленар өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Музей белән танышканнан соң,...
-
Машина йөртүчеләр өчен – акыллы ярдәмче
Казан IT-паркында «Безнең Татарстан» дигән VI республика яшьләр форумы узды. Юллардагы куркынычсызлыкка багышланган мәйданчыкта мобиль телефоннар өчен «Әдәпле йөртүче» («Вежливый водитель») махсус кушымтасын уйлап тапкан команда икенче урынга лаек булды. Әлеге кушымтаны булдыру идеясе 2015 елның сентябрендә туган. Алга таба аны тормышка ашыра да башлаганнар. Кушымтаны Android платформасында бушлай кулланырга...
-
Коточкыч: баласын күтәргән ана 8нче каттан сикергән
Бер яшьлек бала әлегә исән. Ана кеше үзе алган җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм машинасында үлгән, ә менә баласы авыр хәлдә хастаханәдә ята. Табиблар баланың хәлен бик авыр диләр, аның эчке органнарына каты зыян килгән. Бу коточкыч фаҗига Мәскәү шәһәрендә була. чыганак: http://intertat.ru
-
Кукмарада урман утырту көне узачак
14 майда, табигатьне саклау һәм урманнарга сакчыл караш тәрбияләү чарасы буларак, традицион республика акциясе - Урман утырту көне үткәрелә. Райондашларыбызны бу чарада актив катнашырга чакырабыз. Рәшит Мозаффаров, Лубян урманчылыгы инженеры
-
Тукайга (шигырь)
Яз аеның матур бер көнендә Син дөньяга аваз салгансың. Бәхетсезлегеңә күрә, Яшьләй генә ятим калгансың. Әнием, бәгърем, сине сагындым дип, Түккәнсеңдер кайнар яшьләрең. Артык кашык булып, чит кешедә, Син дөньяда бик аз яшәдең. Туганнарың да күп булган бит, Нигә алар сине алмаган? Авыр заманалар, хәерчелек, Шуңа сиңа урын калмаган. Күпме...
-
Игътибар: сорауларга район башлыгы Сергей Димитриев җавап бирә
Хөрмәтлде райондашлар! Газета укучыларыбыз белән туры элемтә оештырыла. Район тормышы, яшәгән төбәгебезгә кагылышлы үзегезне борчыган сорауларны, фикер-тәкъдимнәрегезне 25 апрельдән 6 майга кадәр 2-65-59 телефоны аша редакциягә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Хәбәрләрнең барысы да район башлыгына җиткереләчәк. Сорауларга җавапларны газетаның май аендагы саннарында бирү планлаштырыла.
-
Кукмаралылар “Яшь профессионаллар” төбәкара ачык чемпионатында катнашты
Казан шәһәрендә "Яшь профессионаллар" төбәкара ачык чемпионаты булды. Бу чарада районыбызның Нырья авылыннан "Сактон", Яңа Каенсардан "Инвожо", Урта Комардан "Зангари" удмурт халык фольклор ансамбльләре, Поч. Кучуктан "Кнавел" мари халык фольклор ансамбле, Зур Сәрдектән "Чәчкә" татар халык бию төркеме, Югары Чура авылыннан "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле, Югары Шөннән "Тюрагай" удмурт...