2 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Казанга Санта Клаус килә
Казанга Санта Клаус килергә җыена. Лапландиянең әкият герое безнең Татарстанга тәүге мәртәбә аяк басачак. Санта Клаус 12 ноябрь көнне безнең Кыш бабай белән очрашачак. Әлеге тарихи чарада теләгән һәркем катнаша ала. Кышкы серле геройларыбызның очрашу урыны Казан Кремлендә 13.30 булыр дип тәгаенләнә. Кремльдән башлап Казан үзәгендәге боҗрага чаклы сузылган парадта...
-
5 ноябрьдә Татарстанның база мәктәпләре укытучылары өчен диагностик тестлаштыру уздырыла
Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк. Диагностик тестлаштыру рус, татар, чит ил телләре, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология укытучылары, шул исәптән педагогик эшчәнлек алып баручы мәктәп директорлары һәм завучлар арасында, үткәрелә. Шуны искәртеп узу зарур: тестлаштыру ТР иминлек...
-
Районыбыз өлкәннәре бик актив
"Туризм - сәламәтлеккә юл" социаль проекты кысаларында, Бөтендөнья туризм көненә багышлап, район инвалидлар җәмгыяте табигатькә сәяхәт оештырды. Анда "Аргамак" инвалидлар командасы, "Сәламәтлек" төркеме һәм башка мөмкинлекләре чикләнгән актив райондашларыбыз катнашты. Үзебез белән грант хисабына бирелгән спорт кирәк-яраклары, савыт-саба, кыр кухнясын да алган идек. "Тылсым" хезмәткәрләре бик кызыклы итеп "Күңелле стартлар"...
-
Самолетта булган "төп пассажир"ның да гәүдәсе табылган
31 октябрьдә, Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында һәлакәткә очраган Airbus A-321 самолетының иң кечкенә пассажирының да үле гәүдәсе табылган. Дарина Громовага 10 ай гына булган. Ул Мисырга әти-әнисе - Татьяна һәм Алексей Громовлар белән барган. Бортта иң кечкенә бала булганлыктан, әнисе аны "главный пассажир", дип атаган. Ул кызның фотосын "Instagram"га...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны юбилейлары белән котлый
Ноябрь аенда Зур Сәрдек авылыннан Заһидә Гомәровага, Иске Кенә-Юмьядан Федора Михайловага, Уразайдан Гөлбану Ибраһимовага, Зур Кукмарадан Ислам Гыймадиевка, Тырыштан Мәгъшия Сәләховага, Кукмарадан Екатерина Яруллина, Мөгазәмә Мизипова, Марина Григорьеваларга - 90 яшь, Олыяз авылыннан Зәкия Гариповага 95 яшь тула. Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихлас күңелдән котлый, аларга...
-
Мисырдан 144 пассажирның җәсәде Санкт-Петербургка кайтып җитте
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты 144 пассажирның гәүдәсен Санкт-Петербургка алып кайтып җиткерде. Самолет Санкт-Петербургка иртән - 5:53 сәгатьтә кайтып җитте. 31 октябрьдә, Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында һәлакәткә очраган Airbus A-321 самолеты пассажирларының җәсәде Санкт-Петербургтагы крематорийга озатылган. Хәзер аларның туганнары өчен иң авыры башлана - һәлак булучыларны тану-ачыклау процессы...
-
Әсән-Елгада зират чистарту өмәсе була
6, 7, 8 ноябрьдә Әсән-Елга авылында зират чистарту өмәсе була. Авылдашларны, якташларны өмәгә көтеп калабыз. Авыл имамы. фото: http://yandex.ru/clck
-
“Ак чәчәкләр”не телевизордан карый алачакбыз
9 ноябрьдән "ТНВ" һәм "ТНВ-Планета" телеканаллары аша 10 серияле Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча төшерелгән "Ак чәчәкләр" телевизион фильмы күрсәтелә башлый. Аны көндезге сәгать 12.00дә һәм кабатлап 17.00, 20.00, 22.00 сәгатьләрдә карарга мөмкин булачак.
-
Кукмарада буран котыра
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, бүген, 1 ноябрьдә Кукмарада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар һәм яңгыр явачак. Температура +1 градус җылы. Хәзерге вакытта Кукмарада буран. Юлларда бозлавык, игътибарлы һәм сак булыгыз.