2 декабрь 2015 яңалыклары
-
Район Мәдәният йортында Кукмара җирлегендә төшерелгән "Җәза" фильмы күрсәтеләчәк
Әлеге психологик-криминаль драма якташыбыз Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән романына нигезләнгән. Фильм 9 ай төшерелгән. Әзерлек эшләре тагын да озаграк барган. "Бу фильм - жанры белән дә, су астында төшерелүе белән дә яңалык," - ди баш режиссер Фәнис Камал. Кино әфьюн баткаклыгына кереп чумган яшь егет хакында. Аның күзләре шулкадәр...
-
Владимир Путин түрәләрнең хезмәт хакын "кисте"
Хезмәт хакы Россиядәге эре түрәләрнеке генә түгел, ил җитәкчесенең үзенеке дә кими. Россия Президенты Владимир Путин бүген, 2 декабрьдә, ил Президенты, Премьер-министр һәм дәүләт вазифасындагы тагын берничә рәсми затның хезмәт хакын 10 %ка кыскарту турындагы указны имзалады. Әлеге түрәләр рәтенә федераль дәүләт хезмәтендәгеләр, Президент аппаратындагылар, Хисап палатасындагылар, Хөкүмәт аппаратында эшләүчеләр...
-
Бер ир-ат 102 килограмм акча тапкан (+фотолар)
Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрендә бер ир-ат гадәти булмаган хәзинәгә табып алган. Аның табылдыгы хакында мәгълүмат социаль челтәрдә пәйда булган. Табылдыгы да шаккатарлык шул: совет чоры акчалары белән шыплап тулган пластик контейнерны ул күмеп куелган урыннан табып алган. Авырлыгы - 102 килограмм, ди! Табылдык хуҗасы акчаларны үзендә калдырырга булган. чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51618-ber-ir-at-102-kilogramm-akcha-tapkan Фото:...
-
Агач смартфон – инде чынбарлык
Япониянең VERTU компаниясе Россиягә агач тышлык белән бизәлгән смартфоннар чыгарды. Тышлык юка агач пластиналарыннан катлаулы геометрик бизәк хасил итеп эшләнгән. Аларның саны әлегә илле генә . Бәяләре билгеле түгел. Россия бутикларына сатуга алар декабрь башында чыгачак. чыганак: https://hi-tech.mail.ru/news/vertu-aster-yosegi-wood/ фото: http://www.softforfree.com/mobile-news/43554.html
-
Одеялларны ни эшләтергә белгән (+Фото)
Күпләрнең өендә совет чорыннан калган одеяллары бардыр әле. Аларны ябынып ятасы да килми, чыгарып ташлыйсы да килми. Ә менә Советлар Союзында үскән Эстония дизайнеры әмәлен тапкан: ул алардан төрле фасондагы пәлтәләр тегә икән. Аларны төрле кристаллар белән бизи икән. Пәлтәләр арзан түгел, бәяләре 2 мең еврога кадәр җитә. ә сез...
-
Аэропортка шартлаткыч кую турында хәбәр итүчене тотканнар
"Казан" халыкара аэропортына шартлаткыч куелу турындагы хәбәр кичә 22:04 сәгатьтә кергән иде. Хәбәр ялган булып чыкты. Аэропортка шартлаткыч куелу турындагы хәбәрне билгесез ир-ат җиткерә. Ашыгыч рәвештә халыкны эвакуациялиләр, эзләү-тикшерү эше алып барыла. Аэропортта бомба табылмый, ә телефоннан ялган хәбәр җиткерүченең эзенә бик тиз чыгалар. Тоткарланучы ир-ат әйтүенчә, ул исерек вакытта...
-
Әнисенең даруларны бутавы аркасында 7 айлык сабый үлгән
Әлеге фаҗигале хәл Башкортостанда булган. Республика Тикшерү комитетының Дуван районара бүлеге 43 яшьлек хатын-кызга карата РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 1 нче бүлеге буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгаткан. Тикшерү фаразлары буенча, 31 октябрь иртәсендә 43 яшьлек җирле хатын-кыз (Кигинский районы, Югары Киги авылы) антибиотикны новокаин урынына...
-
Кукмарада инвалидларга мунчада юыну өчен ташлама ясалачак
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, агымдагы елның 3, 4 декабрендә Кукмарадагы җәмәгать мунчасында гомумзалда юыну өчен 50 процент ташлама ясалачак. Медицина белешмәсе (МСЭ) булу зарур.
-
Совет чорындагы елка уенчыгы алып килүче Кукмара музеена бушка керә
Кукмара туган якны өйрәнү музее "Совет чыршысы" дигән акция уздыра. 1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр Совет чорындагы елка уенчыгы алып килүчегә - музейга керү бушлай.
-
Куприяновага әйләнгән Замирә Рәҗәпова, ниһаять, үзенең ирен күрсәтте
Хәтерләсәгез, 14 июль көнне Замирә Рәҗәпова 5 ел буе йөргән сөйгән егете белән Казанда никах укыткан, дип язган идек. Ниһаять, 10 ноябрь көнне "ВКонтакте" сайтында Замирәнең иптәше Максим белән бергә төшкән фотосы пәйда булды. Фото астына кәләш "Я не мыслимой ценой, и своей мечтой, заслужила это счастье быть с тобой...",...
-
Җырчы Артур Салихов кабат әти булды
Җырчы Артур Салихов гаиләсендә күңелле яңалык - Артур икенче тапкыр әти булды! 30 ноябрьдә кичке сәгать 5тә Чаллының бала тудыру йортында җырчының тормыш иптәше Алия ир бала тапкан. Шулай итеп, Салиховларның 5 яшьлек уллары Камил абый булып куйды! "Баланың авырлыгы - 3500 кг, буе - 50 см. Беренче улыбыз Камилгә...
-
Кукмара полициясе йорт каракларын эзли
30 ноябрьдә, якынча көндезге сәгать бердән кичке сәгать дүрткә кадәрге вакыт эчендә билгесез затлар, поселокның Тимер юл урамындагы торак йортларның берсенең веранда тәрәзәсен ватып, өй эченә үтеп керәләр, аннан акча урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелүче ике ир-атны эзли. Аларның аерым билгеләре: Икесе дә 35-40 яшьләр тирәсендә, кара тут, овал...
-
Бүген төнлә "Казан"аэропортында шартлаткыч эзләгәннәр
Бүген төнлә "Казан" халыкара аэропортында шартлаткыч булу турында хәбәр килеп ирешкән. Вакытлыча ябылып торганнан соң, иртәнге якта аэропорт янә гадәти режимда эшли башлый. ТАСС хәбәр итүенчә, аэропорттан ашыгыч рәвештә барлык пассажирлар һәм хезмәткәрләр эвакуацияләнгән. Бәхеткә каршы, шартлаткыч матдә табылмаган. Хәзер әлеге фактны тикшерү эшләре бара. Матбугат.ру № --- | 02.12.2015
-
Сәрдәүчтә кунакчыл халык яши (+Фото)
Сәрдәүчлеләр белән моннан берничә ел элек "Казанский" дигән бәйрәмдә танышып, ике төрле дин вәкилләренең үзара дус-тату яшәвенә, бердәм булуларына сөенеп кайткан идем. Бу юлы үзләренең иң якын кешеләре кебек каршы алдылар алар. Йозак эленгән өйләр Табигатьнең бик матур урынына урнашкан ул Сәрдәүч. Авыл уртасыннан челтерәп чишмәләр ага, урман да кул...
-
ВИЧ-инфекциялеләрне дәвалау өчен ел саен 500 миллион сум акча бүленә
Татарстанга ВИЧ-инфекциялеләрне дәвалау өчен Россия бюджетыннан ел саен 500 миллион сум акча бүленә. Дәвалау чыгымнары 100 % күләмендә федераль бюджеттан акчасы белән каплана. Бу хакта Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан уздырылган матбугат конференциясе вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДка һәм инфекцион авыруларга каршы көрәш һәм кисәтү үзәге баш табибы...