Сәрдәүчтә кунакчыл халык яши (+Фото)
Сәрдәүчлеләр белән моннан берничә ел элек "Казанский" дигән бәйрәмдә танышып, ике төрле дин вәкилләренең үзара дус-тату яшәвенә, бердәм булуларына сөенеп кайткан идем. Бу юлы үзләренең иң якын кешеләре кебек каршы алдылар алар. Йозак эленгән өйләр Табигатьнең бик матур урынына урнашкан ул Сәрдәүч. Авыл уртасыннан челтерәп чишмәләр ага, урман да кул...
Сәрдәүчлеләр белән моннан берничә ел элек "Казанский" дигән бәйрәмдә танышып, ике төрле дин вәкилләренең үзара дус-тату яшәвенә, бердәм булуларына сөенеп кайткан идем. Бу юлы үзләренең иң якын кешеләре кебек каршы алдылар алар.
Йозак эленгән өйләр
Табигатьнең бик матур урынына урнашкан ул Сәрдәүч. Авыл уртасыннан челтерәп чишмәләр ага, урман да кул биреп кенә тора. Әмма ялгыз калган йортларның елдан-ел артуы гына борчу тудыра. Кайчандыр авылның гөрләп торган вакытлары булган бит! Сәрдәүчтә 1897 елда - 228, 1908 елда - 246, ә 1926 елда 264 кеше яшәгән. 2002 елда халык саны 47гә калган булса, бүгенге көндә 29 кешелек авылның нибары ун йортында гына кичләрен ут алына.
Килү белән авылның озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән мөхтәрәм кешесе Зоя апа Михайловалар йортына тукталдык. Биредә улы Валентин, килене Галина, оныклары һәм оныкчыгы белән яши ул.
-Безнең халык элек-электән һөнәрле, тырыш булды. Тегүчеләр күп иде. Бабам Иванның, Андрей, Михаил абыйларның җәен тегү машиналарын капчык белән аркаларына асып, ә кышын чана белән тартып, бер авылдан икенчесенә йөреп киемнәр теккәннәрен хәтерлим. Шулай ук һәр гаилә күп итеп мал-туар асрады, игенчелек белән шөгыльләнде. Сыер, сарык, ат, дуңгыз фермаларында да хезмәт куялар иде. Кичке якта көтүчеләрнең болыннан дуңгызлар алып кайтуы бүгенгедәй истә, - дип сөйли мәгариф ветераны. - Авыл башындагы зур су тегермәнендә исә Барый Шаяхмәтов эшләде. Ул көнне төнгә ялгап хезмәт куйды, якын-тирә авыллар халкын он белән тәэмин итте. Балалар саны күп булганлыктан, мәктәптә укыту ике сменада алып барыла иде. Мәймүнә апа Юнысова безнең барыбызга да бик тырышып белем һәм тәрбия бирде. Ул лаеклы ялга чыккач, мин үзем дә әлеге мәктәптә эшләдем. Әмма белем йорты 1979 елда ябылды. Тора-бара ферма малларын да алып киттеләр, эш булмаганлыктан, яшьләр дә кайсы-кая таралышты. Хәзер кайсы гына йорт ишеген шакысаң да, күбесендә ялгыз әби-бабайлар. Йозак эленгән өйләр аеруча күп шул...
Су һәм газ булсын иде
Авыл башындагы зур күл кипкәч, аның янәшәсендәге карлыганлык та әкренләп корый, ә соңыннан бөтенләй юкка чыга. Ярый әле, чишмәләр сакланып кала. Юкса, суны каян алыр иде авыл халкы?!
-Мин тумышым белән Сәрдәүчтән. Березнякта 7 сыйныфны, ә Кукмарада унны бетердем. Шуннан соң Үзбәкстан якларына эшкә чыгып китәргә туры килде. Анда тормышка чыктым, тик парлы яшәү генә озакка бармады - улыбызга дүрт яшь чагында ирем фаҗигале төстә вафат булды. Бердәнбер баламны берьялгызым аякка бастырып, башлы-күзле иттем. Бүгенге көндә Рамил гаиләсе белән Мәскәүдә яши, һәрчак шалтыратып, хәлемне белешеп тора. Мин 2005 елда туган нигеземә кайтып төпләндем, - ди быел 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Минсара апа Абдуллова. - Яшь барган саен туган туфрак үзенә ныграк тарта икән шул ул. Сарык асрыйм, тавык-чебешләрем дә бар. Монда барысы да яхшы - һавасы саф, табигате искиткеч, тик су белән газ гына юк. Безнең дә суны шәһәрдәге шикелле краннан гына агызасыбыз, табигый газ белән өйләрне җылытасыбыз килә!
Без килгәндә Минсара апа күршесе Мария Киселева белән ахирәтләре Зоя ханым янында иде.
-Без - өч күрше - шатлык-сөенечләрне дә, борчу-хәсрәтне дә бергә уртаклашып гомер кичерәбез, - дип сүзгә кушыла Мария ханым. - Минем бер улым Сабада, икенчесе Казанда яши. Авылдашларымның барысы да ачык йөзле, кунакчыл, шуның өчен ялгыз яшәвем турында кайчак онытып та җибәрәм. Яшь барган саен чишмәдән су ташуы гына авыр. Утынга да акча күп кирәк.
Өлкәннәр яшьлекләрен сагына
Сигезенче дистәне түгәрәкләп килүче Екатерина Петрованы казлар алып кайтканда очраттык. Улы Борис, килене Светлана, өч оныгы янәшәсендә бәхетле картлык кичерә әбекәй.
-Иртә яздан караңгы көзгә кадәр каз бәбкәләре белән кайнашам. Хәрәкәт бит. Су буена казларны алырга төшкәндә бер уңайдан авылдашлар белән дә очрашып, аларның хәл-әхвәлләрен белешәм, - ди ул. - Мин - бу авыл килене. Колхозда төрле эштә эшләдем, фермада сыерлар саудым, таналар карадым. Бик күңелле вакытлар иде ул. Хәзер искә төшерсәм, күзләргә яшь килә. Берән-сәрән генә калды бит инде яшьтәшләр дә.
Күп еллар дәвамында хуҗалыкта комбайнчы булып эшләгән, атлар караган җиде бала әтисе Василий Федоров олыгайган көнендә берьялгызы яши. Инде уналты ел узса да, пар канаты Раисаның вафатына ышанасы килми аның.
-Көндез вакыт тиз үтсә дә, кичке якта сагыш биләп ала, - ди ул. - Яшь вакыттагы фоторәсемнәрне карап юанам, үткәннәрне искә төшереп утырам. Телевизорым булгач, дөнья яңалыклары белән танышып барам, радио тыңлыйм. Мал-туар тотмыйм, иптәшкә песи белән этем генә бар. Аллага шөкер, балаларның тормышлары җитеш, җай чыгу белән яныма кайтып җитәләр.
Фельдшер, почтальон, кибетчегә рәхмәт
Әйе, иң кирәкле хезмәт вәкилләре шул алар. Пенсия, субсидияләрне, газета-журналларны почтальон Елена Гайфуллина нәкъ үзвакытында ияләренә тапшыра. Фельдшер кыз Маринаны да мактап бетерә алмый авыл халкы.
-Атна саен хәлебезне белә ул. Авырып, сырхаулап китсәк, көн саен да машинасында җилдереп килеп җитә, уколлар ясый, безне дәвалый, - диләр алар.
Күрше авылдан шәхси эшмәкәр Петр Ишматов исә сәрдәүчлеләрне азык-төлек, кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора. Дүшәмбе, пәнҗешәмбедә ачык йөзле, итәгатьле кибетче - Мөслимә ханымның килүен аеруча зарыгып көтә авыл халкы.
Ош.Юмья авыл җирлеге башлыгы Анатолий РАМАЗАНОВ:
-Сәрдәүчтә су һәм газ булмау, чыннан да, иң зур проблема. Без быел авыл халкыннан җыелган үзкертем акчасы хисабына - 58 мең сумга авыл уртасындагы чишмәгә будка ясадык, өстәмә 24 мең сум акчага боҗралар алдык, тирә-юнен төзекләндердек.
Соңгы вакытта җирләрне рәсмиләштереп, дача йортлары төзергә теләк белдерүчеләрнең саны да күбәйде. Умарта тотучылар да шактый. Киләчәктә халык саны артса, бәлки, су һәм газ да үткәрелер.
***
Сәрдәүч авылының тарихы 1719 елга барып тоташа, - дип сөйли өлкәннәр. - Куе урман эченә өч ир кеше килеп урнаша. Алар агачларны кисеп, йорт-кура төзиләр, шунда яши башлыйлар. Мал-туар асрап гомер итәләр. Бервакыт болар янына ниндидер дәрәҗәле кешеләр килеп чыга һәм кемнәр булуларын сорый? Алар исә: "Живем Себе Усадом", - дип җавап бирәләр. Әлеге ирләр Лубян ягындагы Сәрдәүч авылыннан күчеп килгәннәр икән, дигән фаразлар да бар. Аннары безнең урманда бик күп сәрдә үләне үскән. Бәлки, авыл исеме шуннан чыккандыр...
***
Авылда иң өлкән кеше - 81 яшьлек Александр Спиридонов, иң яше - 1,5 яшьлек Кирилл Михайлов. Дүрт мәктәп укучысын Ошь.Юмья мәктәбенә автобус йөртә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев