Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олыяз җирлегендә семинар узды (фото)

Олыяз авылында җирлек башлыклары һәм район Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында семинар узды. Әлеге очрашып-сөйләшү тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылды. Семинар мәктәп янындагы мемориаль комплекс янында башланды. Җирлек башлыгы Рамил Маликов 9 Май бәйрәменә хәзерлек һәм санитар-чистарту икеайлыгының барышы турында сөйләде. Семинарның пленар өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Музей белән танышканнан соң,...

Олыяз авылында җирлек башлыклары һәм район Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында семинар узды. Әлеге очрашып-сөйләшү тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылды. Семинар мәктәп янындагы мемориаль комплекс янында башланды. Җирлек башлыгы Рамил Маликов 9 Май бәйрәменә хәзерлек һәм санитар-чистарту икеайлыгының барышы турында сөйләде.

Семинарның пленар өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Музей белән танышканнан соң, җирлек башлыгы 2015 елда башкарылган эшләр белән таныштырды, төп игътибарны җирлекнең социаль-икътисадый стратегиясенә юнәлтте. Роспотребнадзор идарәсенең Кукмара районындагы җитәкчесе Ринат Сабирҗанов, "Инженерлык челтәре" җәмгыяте директоры Наил Гыймадиев, "Экосервис" җәмгыяте җитәкчесе Ирек Шәйхетдиновларның да чыгышлары тыңланды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин семинарга нәтиҗә ясады, сорауларга җаваплар бирде.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев