Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Машина йөртүчеләр өчен – акыллы ярдәмче

Казан IT-паркында «Безнең Татарстан» дигән VI республика яшьләр форумы узды. Юллардагы куркынычсызлыкка багышланган мәйданчыкта мобиль телефоннар өчен «Әдәпле йөртүче» («Вежливый водитель») махсус кушымтасын уйлап тапкан команда икенче урынга лаек булды. Әлеге кушымтаны булдыру идеясе 2015 елның сентябрендә туган. Алга таба аны тормышка ашыра да башлаганнар. Кушымтаны Android платформасында бушлай кулланырга...

Казан IT-паркында «Безнең Татарстан» дигән VI республика яшьләр форумы узды. Юллардагы куркынычсызлыкка багышланган мәйданчыкта мобиль телефоннар өчен «Әдәпле йөртүче» («Вежливый водитель») махсус кушымтасын уйлап тапкан команда икенче урынга лаек булды.

Әлеге кушымтаны булдыру идеясе 2015 елның сентябрендә туган. Алга таба аны тормышка ашыра да башлаганнар. Кушымтаны Android платформасында бушлай кулланырга мөмкин. Тиздән ул iOS, Windows операцон системасында эшли торган гаджетлар өчен дә барлыкка киләчәк. Интернетта аның сайт версиясе дә бар.

- Без ЮХИДИ хезмәткәрләре белән турыдан-туры эшлибез. Шуңа да автомобиль йөртүчеләр, Татарстанның ведомство хезмәткәрләре, автоюристлар арасында элемтә булдырырга телибез, - ди әлеге мобиль кушымтаны булдыручыларның берсе Алексей Новиков.

Кушымта берничә хезмәтне үз эченә ала. Мисал өчен, телефоның аша "Әдәпле йөртүче"гә кереп, штраф стоянкасында торган автомобилеңне табарга, ЮХИДИ штрафлары буенча мәгълүмат алырга мөмкин. Шин монтажлау, ягулык салу станцияләрен, ЮХИДИ бүлекләрен, автосервисларны табарга нәкъ менә шушы акыллы кушымта ярдәм итәчәк. Өстәвенә, якын-тирәдәге эвакуаторга да заказ биреп, ЮХИДИ мәсьәләләре буенча электрон чиратка басу мөмкинлеге дә булдырылган.

Шушы мобиль кушымтадан файдалана торган һәр кешенең анда кулланучы бите була. "Көйләү" бүлеге аша һәр кеше анда үзе турында мәгълүмат, фото урнаштыра ала. Әйтергә кирәк, бу мәгълүматны һәркем күрә алачак.

Хәер, машина йөртүчеләр үзләре дә юлда төшереп алган фотоларын монда җибәрә ала. Шулай ук "бөкеләр", хәрәкәтнең чикләнүе, юлларны ремонтлау, юл-транспорт һәлакәтләре турында да нәкъ шушы кушымта аша белергә мөмкин.

Уйлап табучылар әйтүенчә, бүгенгә «Әдәпле йөртүче»нең рус телендәге версиясе генә бар. Киләчәктә аның татар теленә тәрҗемә итү ихтыяҗы туса, бу эшкә бик теләп алыначаклар.
«Әдәпле йөртүче» - федераль дәрәҗәдә кулланыла торган программа. Хәзерге вакытта Россиядә аның тиңдәшләре юк. Ә штраф стоянкасындагы автомобильне эзләү, штрафларның күләме буенча мәгълүмат хәзерге вакытта татарстанлылар өчен генә тәкъдим ителә.

Республикабызда махсус стоянкаларга китерелгән транспорт чараларын исәпкә алу буенча бердәм система да - "Әдәпле йөртүче" мобиль кушымтасын эшләүчеләрнең иҗат җимеше. Штраф стоянкасындагы һәрбер машина турында бөтен мәгълүмат шушы системага урнаштырыла. Аны uslugi.tatarstan электрон хезмәтләр сайтында яки әлеге мобиль кушымта аша белергә мөмкин. Моның өчен автомобильнең дәүләт билгеләрен һәм теркәлү таныклыгы номерын гына күрсәтергә кирәк. Шуннан соң система машинаның кайсы стоянкага, нинди кагыйдәне бозган өчен китерелүен, ничә сум штраф җыелганлыгын да "сөйләп" бирә.

Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен хәтерегездә яңартасыгыз килгән очракта да, "Әдәпле йөтүче"гә мөрәҗәгать итә аласыз. Юлда авыр хәлгә тарыган очракта кирәкле хезмәтләрнең телефоннары тәкъдим ителә, автоюристлардан бушлай консультация һәм техник ярдәм дә алырга мөмкин.


Кушымтаның ни өчен нәкъ менә "Әдәпле йөртүче" дип аталуы да тикмәгә түгел. "Автомобильчеләр әдәплерәк булган саен, юлларда һәлакәтләр саны да кими. Без юлларда үлем-китем очракларын киметү теләге белән янабыз", - ди Алексей Новиков.

Әлеге мобиль кушымта машина йөртүчеләрнең вакытын, акчасын да янга калдыра. Димәк, автомобильченең тормышын да җиңеләйтә дигән сүз.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев