Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тукайга (шигырь)

Яз аеның матур бер көнендә Син дөньяга аваз салгансың. Бәхетсезлегеңә күрә, Яшьләй генә ятим калгансың. Әнием, бәгърем, сине сагындым дип, Түккәнсеңдер кайнар яшьләрең. Артык кашык булып, чит кешедә, Син дөньяда бик аз яшәдең. Туганнарың да күп булган бит, Нигә алар сине алмаган? Авыр заманалар, хәерчелек, Шуңа сиңа урын калмаган. Күпме...

Яз аеның матур бер көнендә

Син дөньяга аваз салгансың.

Бәхетсезлегеңә күрә,

Яшьләй генә ятим калгансың.

Әнием, бәгърем, сине сагындым дип,

Түккәнсеңдер кайнар яшьләрең.

Артык кашык булып, чит кешедә,

Син дөньяда бик аз яшәдең.

Туганнарың да күп булган бит,

Нигә алар сине алмаган?

Авыр заманалар, хәерчелек,

Шуңа сиңа урын калмаган.

Күпме газапларга түзә-түзә,

Үтеп киткән сабый чакларың.

Авырып түшәккә ятканда да

Тукай исемен горур сакладың.

Ятимлекнең иң ачысын биргән,

Авырлыкның барын-барын да.

Терелмәслек чирләр алып киткән,

Типсәң, тимер өзәр чагыңда.

Гасырлардан-гасырларга күчеп,

Яшәрсең син мәңге күңелдә.

Матур шигырьләрең, язмаларың,

Онытылмаслар гомер-гомергә.

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев